Шәһри Казан

Яратканда гына языла җыр...

Гөлшат апа Зәйнашева белән икәү бер зур кешенең ишеге төбендә торабыз. Көттерә бу безне. Икебезнең дә кәефләр китек. Үзгәртәсе килә кәефне, тик ничек? Шулчак мин Гөлшат апага сорау биргән булып, сүз кушам: - Гөлшат апа, дөньяны ни үзгәртә ала дип уйлыйсың? Җитди кабул итмәс тә дип уйлап кына бирелгән сорауны...

Реклама

Гөлшат апа Зәйнашева белән икәү бер зур кешенең ишеге төбендә торабыз. Көттерә бу безне. Икебезнең дә кәефләр китек. Үзгәртәсе килә кәефне, тик ничек?
Шулчак мин Гөлшат апага сорау биргән булып, сүз кушам:
- Гөлшат апа, дөньяны ни үзгәртә ала дип уйлыйсың?
Җитди кабул итмәс тә дип уйлап кына бирелгән сорауны Гөлшат апа ифрат җитди кабул итте һәм күпмедер уйланып торганнан соң, кырт кына кисеп әйтеп куйды:
- Мәхәббәт, әлбәттә!
Соравыма җитди мөнәсәбәте, биргән җавабы бик ошаса да, мин тагы аңа сорау бирдем, чөнки аның ник шулай уйлавын беләсем килә иде шул.
- Шулкадәр төгәл беләсеңме? - дим.
Шулчак Гөлшат апа, үзенең кайда утырганын да онытып, рәхәт елмаю нурына чумды һәм иҗатчыларның түгәрәк өстәле янында сөйләшеп утыргандай, сүзен дәвам итте:
- Яратканда гына языла җыр. Иҗатны кешеләргә үзеңнән ташып чыкканда гына бүләк итеп була. Бар язмаучыларны да яратмыйлар дип әйтмим, тик яратмаганнарның яза алмаганнарын төгәл беләм. Җыр - мәхәббәт җимеше ул!
Шулай диде дә, карашын каядыр еракка төбәп, тынып калды. Мин, шул паузадан файдаланып, тагы сорау ташладым:
- Җыр гел мәхәббәт турында гына буламыни?
Гөлшат апа тагы күпмедер уйланып утырды һәм янә кистереп җавап бирде:
- Әйе. Минемчә, җыр ул нәфрәткә каршы юнәлдерелгән хис ташкыны да. Нәфрәт турында җыр булмыйдыр, юктыр. Иҗат кешесе ул - мәхәббәт белән сугарылган җан. Нәкъ шушы сыйфат аны шәхес итә дә. Нәрсә, әллә ышандырмыймы сүзләрем?
Инде аның соравына җитди җавап бирергә тиешлегемне аңлап, уйга калдым.
- Ышандыра да... - дидем дә, җавап ишетергә теләгәндәй, аңа текәлдем. Гөлшат апа шуны гына көткәндәй, мизгеллек тынлыкны эләктереп алды:
- Нәрсә, мәхәббәт чибәрләрдә генә була, безнең кебекләрдән ерак йөри димәкче буласыңмы? Юк, апаем, мәхәббәт ул тышкы матурлык, борынның озынлыгы яки почыклыгына карап килми. Мәхәббәт ул - кеше җаны аша ага торган ташкын! Синең җан иләгең ниндиен тотып алып кала ала, ниндиен сыйдыра - шунысы синеке була. Җаның зур, иркен, хөр икән, синең мәхәббәтең дә шундый!
Зур кешенең ишеге ачылып ябылды. Кемдер чыгып китте, тик безне чакыручы булмады. Өзелгән сөйләшү үзеннән-үзе дәвам итте.
- Нәҗибә, син Нурия Измайлованы белгәнсеңдер бит?
- Белә идем, әлбәттә. Бездән бер генә курс югары укыды бит ул университетта. Татар бүлеге белән параллель рус-татар бүлеген дә тәмамлады ул. Әле мин Казанга күченеп кайтып, Мөдәррис белән яши башлагач: «Андый кешегә кияүгә чыгарга башың ике булырга тиештер», - дип, хат та язган иде ул миңа Мәскәүдән.
- Әйе, менә шул Нурия Измайлованың шигырь юллары җаныма кереп оялады минем:
Кешене ямьсез димәгез,
Аның әнисе бар.
Ә мин шагыйрәгә кушылып гел кабатлап йөрим;
Кешене ямьсез димәгез, -
Аның мәхәббәте бар!
Безне ул көнне бу «ишек» кертмәде, әмма моннан киткәндә, Гөлшат апаның да, минем дә кәеф үзгәргән иде инде.
Гөлшат апа, җитди тоннан инде шаяруга ук күчеп: «Ярар, алар үзләрен кирәкле кишер яфрагы дип санасалар да, кишернең яфрагын түгел, тамырын ашыйлар. Җаннан чыкканны дөньяга чыгаруның башка юллары да бар бит, Алла ташламаса, бүре ашамас әле», - дип, кычкырып көлеп үк җибәрде.
Аерылышып киткәч тә, мин, якындагы урам кәнәфиенә утырып, бер шигырь сырлап куйган идем, «Гөлшат апа турында» дип язылган каптан шул килеп чыкты. Шигырьнең астына «Гөлшат апа стилендә» дип тә куйганмын. Менә ул:
Кечкенәне зур итә,
Гади сүзне җыр итә.
Сөйгән җирдән яшәп китә,
Сөймәгән ни хәл итә?
Алар үкенеч күлендә,
Күңелләрдә юк беркем.
«Бәхил бул, бәгърем!»- диеп,
Кемгә әйтерләр беркөн?
Еллар үткән дә киткән. Инде Гөлшат апага да 85 яшь тулган булыр иде. Әгәр исән булса, мин аңа: яратканда гына түгел, яратасы килгәндә дә языла җырлар, дип әйткән булыр идем дә бит...
Тагы ниләр әйткән булыр идемме? Әйтер сүзләр шулкадәр күп, ә андый гади затлар бик сирәгәйде шикелле. Кайчак кайберәүләр Гөлшат апаны артык гадилектә гаеплиләр дә әле. Хәер, иҗат кешеләренең бер-бер якларын гаепләмәгәннәре, аларның идеал затлар итеп кабул ителгәннәре бармы икән тарихта? Юк та, була да алмый, чөнки гади дә, гали дә халык, милләт җанына шагыйрьләрне сарайларның алтын капкалары алып керми. Ә милләт җанына иңгәннәрне тарих югалтмый. Милләтне саклау кирәк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: