Шәһри Казан

«ЯШЕЛЛӘР» сафы ишәя

«Яшел рекорд» проекты Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында планлы тәртиптә гамәлгә ашырыла.

Реклама

- Өмәләр башланганчы ук, без 1284 төп агач утырткан идек инде. «Яшел рекорд» проекты эшчәнлекне тагын да җанландырып җибәрде. Идарәче компанияләр бу көздә - 1 мең, предприятиеләр 4 меңгә якын зур агач утыртырга тиешле булачак, - диде район хакимиятенең тышкы төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Узган шимбәдә «Уңайлы торак» идарәче компаниясе коллективы - 150 төп, ә «Авиатөзелеш районы торак-коммуналь хуҗалык комитеты» идарәче компаниясе хезмәткәрләре 78 төп зур агач утыртты. С.В.Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина университетының фармацевтика факультеты студентлары Әмирхан урамындагы уку биналары янәшәсен 100 төп канәфер (сирень) агачы белән колачладылар. «Консультация-диагностика үзәге» медицина хезмәткәрләре Четаев урамын яшелләндерделәр. Побежимов урамында 152 нче балалар бакчасы хезмәткәрләренә ата-аналар да бик теләп кушылды. 143 нче мәктәп укытучылары һәм укучылары Четаев урамында нигез салган «Гринпарк»ка тәүге агачларны район хакимияте башлыгы Тимур Алибаев, Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, мәгариф ветераннары, элеккеге укучылар да утыртышты. «Казан вертолет заводы» коллективы Чистай урамында да 30 төп агач утыртырга өлгерде. Районда өмәләр киләсе атналарда да булачак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: