Шәһри Казан

Яшьләргә Президент кирәк

Татарстан Президенты вазифасы барлыкка килгәнгә - 23 ел. Шушы вакыт эчендә тулы бер буын үсеп җитте. Бүгенге яшьләр «беренче секретарьләр» заманын белми дә. Хәер, өлкәнрәкләр өчен дә ул заманнар онытылды, безнең өчен Татарстан Президенты вазифасы гомер бакый булган гадәти бер атрибутка әйләнгән иде инде.

2010 елның августында Чечня Президенты Рамзан Кадыров «илдә бер генә Президент булырга тиеш» дип, вазифасына керешкәндә сакларга вәгъдә иткән Конституцияләренә үзгәрешләр кертү белән генә чикләнмәде, башка республикаларда президент институтларын бетерү тәкъдиме белән чыкты. Республика җитәкчеләрен президент дип атауны тыю турындагы закон 2010 елның азагында кабул да ителде. Яңа канун буенча, 2015 ел башына Россия регионнары «президент» атамаларыннан баш тартырга тиеш.

2010 ел азагына 12 республика башлыгы президент титулын йөртсә, бүген Президентлы булып бер Татарстан гына калды.

Россия Президенты Владимир Путин, Селигерда Татарстан вәкиленең соравына җавап итеп, «республика башлыгын ничек атау - аның үз эше» дип белдерде. Әмма кабул ителгән канун әлегә үз көчендә һәм ул хәл итүне сорый.

Президент атамасын бетерүгә каршы беренчеләрдән чыгыш ясаучы азсанлы милли оешмалар арасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы булуы куандыра. Башка берәр вакыйга булганда телевизор экранына сикереп керергә әзер булган кайберәүләр үз сүзләрен әйтергә куркып утырганда, яшьләребезнең йокламавы куандыра!

Халык үзенең каһарманнарын белергә тиеш, аларның үзләренә сүз бирик. «Шәһри Казан» Россия Президентына сорау биргән Тимур Вишневский хакында язган иде. Тимур бу сорауны күпмедер дәрәҗәдә шәхси соравы дип саный:

- Миңа Татарстанда бер генә кеше дә бу сорауны бирергә бурыч куймады. Үзем катнаш гаиләдән. Минем фикеремчә, төрле милләт, төрле диндәге халыклар арасында тынычлык, тотрыклылык булсын өчен ниндидер символлар кирәк. Татарстан Президенты - безнең республикада яшәүче төрле халыклар өчен шундый берләшү символы. Аны югалту хата булыр иде. Мин Президентлы республикада яшәвем белән горурланам, минем аны югалтасым килми.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз сүзен Чечня башлыгы Рамзан Кадыров чыгышыннан соң ук әйтте. 2010, 2012, 2014 еллардагы форумнар кабул иткән резолюцияләрдә Татарстан Президенты институтын саклап калу кирәклеге әйтелде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин Татарстан Президенты титулы булуы чит регионнар һәм чит илләрдәге милләттәшләребезнең проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә дип саный. Берәр илгә яки өлкәгә «Татарстан башлыгы» түгел, «Татарстан Президенты» килгәнгә, бу очрашулар югары дәрәҗәдә үтә.

- Татарстан Президенты, Дәүләт Советы, Конституция кебек дәүләтчелек элементлары кагылгысыз булырга тиеш. Әгәр без Президентлыктан баш тартсак, бу безнең өчен начар мисал булачак. Канунлык принцибы эшләүдән туктый, ул үзе артыннан башка процессларны китереп чыгарырга мөмкин: әйе, Конституция бар, әмма ул кәгазьдә генә, әйе, федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү турында килешү бар, әмма ул кәгазьдә генә... Мондый очракларда принципиаль булырга кирәк. Татарстан 90 нчы елларда федерализмны үстерү буенча күп эшләде. Республиканың бүгенге дәрәҗәсе шул елларда салынган нигездән килә, - ди Тәбрис.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановны Татарстан Президенты институтын яклап социаль челтәрләрдә иң актив эшчәнлек алып баручы буларак беләм. Айрат фикеренчә, бу - Татарстанның дәрәҗәсен генә түгел, икътисадын да яклау.

- Инвесторлар өчен Татарстанның җитәкчесе ничек аталуы зур роль уйный. Губернатор белән очрашу бер әйбер, Татарстан Президенты белән очрашу - бөтенләй башка хәл. Татарстан дәүләте, чөнки Конституциябез буенча без дәүләт. Президент институтын югалту - дәүләтчелекнең төп билгеләренең берсен югалту. Бу тышкы икътисади эшчәнлектә югалтуларга, вәкаләтләр кимүгә китерә. Президент институтын халыкара, федераль кануннар, Россиянең һәм Татарстанның Конституциясе яклый. Республикаларда президентлар булмаска тиеш дигәннәрнең аргументлары юк, аларның әйткәннәре канун кабул ителде, шуны үтәргә кирәк дигәнгә генә кайтып кала. Безнең фикерләрне каршы як сепаратизм, федераль үзәккә каршы бару дип бәяли, алай түгел, киресенчә, без федерализмны арттыру, кануннарны саклауны таләп итәбез.

24 яшьлек аспирант Артур Хаҗиев, президентлык атамасын яклауга халык үз өлешен кертергә тиеш, дигән фикергә килеп, «Аурупалы Татарстан» сәяси блогын ачып җибәрә һәм интернет челтәрендә сораштыру башлый. Әлегә 1300 кеше президент атамасын калдыруны яклаган. Артур Дәүләт Советына шушы имзаларны җибәреп, депутатларга интернет кулланучылар фикерен җиткермәкче. Меңнән аз гына артык имза күп тә түгел кебек... Әмма Артур көенми, сәяси темаларга интернетта үз имзаңны калдыру безнең өчен гадәти күренеш түгел, шуңа да бер мең тавыш җыю - нормаль хәл, ди. Республика җитәкчесе ничек аталырга тиеш дигән фикер алышулар башлангач, «шаһ», «падишаһ», «солтан», «хан», тагын әллә нинди мәзәк сүзләрне тәкъдим итү җитди проблеманы сүз боткасына әйләндерергә тырышу, дип саный Артур. Ул үзе бик җитди егет, атаманы үзгәртү бик җитди нәтиҗәләргә китерәчәк дип фаразлый:

- Татарстан Президенты институтын бетерүне кемнеңдер эш урыны атамасын үзгәртү дип кенә карарга ярамый. Бу - тискәре тренд. Моның нәтиҗәсендә әлегә кадәр сакланып калган соңгы бюджет федерализмы юкка чыгарга мөмкин. Болай да республика салымнарның 27 процентын гына үзендә калдыра, 83 проценты Мәскәүгә китә. Күрше регионнарда нинди хәл икәнен күреп торабыз - анда кече һәм урта бизнес юк, эшсезлек, түбән хезмәт хаклары.

Республикадагы һәр кеше тискәре нәтиҗәләрне үз җилкәсендә татыячак. Без федерализмның соңгы калдыкларын бетерүне туктатырга тиеш. Ул безнең автономиянең вәкаләтләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: