Шәһри Казан

Ялган хәйриячеләр тозагына ничек эләкмәскә?

Соңгы өч айда хәйрия фондларына ярдәм итүчеләр саны кимегән. Сәбәбен төгәл генә аңлата алмый белгечләр: бәлки кризис үзенекен итәдер, диләр.

Әллә кеше игелек кылырга ашкынып тормый башлаганмы, хәйрия өчен дип акча җыючы мошенниклар күңелне кайтарамы? «Татмедиа» агентлыгында узган «Интернет һәм хәйриячелек: игелекме, әллә вәсвәсәме?» дип исемләнгән түгәрәк өстәлдә мохтаҗларга ярдәм күрсәткәндә чын хәйрия фондларын ялганыннан ничек аерыр­га, алдакчылар кулына эләкмәүдән ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр.

Хәйриячелек - элек-­элек­тән килә торган изге гамәл. Хәзер барлыкка килгән яңа төшенчә - краудфандинг та үз эченә хәйриячелек төшенчәсен ала. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, бу сүз «төркем белән ярдәм итү» мәгънәсен аңлата. Крауд­фандинг - төрле өлкәдәге кешеләрнең үз ирекләре белән оешмаларга, проект­ларны гамәлгә ашыруда, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышуда бергә берләшүе дигән сүз. Бу ярдәм күбесенчә интернет аша башкарыла. Бер яктан, яңа технологияләр үсеш алган заманда, интернетсыз булмый да кебек. Шул ук вакытта интернетта чикләр юк, кәкре каенга терәтүчеләр дә еш очрый.

- Соңгы арада хәйрия эшенә ярдәм итүчеләр саны кимеде. Без бер тапкыр алдандык, башка бу эшкә алынырга теләмибез, диючеләр дә бар. Чынлап та бу зур проб­лема. мошенниклар, авыру баланың тарихын күчереп алалар да, ярдәм сорап, үз реквизитларын күрсәтәләр. Йә, булмаган авыруларны уйлап чыгарып, электрон кошелеклар аша акча җыялар, -ди «Бәхетле көн» хәйрия фонды генераль директоры Евгения Мякушкина.

Халык ничек булдыра, шулай ярдәм итә. Гади кеше күрсәтә торган ярдәм уртача 100 сум тирәсе. Тик тамчыдан күл җыела дигәндәй, мошенниклар кеше кайгысыннан шактый акча эшли.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының «К» бүлеге җитәкчесе Максим Максимов әйтүенчә, интернетта хәйриячелек өлкәсендә алдалауларның иң еш очрый торганы - фишинг сайтлар. Ягъни мошенниклар таныл­ган хәйрия фондларының сайтларын үзгәртә. Бер генә хәрефнең үзгәрүе дә аяныч нәтиҗәләргә китерер­гә мөмкин. Сайтларны җимерүчеләр дә бар. Бөтен мәгълүматларны алып, алдакчы оешмалар акчаны үз адресларына күчерә.

- Хәйриячелек фондларына сайтларын бары ышанычлы программа ясаучыларга гына эшләтергә, доменнарын, ул-бу була калса, хокук саклау органнары күзәтеп бара алсын өчен ­Россия федерациясендә теркәргә кирәк. Ә гади халыкка аеруча игътибарлы булу сорала. Социаль челтәрләр, беренче чиратта, нидер сату, алу максатында түгел, аралашыр өчен уйлап чыгарылган, - ди Максим Максимов.
Кибеттә сәдака җыела торган әрҗә күрдегез икән, андагы мәгълүматны тикшерергә иренмәгез. Бәлки ул савыт монда инде ун еллап торадыр, сәдаканың кем өчен, нинди максатларда җыелганын әрҗәдә күрсәтелгән адреслар буенча тикшереп алыгыз. Бүген һәркемнең кулында интернетка тоташтырылган телефон лабаса, - ди Евгения Мякушкина.

Түгәрәк өстәлдә Интернет - игелек һәм гуманизм меморандумы имзаланды. Аның нигезендә, республиканың хәйрия фондлары бар кешене дә ялган хәйриячеләр белән көрәшергә чакыра. Хәйрия фондлары сайтларында мошенникларны аеру хакында белешмәлекләр урнаштыру, бу мәсьәләдә «кайнар элемтә» телефоннары булдыру кебек чаралар кү­рергә кирәклегенә басым ясалды.

Татарстанда барлыгы 300 хәйрия фонды исәпләнә, тик аларның 40 проценты гына чынлап торып хәйриячелек белән шөгыльләнә. Күбесе ябылмаган да, эшләми дә. Ярдәм кирәк кешеләр, чарасызлыктан, хәйрия фондларына мөрәҗәгать итә. Кемнеңдер бу игелекле эшне үз файдасына кулланырга омтылуы аяныч. Югалган 100 сум бер хәл, алдалап акча җыючылар хәйриячелек эшенең дәрәҗәсен төшерә, ышанычны киметә дип саный белгечләр. Ничек кенә булмасын, ихлас күңелдән бирелгән сәдака бу ярдәмгә мохтаҗның иясенә барып ирешсен иде.

Казанда хәйрия фондлары мониторингын булдыру белән шөгыльләнгән «Игелек адреслары» дип аталган проект башланып китәчәк. Фонд юристлары хәйрияче оешмалар турында мәгълүматларны тикшерәчәк. Бу хакта теләгән һәркем «кайнар элемтә» телефоны аша белә алачак.



Интернеттагы ялган хәйриячеләр тозагына ничек эләкмәскә?

Реклама


Акча сорап мөрәҗәгать иткән һәр хәбәрне тикшерегез. Инвалид балалар, гадәттә, исәптә тора. Сырхауханәгә шалтыратып, бу бала турында сорашырга була.


Сайтның адресына игътибарлы булыгыз. Билгеле хәйрия фонды исеме белән аталган икән, аны яндекс, google чыганаклары аша эзләп табып, чагыштырырга була.


Гадәттә, берәр фаҗига була калса, шуңа бәйле рәвештә бер көнлек хәйрия фондлары туа. Алар электрон кошелек аша акча күчерүне сорый. Бу очракта фонд турындагы мәгълүматны тикшерү комачау итми.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 17:26
    «Һәр гаилә үз законнарын яза» Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.
    102
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:57
    «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесе җиңүчесе кем? «Алтыда нинди, алтмышта – шундый», – ди халык. Димәк, тәрбияне дә, белемне дә кечкенәдән бирергә, әдәп-әхлакка, йолаларга, гореф-гадәтләргә, милли моңнарга мәхәббәтне дә сабый чактан сеңдерергә кирәк. Быел гына яңадан оешып, гөрләтеп эшләп киткән Бөтендөнья татар хатын-кызлары «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге активистлары да нәкъ шул максатны күздә тотып оештырдылар «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесен. Беренче тапкыр гына үтсә дә, «коймак» төерле булмады.
    147
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:44
    Даниярга аякка басарга ярдәм итегез! 28 апрель – Мөхетдиновлар өчен авыр көн. Берничә ел элек шул көнне әбиләре вафат булган, 2016 елда Алсу бала тудыру йортына сабыен табарга киткәч, бабайлары бакыйлыкка күчкән.
    165
    0
    1
  • 22 май 2018 - 14:38
    Җанатар паспорты белән Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Камал театрына билетларны ярты бәядән сатып алып булачак. Моның өчен җанатар паспорты – Fan-IDны күрсәтергә кирәк.
    92
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:28
    Тел өчен көрәш дәвам итә: фикердәшләр арта Милли телләрне укыту тирәсендә кабат шау-шу бара. Бу Россия Дәүләт Думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышевның милли телләрне укыту балалар һәм ата-аналарның үз теләге белән генә булырга тиеш дигән закон проектын тәкъдим итүе белән бәйле.
    121
    0
    0
  • 22 май 2018 - 13:55
    Казанда күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтелде Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихта беренче тапкыр күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы спектакль күрсәтте. Күрмәүчеләр өчен бу сезонда барган «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) әсәрен яраклаштыруга бер-ике айлап вакыт киткән.
    160
    0
    0
  • 22 май 2018 - 09:26
    Бәлки сездә салкын тию түгел, ә аллергиядер? (КИҢӘШЛӘР) Әгәр дә һәр яз саен күзләрегез кы­чыта, яшь ага, төчкерәсез һәм томаудан азапланасыз икән, димәк, сездә язга аллергия дигән сүз.
    177
    0
    0
  • 22 май 2018 - 07:21
    Казан марафоны: әбиләр дә, бәбиләр дә йөгерде 1974 елда башланган Казан марафоны инде өч ел рәттән яңартылган форматта үткәрелә. Узган ел әлеге марафоннан соң Казан Россиянең йөгерүче башкаласы исемен алды.
    67
    0
    0
  • 21 май 2018 - 16:43
    40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова: «Көлеп караучылар да булды» Тенеки авылында 40 елдан артык тракторда эшләгән Вәсилә Шәмсетдинова яши дигәч, аның белән танышырга теләп, өйләрен эзләп киттем. Әллә кайдан күренеп торган матур йортка күз төшүгә үк, тырыш, булдыклы кеше шушы йортта яшәргә тиеш дип, ишекләрен кактым.
    538
    0
    4
  • 21 май 2018 - 16:19
    «МИН» тапшыруында катнашучылар арасында битләрен бары тик сабын белән генә юучылар да бар» Быелның 8 мартында “Яңа Гасыр” телеканалында өр-яңа тапшыру – “Мин” эфирга чыга башлады.
    917
    1
    0
  • 21 май 2018 - 15:38
    Биш яшьлек Мишага ярдәм кирәк! Благотворительный фонд помощи детям World Vita объявил о начале сбора средств для помощи пятилетнему Мише. У ребенка порок сердца в критической стадии и операция требуется безотлагательно, говорится на странице Миши на портале фонда.
    318
    0
    0
  • 21 май 2018 - 15:07
    Əнвәр Нургалиев: «Яман чирне бергәләп җиңеп чыгачакбыз!» Узган атнаны Əнвәр Нургалиев яман чир белән авыручы кызга акча җыябыз, дигән хәбәр таратты. «Айсылу безнең гаилә өчен якын кеше, аңа чын күңелдән ярдәм итәсе килә», - дигән ул.
    4075
    0
    7
Реклама
  • 17 май 2018 - 11:28
    Өй салуның ние бар? - 2
  • Хәйрия концертыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Үлемсез полк» маршында 165 меңнән артык кеше катнашты
  • Казанның Меньеллык мәйданында узган Җиңү парадыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Суга сикерү буенча дөнья сериясе. Казан. 2018-FINA
  • 1 май митингыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукайга багышланган шигырь бәйрәменнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тукай премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 25.04.2018
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 май 2018 - 17:26
    «Һәр гаилә үз законнарын яза» Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламент башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, быелдан инвалид балаларны уллыкка алган гаиләләргә 200әр мең сум акча бирелә башлады. Әлеге вакытта бу ярдәмнән сигез гаилә файдаланган.
    102
    0
    0
Ночной режим