Шәһри Казан

...Вәт безнең эт – эт, ичмаса!

«ВКонтакте»да аралаша торган танышым үзенең шәхси битенә яңа күлмәк киеп төшкән мәчесенең фотосын элгән. Берәр авыл кешесе моны күрсә, кыланышып яталар инде, дияр иде. Ә шәһәр халкы юк, үтереп-үтереп, мәченең күлмәген мактый. Гади генә түгел ул Энҗенең мәчесе, кем әйтмешли, тегенди-мондый гына түгел, сфинкс токымлы икән. - Табигый ризыклар гына...

«ВКонтакте»да аралаша торган танышым үзенең шәхси битенә яңа күлмәк киеп төшкән мәчесенең фотосын элгән. Берәр авыл кешесе моны күрсә, кыланышып яталар инде, дияр иде. Ә шәһәр халкы юк, үтереп-үтереп, мәченең күлмәген мактый.
Гади генә түгел ул
Энҗенең мәчесе, кем әйтмешли, тегенди-мондый гына түгел, сфинкс токымлы икән.
- Табигый ризыклар гына ашатам, кайвакыт уенчыклар да, киемнәр дә алып торам. Кызлар кием кибетләренә йөрергә яраткан кебек, минем дә, зоокибеткә баргач, Соняга күлмәк аласы гына килеп тора. Киемнәр якынча 500-1000 сум тора. Ашату өчен, тагын вак-төякләренә ай саен мең сум акча китә. Прививка ясату, авырып китә калса, ветеринарга алып бару инде күп акча сорый. Аларны дәвалау кешене дәвалауга караганда да кыйммәткәрәк төшә. Әле төрле салоннарга, күргәзмәләргә дә йөртә калсаң, акча янчыгың түзсен генә, - ди Соняның хуҗасы Энҗе.
Сфинкс токымлы мәче баласы, паспорты белән, 25 мең сум тора ди. Паспортына кан төркеме дә, төсе дә, әби-бабасы, гомумән, бөтен нәселе языла икән. Күргәзмәләрдә дә паспорты булган йорт хайваннары гына катнаша ала, имеш. Энҗе мәчесен андый җирләргә йөртү ягында түгел.

- Күз тияр дип куркам, аннары төрле вируслар эләктерү куркынычы да бар, - ди ул.
Мәче хуҗаларыннан аермалы буларак, эт асраучыларга дүрт аяклы дусларын урамга йөртергә алып чыгарга туры килә. Лайка токымлы ау этләрен асраучы Рамил Төхвәтуллин үзе шәһәрдә яшәсә дә, этләрен дачада тотарга мәҗбүр.
- Баштарак фатирда тотып карадым, аларны көненә өч тапкыр урамга алып чыгарга кирәк. Иртәнге алтыда ук урамга алып чыгу бер нәрсә, анда чыккач, йөртергә урын таба алмау проблемасы туа. Балалар мәйданчыгына алып керергә ярамый, ул шулай булырга тиеш тә, әлбәттә. Якын-тирәдә урман булмаса, авырракка туры килә. Шуның өчен дачада махсус вольерлар ясатып, этләрне шунда күчердем, - ди ул.
Рамил ау этләрен 1986 елдан бирле асрый икән. Аларны беренче чиратта шул яраткан хоббие өчен тота.
- Токымлы эт булгач, балаларын сатам, аннан да күпмедер акча керә. Минем икесе дә ана этләр. Ата эт янына йөртәм, эт асраучылар арасында шундый кагыйдә бар: эт икедән артык бала китерсә, аның берсен ата эт хуҗасына бирәсең. Икәү булса - юк. Эт баласын бирәсең килмәсә, 15 мең сум акчасын калдырасың. Эт баласын саткан акчаны санасаң, этләр үз-үзләрен аклый булып чыга. Аннары бит алар мине аудан да буш кайтармыйлар. Тиен, поши, бурсык, сусар аулыйбыз. Елга бер тапкыр 800әр сум түләп прививка ясатам. Авырып кына китмәсеннәр. Этләр иң еш авырый торган авыру - пироплазмоз. Аларга урман бете кадалып, бавыры тарала башлый, шуннан үлеп тә китәргә мөмкин. Аны булдырмас өчен махсус препаратлар алып сиптереп торам, - дип сөйләде безгә Барса белән Юта хуҗасы.
Эткә прическа кирәк
Сүз күлмәктән киткән иде бит әле, хәзер күлмәк белән генә дә шаккатырып булмый анысы, йорт хайваннары өчен кафелар, матурлык салоннары ачалар, хәтта махсус ислемайлар да чыгаралар. Этләргә прическа ясаучылар да күп икән Казанда. Шуларның берсе - Лилия Гаянова. Кем әйтмешли, белми үлеп киткән булыр идем, эт парикмахерларын грумер дип атыйлар ди.
- Мин грумингка Мәс­кәүдә укыдым. Белгечлегем буенча ветеринар-табиб. Эшем бик ошый. Соңгы вакытта безгә сорау да артты. Хәзер кешеләр йорт хайваннарына бөтенләй башкача карый. Иптәш кенә түгел, гаилә әгъзаларына әверелде алар. Токымлы этләр асрау да үзенә күрә бер мода. Миңа күбесенчә йоркширский терьер токымлы этләрне алып киләләр. Берәр күргәзмәгә барасы булсалар, йоннарын модельле итеп кисеп бирәм. Гадәттә, күргәзмә өчен һәр токымның үз кисү рәвеше була. Өйдә генә торганда эткә нинди дә прическа ясарга була. Аларына хуҗаларының фантазиясе генә җитсен. Миңа хәтта гап-гади этләрне дә алып килгәннәре бар. Токымлы этнеке кебек итеп кисеп җибәрсәң, аларны берәр кыйммәтле эт дип тә уйларга була. Халык та безнең хезмәтнең никадәр җайлы булуын аңлады. Бердән, фатирларында эт яки мәче йоны җыелмый, аннары йоннары кыркылган хайваннар эссене дә ансатрак кичерә, төрле кандалалар да кадалып аптыратмый, - ди ул.
Лилия әле аларны юа да, колакларын да чистарта, тырнакларын да кисә. Әлеге хезмәтләр өчен 1000-1500 сум ала икән.
- Күргәзмә этләре өйрәтелгән, тәртипле була, сабыр-тынычлар. Ә менә диванда гына иркәләнеп ята торган мәче белән этләр тешләшә, - ди Лилия.
Махсус кунакханә дә бар
Интернетта эзләнә торгач, Казанда этләр өчен кунакханә барлыгы да ачыкланды. Киров райо­нында урнашкан кунакханәдә эшләүче ир-ат, исемен әйтергә теләмәсә дә, иртәгә үк этемне китерәм дигәч, сөйләшүдән баш тартмады. Аның сүзләренчә, эт һәм мәчеләрне ялга киткәндә, өйдә ремонт барган вакытта күп калдыралар. Кунакханәдә 32 урам вольеры, 8 бүлмә һәм 2-VIP бүлмә бар.
- Хайваннарны көненә ике-өч тапкыр алып чыгып йөртәбез. Хуҗалары белән көн һәм туклану режимы турында килешү төзибез. Мәче белән эткә ясалган прививкалары турында язылган ветеринар паспорты булырга тиеш. Бер көнгә бер эткә 500 сум түлиләр, VIP-вольер 700 сум, ашату белән булса, этнең зурлыгы һәм токымына карап, 580-650 сумга төшә. Бу ит, ботка ашаткан очракта. Күп кенә хайваннар коры ризыкка ияләнгән, андый туклану өчен 560-600 сум алабыз. Мәчеләрне тоту арзанрак: ашату белән - 250, ашатусыз 200 сум, - дип бәйнә-бәйнә аңлатты ул миңа.
Авырып кына китә күрмәсен
Сфинкс хуҗасы Энҗе әйткән иде аны, авырып китә калса, дәвалау кешегә караганда да кыйммәткәрәк төшә, дип. Ветеринария клиникасы күрсәтә торган хезмәтләрнең бәяләренә караганда, акча запасың булып тору комачау итми икән. Әйтик, диагноз кую өчен ветеринарга күренү 400 сум тора, шул ук проблема белән икенче тапкыр килә калсаң, 150 сум түлисең. Йорт хайванын алып килмичә, консультация­гә хуҗасы үзе генә килсә, ун минут сөйләшү - 200, егерме минутлык киңәш алу 300 сумга төшә. Табибны өеңә чакыру - 700 сум. Яраны бинт белән урау 50-150, тырнакларын кисү 100-200, теш алдыру 400-1200 сум, УЗИ 800, кан анализы 250, мәчене печтерү 1250, этне печтерү 6000 сум.
Зоодаруханәдә эшләүче Айсылу Мингалиева, әнә, йорт хайваны тотучыларның үз «нарасый»лары өчен акча жәлләмәүләрен әйтә.
- Акчалы кешеләр генә дип әйтеп булмый. Гап-гади пенсионер әбиләр дә, мәчеләре тамактан калса, меңәр сумлык дару да алырга әзерләр. Яз җитүгә, урман бетләре, төрле паразитларга каршы көрәшә торган препаратлар яхшы сатыла. Дәвалау бик кыйм­мәткә төшә, шуңа да даруларны профилактика чарасы буларак куллана алар. Шушы ук чорда хайваннарның сидек юлына таш утыру авыруы көчәя. Шул препаратларны сорап та еш керәләр. Куян, күсе, диңгез чучкасы (морская свинка), әрләнгә (хомяк) витаминнар, иммунитетларын ныгыта торган дарулар күп алалар, - ди Айсылу.
Кайсы гына эт, мәче асраучы белән сөйләшмә, телләрендә бер сүз - авырып кына китмәсен. Вася кушаматлы мәче хуҗасы Гайшә әби әйтмешли, «үзеңнең башың авыртканга ничек тә түзеп йөрисең, мәченең чирләгәнен күреп торып ярдәм итә алмау теш сызлаудан да хәтәррәк».
Күптән түгел интернетта чыккан хәбәрләргә караганда, Дәүләт Думасы кабул иткән очракта, йорт хайваннары өчен салым да кертергә мөмкиннәр. Салымның күләме бер елга бер йорт хайваныннан бер мең сум булмагае. Печтерелгәннәреннән исә нибары йөз сум алачаклар ди. Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы дигән кебек, эт, мәче асрауның да үз хикмәтләре бар икән.
Фотода: Лилия Гаянова: «Рәхмәтләрен әйтеп, тәпиләрен дә бирәләр».
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: