Шәһри Казан

Яңа дәреслек чыкты

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2 нче сыйныф өчен яңа «Татар теле» дәреслеге әзерләнде. Ул И.Мияссарова һәм К.Фәйзрахманова авторлыгында төзелгән.

Әлеге дәреслек туган тел дәресләрен яңача оештыруга корылган. Укытучы өчен кирәк булган методик фикерләр дәреслектә үк әйтеп барыла, укучылар белән аерым-аерым, парлап, төркемләп эшләү формалары да тәкъдим ителә.
«Татар теле» дәреслегендә укучыларның 1 нче сыйныфта фонетика, морфология, синтаксис буенча алган белем һәм күнекмәләре акрынлап киңәйтелә. Шулай ук аларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Дәреслектә аралашу әдәбенә бәйле күнегүләр һәм биремнәр дә бар. Сыйныфташлар яки партадаш белән сөйләшү оештыру өчен, кызыклы һәм файдалы темалар тәкъдим ителә. Телдән җавап бирү белән бергә, язма сөйләмне дә үстерү максатыннан, хикәя төзү өчен сюжетлы һәм күләмле рәсемнәр, истә калганча язу (изложение) өчен текстлар, хәтердән язу өчен шигырьләр дә бирелгән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: