Шәһри Казан

Яңгыр теләгәнегез бармы?

Күк йөзендә кара каргалар күренә башласа: «Яңгыр теләнчеләре килеп җиткән», – дия иде әби. Эсселектән әлсерәгән көннәр булса, бу сүзләрне шатланып әйтә.

Ә инде яңгырлар туктаусыз яуган вакыт булса – ачулана. Бигрәк тә август айларында. Чөнки ул вакытта инде игенчеләр уракка төшкән, ындыр табагында эш кайный. Тик ул «теләнчеләр»нең бик кирәк булган вакытлары да шактый була кайбер җәйләрдә. Әле дә хәтерлим, юлларга өч-дүрт сантиметр калынлыкта тузан яткан чаклар да була иде. Кырыгар көн яңгыр яумаганда, Җир- анага су сибеп кенә дә ярдәм итеп булмый.

Бакчадагы түтәл аралары ярылып китә. Ул ярыкларга олы ир-егет кулы сыярлык була. Суны күпме генә салсаң
да, ярык тулмый. Әйтерсең лә сусавын баса алмаган җир, биргәндә эчим әле дигән сыман, саранланып-саранланып
су чөмерә. Андый вакытта әбиләр, элеккедән калган китапларын тотып, тәһарәт алып, иң матур, чиста ак күлмәкләрен киеп, чишмә буена яңгыр теләргә китәләр. Гадәттә бу эш авылның өч-дүрт өлкән ак әбисенә йөкләнә. 

Реклама

Яңгыр тели торган хәтта махсус дога (намаз) да бар! Балалар да әбиләрдән артта калмый. Шешәләр, чиләкләр ала да урамга йөгерә. Эссе көнне өстеңә урамдагы колонкадан яңа гына агызган салкын су койсыннар әле! Кемдер, моны аңлап, бала күңелен күрә. Тузанга баткан машиналарның тәрәзәсенә килеп бәрелгән судан тәрәзә бераз гына яктырып, чистарып киткән була да, тузан өермәсенә килеп кергәч, бөтенләй берни күренмәс булып тагын пычрана. Анда инде шофер абыйга, төшеп, тәрәзәне кабат юдырмыйча булмый. Кемдер ачулана. Эш чыгарып йөрисез инде, дип, балаларны әрли. Ә бала-чагага нәрсә, аңа кызык. Башкаларга гына түгел, бер-берсенә су сибешеп уйный.

Үзләре дә юешләнеп, пычранып бетә. Яңгыр теләп өйгә кайтканнан соң бу кыяфәтне күргән әтиәни дә әрләми. Чөнки балалар кирәкле «эш» эшләп кайткан бит! Алар дөньяны, авыл басуларын, урамнарын эсселектән коткарырга йөри. Халык дүрт күз белән яңгыр көтә. Һәм берничә көннән соң теге тузанлы юлга эре-эре тамчылар тып-тып итә башлый. Ничек шулай булгандыр, үзем дә аңламыйм, без яңгыр сорарга барганнан соң гадәттә бер-ике көннән ява да иде.

Ходайның хикмәте дими, ни дисең?! Аннан кайдадыр еракта күк күкрәгән тавыш ишетелә. Күк йөзен кара болыт каплый һәм болыты белән «ишелеп» төшә! Ә яңгыр теләргә барган баланың күңелендә шатлык – болытны бит ул «чакырды». Димәк, бу яңгырда аның да өлеше бар!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: