Шәһри Казан

«Яңарыш» фонды – уникаль күренеш

«Яңарыш» фонды - Россиядә уникаль күренеш. Без дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлеге турында гел сүз алып барабыз, әмма ул һәйкәлләрне саклау өлкәсендә бик үк барып чыкмый. Ә сез аны тормышка ашырдыгыз. Татарстан мондый мәсьәләләрне хәл итүдә үрнәк булып тора», - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Елена Драпенко узган атнада Казан Кремлендә...

Реклама

«Яңарыш» фонды - Россиядә уникаль күренеш. Без дәүләт һәм бизнес хезмәттәшлеге турында гел сүз алып барабыз, әмма ул һәйкәлләрне саклау өлкәсендә бик үк барып чыкмый. Ә сез аны тормышка ашырдыгыз. Татарстан мондый мәсьәләләрне хәл итүдә үрнәк булып тора», - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Елена Драпенко узган атнада Казан Кремлендә ТРның Дәүләт Киңәшчесе, ТРның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды оешмасының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев белән очрашкан вакытта.
Очрашу алдыннан ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, «Яңарыш» фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова Елена Драпенкога федераль дәрәҗәдәге «Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге» мәдәни-тарихи проектын тәкъдим итте, әлеге шәһәрләрдә тарихи һәйкәлләрне төзекләндерү эше белән таныштырды.
Елена Драпенко әйткәнчә, РФ Дәүләт Думасында ЮНЕСКО исемлегенә кергән тарихи һәйкәлләр белән идарә итү системасы мәсьәләсе турында сөйләшү булырга тиеш. «Минем әлеге мәсьәлә буенча Сезнең позицияне беләсем килә, безнең өчен Сезнең фикерегез бик тә мөһим», - диде депутат. М.Шәймиев, ЮНЕСКО исемлегендәге Россия объектлары өчен аларны Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертергә гариза бирүче җавап бирергә тиеш һәм әлеге юнәлештә билгеле бер тәртиптә эш алып барыла, диде. Шулай ук ул, «Яңарыш» фонды эшчәнлегендә иң мөһиме - дәүләт һәм бизнесның уңышлы хезмәттәшлеге генә түгел, ә республикада моңа бөтен халыкның да тартылуы, дип ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: