Шәһри Казан

«Яшәп карау»ларның күбесен бары «корсак» кына ЗАГСка илтә

Алисә САБИРОВА Ялларда бер танышымны очраттым. Бәхет кошы тоткандай очып йөри бу. Шатлыгының серенә төшенәсем килеп, сораша башладым моны. Ә ул яшерергә дә теләмәде бугай, елмайды да: «Ул миңа тәкъдим ясады!» -дип шар ярып салды. Мин исә аны бу тантаналы вакыйга белән котларга керешеп, «туй көнен кайчанга билгеләдегез?», «нинди күлмәк...

Алисә САБИРОВА

Ялларда бер танышымны очраттым. Бәхет кошы тоткандай очып йөри бу. Шатлыгының серенә төшенәсем килеп, сораша башладым моны. Ә ул яшерергә дә теләмәде бугай, елмайды да: «Ул миңа тәкъдим ясады!» -дип шар ярып салды. Мин исә аны бу тантаналы вакыйга белән котларга керешеп, «туй көнен кайчанга билгеләдегез?», «нинди күлмәк аласың?», «күпме кеше чакырасыз?» кебек сораулар яудыра башладым.
- Җүләр! Нинди туй?! Безгә өйләнешергә иртәрәк әле. Әлегә хисләребезне сынап карарга булдык! Иртәгедән бергә яшибез, инде фатир да таптык, - дип каршы чыкты танышым.
- Өйләнешергә иртәрәк, бергә яшәргә иртә түгелме соң? Ә ник никах укытмыйсыз? - дип, башымны җүләргә салдым мин.
Танышымның да җавабы озак көттермәде.
- Без бит гаилә кормыйбыз, яшәп кенә карыйбыз, - дип турсайды ул.
20 яшьлек танышымның бу сүзләреннән соң дөньядан шактый артта калуымны аңладым. Баксаң, егет белән «яшәп кенә карау» гадәти күренеш икән ул. Миңа йөргән егетем шундый тәкъдим ясаса, гарьлегемнән үләр идем, билләһи. Ә ул горурланып, шатланып йөри.
Бәлки, мин дөрес фикер йөртмимдер, ләкин кече-кечкенәдән мине егет белән бары никахтан соң гына яшәргә ярый, кулга тотынышу да гөнаһ дип үстерделәр. Бәлки, бу абыстай әбием тәрбиясе нәтиҗәседер дә, ләкин хәзерге күп кенә яшьләрнең гаилә, мәхәббәт төшенчәсенә мөнәсәбәтен аңламыйм мин.
Күп танышларым гаилә корганчы шулай яшәп карау яклы булып чыкты. Гашыйклар ир белән хатын роленә кереп, холыклары туры киләме, юкмы икәнен сынап карыйлар, янәсе. Мондый «яшәп карау»ларның күбесен бары «корсак» кына ЗАГСка илтә. Калганнар исә син - миңа, мин сиңа берни тиеш түгел дип, икесе ике якка таралыша. Җиңел, рәхәт, бернинди җаваплылык юк.
Хәзер егетләр кызларга тәкъдим ясамый инде дип ишеттем. Йә кызлар үзләре, күпме «яшәп карарга» була инде дип, егетнең колак итен ашый, йә ата-ана инициативаны үз кулына ала. Ә егеткә ни?! Законлы булмаса да, куен астында хатын бар, ул ашарга пешерә, өйне чиста тота. Хатын көйсезләнә башлый икән, ул үзенең ирекле, пас­порттагы штамп белән бәйләнмәгән, әле хатын-кыз күз атарлык көчле ир заты икәнен исенә төшерә.
Нишләп әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз заманында паспорттагы штамп куркытмаган соң ул егетләрне?! Минем әби белән бабай бөтенләй бер көн дә очрашмаган, мәхәббәтләрен сынап карарга вакытлары да булмаган аларның. Никахлы гаиләдә бер-берсенең холкын өйрәнгәннәр. Әлбәттә, тормышлары гел ширбәт аендагы кебек татлы булган дип әйтә алмыйм, ләкин ул вакытта аерылышу, ташлашу дигән сүзләр булмаган. Ә хәзер яшәп карап та, туйдан соң, холык туры килми, дип аерылышулар бихисап. Кешене күпме өйрәнсәң дә, белеп бетереп булмый, инде белдем дигәндә дә, әллә ниләр ачасың аның турында. Бер кеше белән гаилә тормышының караламасын язып, аннан башка белән чиста биттән яшәп карап булмый бит инде. Никахсыз яшәүнең гөнаһы да ни тора.
Кайбер кызларның җү­ләрлегенә исем-акылым китә. «Бергә яши башлагач, ул минем уңганлыгымны-булганлыгымны күрәчәк, без тагын да якынаячакбыз», - дип, болытларда очып йөри алар. Бергә яши башлагач, ул бары синең косметикасыз йөзеңне, джинс чалбардан бераз чыгып торган корсагыңны күрәчәк, ә синең уңган булу-булмавың аңа кирәкми. Ни дисәң дә, егетләр күз белән ярата. Бергә яшәп кенә, булмаган мәхәббәт артмый инде ул, бәлки киресенчәдер...
Әгәр дә егет сине чын­чынлап ярата икән, мө­нә­сәбәтләр ныклыгын, холыклар туры килүен уйлап тормас иде. Туй ясарга акча юклыгына да сылтамас иде. Теләгән кеше акчасын да таба, мөмкинлекләрен дә булдыра. Әгәр инде мәхәббәт шул кадәр көчле икән, никах уздырырга, кечкенә генә туй мәҗлесе генә дә ясарга мөмкин бит. Егет тели икән, ул бар нәрсәне дә эшли, теләми икән - кыл да кыймылдатмаячак. Чын гаилә корырга батырлыклары җитмәгән ир-атлар гына, яшәп карыйк дигән сылтау белән, гаилә «пробниклары» булдыра. Ә тормыш итәргә сиңа андый ир кирәкме?!
Марат КӘБИРОВ
Мондый мәсьәләләр турында сөйләшү өчен мин бераз картрак бугай инде. Егерме яшьтә булсам, ничегрәк фикер йөртер идем икән? Әйтә алмыйм. Картая-картая, кешенең булган акылы да чыга башлый, ул бераз юләрләнә төшә бит инде. Ләкин бер гыйлем иясе әйтмешли, шул ягы да бар: егерме яшьлек ишәк кырык яшьлек кешедән картрак була.
Без яшьлектә беркатлырак булдык микән, андый уйлар башка кереп чыкмады: беркем белән дә яшәп караган да, үлеп караган да булмады. Бәлки, шулай яхшырактыр да. Безнең чорда «сафлык» дигән төшенчә бар иде әле. Һәм аны сакларга тырышалар иде. Кызлар гына түгел, егетләр дә. Үз аягы белән ит комбинатына кереп барган сарык шикеллерәк кызларны да ялгыш адым ясаудан кисәтү, вакытында тыеп һәм тыелып кала белү бар иде. Чөнки нәфесенә хуҗа була алмаган егетләр турында: «Алдаган кызны... Харап иткән», - дип әйтәләр һәм бу «көчләгән» дигән сүзгә бәрабәр ишетелә иде. Ә «кулланышта булган» кызларның бәясе бермә-бер түбән йөри, аларга инде җитди мөнәсәбәт югала. Кемнең кеше калдыгы белән гомер итәсе килсен.
Шуңа күрә, бергә яшәп карау гадәте юк иде. Бер башлагансың икән, яшәп бетерергә туры килә. Хәтта туйны яки никахны кичектергән очракта да «яшәп карыйбыз да характерлар туры килмәсә, аерылышабыз» дип түгел, ә «гомерлеккә бергә» дип тотыныш иде.
Бу үткәннәрне идеаллаштыру түгел, әлбәттә, һәр дәвернең үз сволочы була, адашканнары, алдашканнары була. Ә нигездә хәлләр шулайрак иде.
Бүген аз гына бүтәнчәрәк. Сафлык, намус, гаделлек дигән төшенчәләр бик арзан бәяләнгән дәвер. Намус белән яшәүче саф күңелле гадел кешеләр бу заманга кирәкми, алар бик беркатлы яки булдыксыз булып тоела. Бүреләр заманы димим. Аларда табигый гаделлек бар. Бүре тиресе ябынган сарыклар заманы. Теше дә үтми, көче дә юк, ә нәрсәдер умырырга кирәк, юкса бүре икәнеңә ышанмыйлар. Вәт, тырыша теге бөтен мөмкинлеген кулланып.
Бүген бөтен нәрсә матди байлык, акча галиҗәнаплары белән бәяләнә. Һәм ул беркайчан да җитми, затлы киенеп, татлы ашап яшәсәк тә, үзебезне вакыт-вакыт бик хәерче итеп тоябыз. Һәм тагы да күбрәк акча ясау юлларын эзлибез. Моның өчен бөтен көчебезне, мөмкинлегебезне, бөтен нәрсәбезне кулланабыз. Якыннарыбызны кулланабыз. Безне кулланалар. Без - кулланучылар җәмгыяте. Һәм бу җәмгыятьтә «кулланышта булмаган» кеше юк.
Урыста «потребительское отношение» дигән сүз бар. Бездә дә шундый мөнәсәбәт. «Әй, менә моны йөртеп карыйм әле, ошамаса, алыштырырмын» Без көненә әллә ничәшәр кабат шул сүзне кабатлыйбыз. Кием алганда да, телефон, компьютер, машина, фатир һ.б. алганда да. Шундый караш. Сәнгатькә, әдәбиятка, кешеләргә. Шул мөнәсәбәт мәхәббәткә дә күчә. «Моның белән яшәп карыйм әле...» Бу хәтта мәхәббәт тә, бергә яшәү дә түгел, ә бер-береңне кулланып карау. Ошамый икән - алыштырасың. Һәм монда «кеше калдыгы» дигән төшенчә юк. Кемдер синнән калганны куллана, син кемнәндер калганны. «Кулланышта булмаган» яр юк монда. Булган очракта да алар аз һәм хәлиткеч көч түгел.
Монысы да гаҗәп. Акыл­лылар меңгә бер ге­нә туа, мең юләргә бер акыллы туры килә, диләр. Ләкин дөнья шул меңнән бер акылы белән түгел, ә мең ахмак тавышы белән сайланган юлдан бара. Дөнья белән тавышлар идарә итә.
Монда инде берни эшләп булмый. Безгә охшамаган, бүтәнчә яшәп карарга теләгән яшьләргә бәхет кенә теләргә кала. Һәм без бәхет телибез. Ләкин безнең теләк вак мәсьәлә, әһәмиятсез. Иң мөһиме, алар үзләре бәхетле булырга теләсен. Һәм бәхетле булсын. Булып карамасын...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: