Шәһри Казан

Волгоградлылар алтын гына саталар?

«Кеше үз гомеренең ахырында ике әйбер өчен үкенер: аз яратканына һәм аз сәяхәт иткәненә», - дигән бер акыл иясе. Әллә нинди зур акчаларым булмаса да, мин дә сәяхәт кылырга яратам. Өстәвенә, яңа җирләрне ачарга, күрергә, яңа кешеләр белән танышырга яратучы иптәш кызларым да шактый. Б у юлы да без күптәннән...

«Кеше үз гомеренең ахырында ике әйбер өчен үкенер: аз яратканына һәм аз сәяхәт иткәненә», - дигән бер акыл иясе. Әллә нинди зур акчаларым булмаса да, мин дә сәяхәт кылырга яратам. Өстәвенә, яңа җирләрне ачарга, күрергә, яңа кешеләр белән танышырга яратучы иптәш кызларым да шактый.
Б у юлы да без күптәннән таныш һәм якын дустым белән ерак сәфәргә кузгалдык. Сәфәребез чыннан да ерак булды, чөнки Казан белән без юнәлгән Волгоград каласы арасында 1 мең чакрымнан артык юл ята.
Юллар, юллар...
Россиядә ике бәла бар - юллар һәм юләрләр дигән гыйбарәне йөргән саен күбрәк аңлыйсың. Дөрестән дә, Татарстанның чиген узуга, илдәге юллар проблемасының мәңгелек булуына ышанасың.
Юллар хакында бер мәзәк укыганым бар. «Америкада юлларны салганнар һәм картада билгеләргә онытканнар. Россия­дә исә юл картада бар, ә чынлык­та - юк», - дигәнрәк мәгънәгә ия ул. Бу сүзләр 99 процент дөреслеккә туры килә. Чөнки республикадан читкә чыгуга ук, кайбер юлларны хәтта навигатор кебек заманча җиһазлар да таба алмый.
...Безнең юлыбыз Ульяновск өлкәсе, Чувашия Республикасы аша узды. Кайда Татарстаныбыз дияселәр килде... Чөнки ул юллар, ким дигәндә, 15-20 ел төзекләндерү күрмәгәндер! Чокыр өстенә чокыр! Бу якларга барыр­га туры килсә, юлны кыскартам дип, урман-кырлар аша берүк йөри күрмәгез! Тимер атыгыз­ны төзекләндерү кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Шуны да әйтми булдыра алмыйм, ЮХИДИ хезмәткәрләре Татарстанда гына эшли бугай. Трассада да, шәһәр эчләрендә дә аларны чат саен очратырга мөмкин. Ә менә федераль трассаларда яки кечерәк шәһәрләр тирәсендә һәм эчендә бер генә ЮХИДИ хезмәткәре дә күзгә чалынмады.
Казанны да уздыралар!
Интернет сәяхәт итәргә яратучылар өчен бик күп мөмкинлекләр ача. Хәзер хәтта чит илгә барып, анда бушлай яшәргә дә мөмкин. Моның өчен син балаларны инглиз теленә өйрәтергә, яисә пляжда хезмәт күрсәтергә, яисә өй эчендә хуҗаларга ярдәм итәргә тиеш.
Транспорт мәсьәлә­сен хәл иткәндә дә шулай. Интернетта кайчан һәм кая баруыңа карап, тиз генә юлдашларны табарга һәм күпкә арзан бәягә генә теләгән җиреңә барып җитәргә була.
Без дә юлдашчыларны интернет челтәрендә таптык. Поезд белән баруга караганда, машинада бару күпкә тизрәк һәм 1 мең сумга арзанрак булып чыкты.
Юлдашыбызның берсе Ольга - Пенза кызы. Ул Казанда архитектор белгечлеге ала. Имтиханнарын тапшырып, туган каласына җәйге ялларга кайтуы.
Юлыбыз Пенза аша үткәнлектән, Ольга безне әлеге кала белән бераз таныштырып узды. Пензада мине иң шаккатырган нәрсә - троллейбусларда Wi-Fi эшләве. Әлеге транспорт чараларының барысы да яңа, төзек, чип-чиста итеп юылган.
Шулай ук бу калада спорт белән шөгыльләнү өчен бик күп объектлар төзелгән. Алар Универсиада, Дөнья чемпионаты уздыру максатыннан түгел, ә халыкка хезмәт күрсәтүне күздә тотып эшләнелгән. Яшь спортчылар скверының инде берничә ел элек булдырылуы, анда кышын чаңгы, сноубордлар, җәен исә велосипед, роликларны прокатка бирү нокталары эшләве дә әлеге кала халкының сәламәт яшәү рәвеше алып баруларына ишарә ясый.
Пензалылар кайбер өлкәләрдә Казанны да уздырып җибәрә дигән фикер калды миндә.
Кала исә үзе нәкъ безнең башкала кебек диярлек. Яңа төзе­лешләр генә Казандагы кебек күп түгел.
Герой шәһәр - Волгоград
Без шәһәргә килеп җиткәндә, сәгать төнге 3ләр тирәсе иде. Бу вакытта Казанда инде яп-якты була, ә Волгоградта 4ләр тирәсендә генә яктыра башлый.
Шәһәр үзәге шау-шу, музыка, көлү тавышларыннан яңгырап тора. Үзем төнге клуб­ларда йөрмә­гәнлектән, Волгоград яшьләрен читтән карап тору күңелле дә, сәер дә иде. Төнге клублар яр буенда рәттән тезелеп киткән.
Яшьләр берсеннән чыга, икенчесенә кереп китә. Таң атып, яктыра башлагач, бу шау-шу тынды. Клублар ябылды, өч-­дүртләп төркемләшкән яшьләр урам буйлап өйләренә тарала башлады.
Бу калада бер кешене дә белмибез, беренче килүебез. Кулыбызда интернеттан чыгарып алынган картадан башка берни дә юк. Аның каравы, көне буе йөреп, бер генә тапкыр да чит шәһәрдә адашмадык. Адашырлык та түгел, зур булса да, каланың урамнары уңайлы урнашкан. Без кызыксынган тарихи һәйкәлләр, музейлар - барысы да диярлек, Волгоградның өч райо­нын тоташтырган Ленин урамы тирәсенә тупланган.
Волгоградта, Казан­дагы кебек үк, 1 миллионнан артык кеше яши. Шунысы кызык, әллә шимбә көн бул­ганга, әллә инде халык җәйге ялга таралышып беткән, урамда да, җәмәгать транспортында да, хәтта зур сәүдә үзәкләрендә дә кеше бик әз иде, әйтерсең лә бар да көне буе өйләрендә йокы симертә. Аның каравы, караңгы төшүгә, урамнарда халык күренә башлый. Кыска итәкле кызларны күреп, иптәш кызым белән бераз дерелдәшеп куйдык. Без барган көнне һава торышы шактый суытты, бераз яңгыр да явып үтте. Җылы як кешеләре салкынчага бирешми, күрәсең, каннары кайнардыр инде боларның, дип уйладык.
Шәһәрдә яңа төзелешләр, биек-биек йортлар күзгә чалынмады. Аның каравы, кала бик чис­та. Транспортта йөрү бәяләре Казандагы кебек үк - 20 сум. Әмма монда бездәге кебек автобуслар түгел, «Газель»ләр йөри. Казан­нан аермалы буларак, Волгоградта тизйөрешле трамвай бар. Казанда да бар бит ул, дияр кайберәүләр. Волгоградта ул бик үзенчәлекле. Тизйөрешле трамвай, гади трамвайлар кебек, бер үк юлдан йөри, әмма аларның тукталышларының кайберләре, метро тукталышлары кебек, җир астында урнаштырылган. Тизлеге дә гади трамвайдан әллә ни аерылмый. Кыскасы, волгоградлылар метро белән трамвайны бергә берләштергән!
Безне шәһәргә алып килгән машина йөртүче: «Волгоградта Кавказдан килгән кешеләр күп, сак булыгыз!» - дип куркытып куйган иде. Урамда волгоградлыларның үзләрен күрмәгән кебек, аларны да күрү насыйп булмады. Чит ил һәм чит милләт кешеләреннән Африкадан килгән өч-дүрт егет кенә күзгә чалынды.
Туристлар да герой шәһәрдә юк дәрәҗәсендә. Гомумән, туризм, бездәге кебек, бу калада киң колач җәелмәгән. Ә күрсәтер урыннар, тарихи җирләр искиткеч күп.
Беренче булып без каланың планетариена юл тоттык. Ул 1954 елда, Иосиф Сталинның 70 еллыгы уңаеннан, Волгоградка Германия Демократик Республикасы тарафыннан бүләк итеп бирелә. Биредә берничә программа эшли. Билет бәяләре, чагыштырмача, кыйммәт түгел. Олыларга планетарийга керү - 250 сум, балаларга, студентларга һ.б. ташламалы категорияле халыкка түбәнрәк. Планетарий каршында утыртылган роза чәчәкләре безгә аеруча да ошады. Алар кып-кызыл булып, шау чәчәктә утыра. Гомумән, Волгоградта роза гөлләре һәм яран гөлләр бик популяр. Аларның да кызыл төстәгеләре. Бәлки бу сугыш турында истәлекләрне онытмау һәм һәрвакыт яңартып тору белән бәйледер...
Планетарийдан тыш, «Сталинград сугышы» панорама музеенда да булырга туры килде. Әлеге музейның ничек итеп җиһазландырылуы, гидларның теләсә кайсы сорауга да җавап бирә алырлык итеп әзерләнгән булуы, җитезлекләре, музейдагы экспонатлар безне таң калдырды. Музей кичке 8гә кадәр эшли. Беренче турист төркемнәрен дә без шунда гына күрдек. Музей кызыклы, балалар өчен генә түгел, олыларның да игътибарын үзенә җәлеп итәрлек. Бәяләр «тешләми»: олыларга керү - 200 сум, 16 яшькә кадәрге балаларга - бушлай, студентлар һ.б. категория кешеләренә ташламалар каралган. Фото һәм видеога төшерү өчен 100 сум түләргә кирәк.
Волгоградның йөзек кашы - ул, билгеле инде, Мамай Курганы. Бу урында 1942 елның сентябрь аеннан 1943 елның февраленә кадәр каты сугышлар барган. Немец гаскәрләре шәһәрне тулысынча диярлек бер яулаган, бер чигенгән. Монда «Ватан ана дәшә!» статуясы урнаштырылган. Ул - дөньяда иң биек статуяларның берсе. Әлеге композиция өч өлештән тора. Аның беренчесе Магнитогорск шәһәрендә урнаштырылган. «Тыл - фронтка» дип аталган статуя ике өлештән гыйбарәт. Анда эшче сугышчыга кылыч тапшыра. Волгоградтагы статуя кылычны өскә күтәргән, туган җирен якларга омтыла. Ә Берлинда урнаштырылган монумент исә кылычны җиргә кадый, ул «Сугышчы азат итүче» дип атала.
Мамай Курганында берничә туганнар каберлеге бар. Анда 35 меңнән артык солдатның көле җирләнгән. Монда ук Сталинград сугышында катнашкан 37 Советлар Союзы героеның кабер ташлары да урнаштырылган. Аларның шактые 18 яшьләрен әле яңа гына тутырган булган. Әмма алар бернидән дә курыкмыйча, гомерләрен Ватан өчен биргән.
Курганның аскы өлешеннән алып өскә кадәр 200 баскыч менәргә кирәк. Бу - Сталинград сугышы барган көннәр исәбе. Дивар хәрабәләрдә сугышчылар сурәтләнгән, алар әйтерсең лә баскычтан югары менүчеләр белән «сөйләшә»: җырлаулар, атыш тавышлары, солдатларның кычкырулары ишетелә... Минем бу сугышта туганым - бабамның бертуган абыйсы Локманов Соруртдин Локман улы 18 яшендә һәлак булган. Аларның исемнәре мәңгелек ут урнаштырылган урында диварларга алтын хәрефләр белән язылган. Мәңгелек утны почетлы каравыл саклый. Башка җирдә көлүләр, сөйләшүләр яңгыраса да, әлеге иксез-чиксез исемлекне күргәч, кешеләр тынып кала...
Мамай Курганы янында кечкенә генә сквер һәм чиркәү урнашкан. Шунысы кызык, Волгоградта чиркәүләр бик аз, безнең күзгә ике генә чиркәү чагылды. Күрәсең, немец гаскәрләреннән соң иске чиркәү-храмнар да юкка чыккан, ә яңаларын салырга ихтыяҗ ул кадәр үк күп түгелдер...
Әллә ашамыйча байыйлар?
Бу шәһәрдә безне шак­катыр­ган тагын бер нәрсә - туклану урыннарының аз булуы. Казанда чат саен кафе, ресторан, һич югы шаурма сата торган нокталарны очратырга мөмкин. Волгоградта исә андый нәрсә күзәтелми. Шәһәр үзәгендә 3-4 ресторан, кафе күзгә ташланды, тимер юл вокзалы янында сыраханә, ашханә бар. Вокзалның эчендә дә кафе урнашкан. Әмма карын ача калса, тиз генә кафе эзләп табармын димә.
Бездәге зур сәүдә йортларының тулы бер каты кафе, тиз генә капкалап ала торган хезмәт күрсәтүче «Бистро»лар белән шып­лап тулган. Волгоградта сәүдә үзәгендә дә мондый нәрсә күзәтелми. Хәер, ул сәүдә үзәкләре дә калада ике-өч кенә бугай, каланың үзәк өлешендә дә шуларның берсе генә урнашкан.
Волгоградка без шимбә көнне бардык. Шулай булуга да карамастан, шәһәр базары буп-буш иде. Әйтерсең лә дүшәмбе иртәсе. Өч-дүрт сатып алучыдан кала кеше күренмәде.
Бәяләргә килгәндә, алар Казанныкыннан әллә ни аерылмый, кайбер азык-төлек арзан­рак, кайберләре, киресенчә, кыйммәтрәк. Җылы як булгач, карбыз, кавын авыз итәрбез дип уйлаган идек, бу ниятебез дә чынга ашмады. Корылык булу сәбәпле, Волгоградта үсемлекләргә быел зур зыян килгән һәм мондый бакча җимешләре уңышы да түбән икән.
Туклану урыннары аз булса да, алтын-көмеш сатып алу нокталары, ломбардлар монда чат саен. Волгоградлылар ашамыйча, алтын гына туплап ята бугай дип көлештек үзара. Хәер, әллә нинди кыйммәтле машиналар, әллә ничә катлы коттеджлар күзгә чалынмады. Фатир бәяләре дә безнекеннән артык түгел, үзәктә ике бүлмәлене 2,7 миллион сумга алыр­га була анда.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: