Шәһри Казан

Ярдәм итим дисәң, «Тандем»га кил

Казанның «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексында (Ибраһимов проспекты, 56) 25 гыйнвар көнне 12.00 сәгатьтә «Балаларга җылылык бүләк ит»/«Подари детям тепло» дип исемләнгән хәйрия акциясе уздырылачак. Әти-әниләре, туганнары баш тартканлыктан, еллар буе хастаханәләрдә ятарга мәҗбүр булган балаларга ярдәм йөзеннән оештырыла ул.

Аны оештыручы «Детям» иҗтимагый хәйрия оешмасындагылар җыелган акчаларның әнә шул балаларга ярдәмгә тотылачагын белдерәләр. Акция барышында һөнәри парикмахерлар теләгәннәрнең чәчен үзенчәлекле итеп үреп бирәчәкләр. Шундагы фотограф фотосурәткә төшереп торачак. Биредә аниматорлар эшләячәк, аквагрим осталары үз хезмәтләрен тәкъдим итәчәкләр. Шашкан профессор Николь шоу күрсәтәчәк, еланнар белән шәрык биюен дә тамаша кылырга мөмкин булачак. Казан кондитерлары килүчеләрне тәм-томнар белән сыйларга планлаштыралар.
Хәйрия акциясенең «Больничные дети» проекты кысаларында үткәрелүен, әлеге проект белән хастаханәдә якыннарын белми үсүче балаларны карашуда няня хезмәте оештырылуын да әйтеп узарга кирәк. Проект чыгымнарының 50 проценттан артыгын Новосибирскиның «Солнечный город» хәйрия фонды каплый, дип ачыклык кертә «Детям» хәйрия оешмасының сайты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: