Шәһри Казан

Яз егете

Унсигезенче майда лалә чәчәкләре бүләк иткән идем мин аңа. Кызыл лаләләр. Беренчеләрен моннан кырык биш ел элек. Аннан бирле күп сулар акты, күп язлар килеп китте. ...Хәзер инде лалә чәчәкләре аның кабере өстендә үсә. Көтеп алынган җылы май аенда кабынып балкып утыралар да, икенче чәчәкләргә өстенлек биреп, кызыл таҗларын кабер...

Реклама

Язучылар берлегенең Тукай клубы, ремонттан соң, бик матур очрашулар; яңа китап, аудио язмаларны тәкъдир итү; искә алу кичәләре һ.б. үткәрә башлады. Шуларның берсе - язучы Фаил Шәфигуллинга багышланган иде.
Фаил Шәфигуллин - 43 яшендә бакыйлыкка күчкән талантлы каләмдәшебез. Ләкин шул кыска гомере эчендә дә ул бик күп, иң мөһиме - кыйммәтле мирас калдырган әдип. Юкасын, калынын кушып исәпләсәң, бүгенге көндә 16 китап авторы ул. Шуларның тугызын исән вакытта үзе чыгарса, җидесе вафатыннан соң дөнья күрде.
Фаил Шәфигуллин прозада да, поэзиядә дә, публицистикада да бердәй яратып һәм бирелеп эшләде. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә язды. Шул ук вакытта татар матбугаты белән тыгыз элемтәдә, дустанә мөнәсәбәттә яшәде. Конкурсларда катнашып, җиңүче урыннар яулады. Газеталарга килгән хатларга күзәтү ясау, чыккан китапларга бәяләмә язу, теге яки бу шәхеснең эшчәнлеген - иҗатын яктырту, районнарга чыкса, кызыклы материаллар табып кайту... - редакцияләр соравы буенча да, үзлегеннән дә эшләде ул бу эшләрне. Шулар өстенә, «Чаян» журналында эшләү сәбәпле, әлеге журналны юмористик хикәяләр белән даими рәвештә тәэмин итеп торды. Җыеп кына әйткәндә, аның каләме йөгерек, теле халыкчан, үзе гаять дәрәҗәдә эшчән кеше иде. Иде, дибез, чөнки Фаил Шәфигуллинның арабызда юклыгына 30 ел үтте. Әлеге кичә шул түгәрәк датаны искә алып та оештырылды. Шөкер, кичә, Фаилнең үзе кебек күңелле, җылы, халык күңелен яуларлык тәэсирле булып узды.
Иң шатландырганы - Язучылар берлегенең 200 кеше сыешлы Тукай клубы шыгрым тулы иде. Атна саен диярлек нинди дә булса чара үткәрелеп торган бу клубка халыкның концерт карарга гына килмәве, ә бәлки, чын мәгънәсендә, Ф. Шәфигуллин иҗатын яратып, хөрмәт итеп, сагынып килүе көн кебек ачык иде. Моны тамашачыларның Фаил Шәфигуллинның әсәрләрен йотылып, юмористик хикәяләрен зур ләззәт кичереп, рәхәтләнеп көлә-көлә тыңлаулары, аның шигъриятенә мөрәҗәгать итеп, бүген дә туып торган яңа җырларны яратып кабул итүләре раслады. Кичәне Фаил иҗатының тамашачы күңеленә китергән якты язы дип фаразларга тулы нигез бар иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: