Шәһри Казан

Яңа ел – могҗизалар чоры!

Казан мэры Илсур Метшин Яңа елны балалар өчен могҗиза көтү чоры дип белдерде һәм коллегаларын «Кыш бабайга хат» хәйрия акциясендә катнашырга чакырды.

Казанда 29 декабрьгә кадәр 3-14 яшьтәге инвалид балалар өчен «Кыш бабайга хат» хәйрия акциясе уза. Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Сергей Миронов сүзләренчә, теләге булган һәр кеше бер генә көн булса да үзен чын тылсымчы итеп хис итеп, бер баланы шатландыра ала. Моның өчен, открыткада күрсәтелгән бүләкне сатып алып, шул хатны язган баланың кулына тапшырырга гына кирәк.
Балаларның үтенеч-теләкләре язылган хатларны сәүдә-күңел ачу комплексларындагы һәм башка урыннардагы яңа ел чыршыларына элеп куярга кирәк. Шундый бер чыршы Казан шәһәре башкарма комитетына да урнаштырылган. Әлеге акцияне Казан студентлары да хуплаган. Алар, чыршы янында басып торган килеш, кешеләргә хәйрия акциясе турында сөйлиләр. Әлеге акция кысаларында, 200дән артык баланы сөендерү планлаштырыла. Үткән ел 132 бала бүләк алган булган. Комитет хезмәткәрләре, Кыш бабай һәм Кар кызы киемнәренә киенеп, бүләкләрне яңа ел каникулларында таратырга җыеналар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: