Шәһри Казан

Янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә яңа эш урыннары әзер

"Адмирал"да янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә яңа эш урыннары тәкъдим итәчәкләр. Казанның 22 сәүдә үзәге бүгеннән үк аларга эш бирергә әзер. Сүз Яңа Савин, Мәскәү, Үзәк базарлар һәм "Яңа Тура" технопаркы турында бара. Эшмәкәрләр үзләре янгыннан зыян күрүчеләргә, ярдәм итү йөзеннән, хәйрия фонды да төзергә тәкъдим итәләр. "Адмирал" сәүдә үзәгенең үзенә...

"Адмирал"да янгыннан зыян күргән эшмәкәрләргә яңа эш урыннары тәкъдим итәчәкләр. Казанның 22 сәүдә үзәге бүгеннән үк аларга эш бирергә әзер. Сүз Яңа Савин, Мәскәү, Үзәк базарлар һәм "Яңа Тура" технопаркы турында бара. Эшмәкәрләр үзләре янгыннан зыян күрүчеләргә, ярдәм итү йөзеннән, хәйрия фонды да төзергә тәкъдим итәләр.

Реклама

"Адмирал" сәүдә үзәгенең үзенә килгәндә, янгыннан зыян күргән хәрабәләр 8 мең кубометрны тәшкил итә. Әлегә анда бинаны чистарту эшләре бара. Аерым алганда, бинаның фасады өлешчә сүтелгән, бина эченә керү юллары чистартылган, 430 кубометрга якын бина калдыклары чыгарылган. Эзләү-коткару эшләре тәүлек буе өч сменада оештырылган, төнлә эшләү өчен унбиштән артык яктырту приборы куелган. Бүген иртән 4.25 сәгатьтә Идел буе төбәк эзләү-коткару отрядының Чаллы филиалыннан 29 кеше һәм 6 берәмлек техника килгән. Гомумән, авария-коткару һәм башка кичектергесез эшләрне үткәрүгә 913 кеше, 184 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 505 кеше һәм 92 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: