Шәһри Казан

Яр буенда балыкчы

Күрше Рөстәм абыйны күптән күргән юк иде, гомеремдә беренче тапкыр ирем белән балыкка төшеп барганда, су буенда очрады. Бердән, үзенең кояшта янып шулкадәр каралганына гаҗәпләнсәм, икенчедән, кулындагы зур су чиләге туп-тулы ялтырап яткан балыкларына ис китте.

Реклама

Мондый галәмәтне күргәч, кай тирәдән тотканлыгын белешеп, тиз-тиз шул урынга элдерттек, билгеле. Әмма һәрнәрсәнең җае бар шул, балыкның чиртми башлаган чагына туры килдек. Бөтен табышыбыз - чәнти бармак кадәрле ике кәрәкә дә бер бәртәс булды. Аның каравы табигатькә карап сокландым. Су өстенә егылып үскән тал агачына баскан килеш үпкәләшкән челәннәр гаиләсенең кыланмышларын, кыр үрдәкләренең тын почмакта рәхәтләнеп су коенуларын, судан сыртларын гына күрсәтеп йөзеп килүче зур-зур балыкларны кайчан тамаша кылып торыр идем әле мин. Авыл ирләренә балык чире күптән йокты инде, бер кат эшләрен бетерәләр дә, кармакларын алып, су буена шуалар. Әти дә шул командада. Балыкның туңдырылганы кирәкме, киптерелгән яки кыздырылганымы - рәхим ит! Кылчыклырак булганлыктан, ашаганда да, тоткандагы кебек үк, игътибарлылык сорала әле аннан. Әмма балык тоту мәсьәләсенә карашлар төрле. 13 июль - Россиядә балыкчылар көне, шуны да форсат итеп, без берничә укучыбызга мөрәҗәгать иттек.

Рәшит САБИРОВ, нәфис сүз остасы:
- Балык дигәч, Аманулланың «Бабай үзебезнеке» юморескасы искә төшә инде. Сыңар күзле камбала белән кыр куяны турындагы шаян хикәяне күп концертларда сөйләгәнем булды. Үземнең дә балык тоткан бар, әлбәттә. Кечкенәрәк чакта җәтмәгә зур бер кызылканат кергән иде. Алып кайтып, чистартып кыздырып ашаган шул балыкның тәме әле дә тел очында тора. Балык тотарга мәхәббәт шунда кабынган иде минем. Үзебезнең Бәчек авылыннан өч чакрым ераклыктагы Алпут күленә, Алан башы дигән күлгә барып та тоткан булды. Хәзер бик тотасы килсә дә, вакыт тими. Яшьлекне искә төшереп шул Алпут күле буена бер барып утырасы килә әле. Мин балык дигәндә үләм дә китәм, суыткычымда аның бетеп торганы юк. Йолдызлык буенча Кысла мин, әллә шуңа бик яратам инде. Бәлки, чуаш границасында яшәгәнлектән киләдер, чуашлар балык яраталар бит. Әле менә 6 июльдә туган көнем булды, анда да бик тәмле итеп горбуша кыздырдык. Балык сөякләр өчен бик файдалы бит ул.

Гәрәй РӘХИМ, шагыйрь:
- Яшь чакта балык тоткаласам да, аннан тотмас булдым. Анда вакыт әрәм итеп утырганчы, шигырь язам. Әнинең: «Йөрмә, улым. Балыкчының тамагы ач, арты юеш аның», - диюе дә тәэсир иткәндер. Балыкны ашарга яратам үзе. Әйбәт итеп чистартып, тәмле итеп пешерәм мин аны.


Зөлфәт ЗИННУРОВ, җырчы:
- Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, бу минутларда Чиста күл дигән авыл янындагы күлдә балык тотып утырам әле. «Сәләт» лагерена бару юлында очраячак күлләрне алдан ук картадан карап куйган идем инде. Табигатькә хозурланып утырганда, кап-кара озын еланның минем яннан гына үтеп суга кереп китүе күңелгә шом салды әле менә. Балык та чиртми, бу тирәдән китүем хәерлерәк булыр, ахры. Мишәдән зур сазаннар, карп, кызылканатларны күп каптырдык инде яшь чакта. Чуртанны исә үз гомеремдә бер тапкыр да тотканым юк. Балыкның кипкәнен дә, пешкән-кыздырганын да бик яратам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: