Шәһри Казан

Яңа елга – яңа рейс

Казанның «Южный» автовокзалы 11 гыйнварга чаклы Зөя утрау-шәһәрчегенә өстәмә рейслар кертә. Пассажирларга заманча туристик автобуслар тәкъдим ителәчәк. Белешмәләр өчен телефон: 237-33-23.

Икенче гыйвардан даими рәвештә «Казан - Болгар - Казан» рейсы оештыралачак. Автобуслар һәр шимбә һәм якшәмбе «Столичный» автовокзалыннан 8.40та, ә «Южный» вокзалыннан 9.00дә кузгалып китәчәк. Болгардан Казанга автобус 16.00дә юл тотачак. Билет бәясе бер якка - 310 сум.
«Татарстан Республикасының Бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы закон нигезендә 2015 елның 1, 2 һәм 7 гыйнвары ял көне буларак игълан ителгән, шуңа да ул көннәрдә почта бүлекчәләре эшләмәячәк. 3, 4, 5, 8, 9, 10 һәм 11 гыйнварда почта бүлекчәләре гадәти режимда хезмәт күрсәтәчәк, ә менә 6 гыйнварда эш көннәре бер сәгатькә кыскарак булачак.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: