Шәһри Казан

Язылмыйча калган язмышлар

Елена Дәүләтова: «Мин үтермәдем, мин батырмадым!» 9 июль көнне Мөслим районы Олы Чакмак авылында ике яше дә тулырга өлгермәгән сабый югалды дигән хәбәр барчабызны да тет­рәндерде. Аны эзләүгә авыл, район халкы, волонтерлар кушылды. Ике тәүлек узгач, тагын да тетрәндергеч хәбәр килеп иреште: мәете табылган, яшь тә сигез айлык Карина Дәүләтова...

Реклама

Елена Дәүләтова: «Мин үтермәдем, мин батырмадым!»
9 июль көнне Мөслим районы Олы Чакмак авылында ике яше дә тулырга өлгермәгән сабый югалды дигән хәбәр барчабызны да тет­рәндерде. Аны эзләүгә авыл, район халкы, волонтерлар кушылды. Ике тәүлек узгач, тагын да тетрәндергеч хәбәр килеп иреште: мәете табылган, яшь тә сигез айлык Карина Дәүләтова авыл янындагы Ык елгасына батып үлгән.
О лы Чакмак авылы җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин «Шәһри Казан»га сөйләгәнчә, кызның әнисе Елена Дәүләтова тәртипсез тормыш алып барган. Аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә җыенганнар, әмма хатын, эшкә урнашып, тәртипкә утыргач, бу уйдан кире кайтканнар. Шулай булса да, районның социаль яклау бүлеге һәм полиция хезмәткәрләре гаиләне һәрдаим тикшереп-күзәтеп торган. Балаларын Елена үзе генә тәрбияләгән, ирен - беренче баласының атасын дүрт ел элек урман кискәндә агач басып үтергән. Икенчесен ирсез генә тапкан. Бала белән декрет ялына киткәнче, колхозда төрле эшләрдә эшләп йөргән. Ара-тирә салгаларга да яраткан. Бу юлы да ул авылга мунча салырга дип килгән шабашниклар белән бәйләнешкән.
Бәхетсезлек буласы көнне Елена улы белән кызын балалар бакчасыннан ала һәм яңа танышлары белән Ык елгасы янына шашлык кыздырып, су кереп ял итәргә дип төшә. Еленаның сүзләренә караганда, ирләр шашлык­ка утын әзерләгәндә дә, итне кыздырырга куйганда да Карина машинада йоклаган. Ә биш яшьлек улы шул тирәдә уйнаган. Шашлык пешкән арада аек булмаган кампания су керергә уйлый. Елена судан чык­канда кызының уянып машина тирәсендә утырып торганын күрә. Ирләргә баланы карый торыгыз дип, кабат суга кереп китә һәм шуннан соң кызын башка күрми. Каринаның кая киткәнен ирләр дә күрми-белми кала. Кызы югалып унике сәгать үткәч кенә хатын полиция­гә хәбәр итә.
Каринаны эзләргә Казаннан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләреннән, хәтта күрше Мари Эл һәм Башкортстаннан да волонтерлар килә. Иллеләп волонтер белән бергә авыл халкы һәм полиция хезмәткәрләре территорияне квадратларга бүлеп, кызны эзләү эшенә керешә. Яр буен да, көймә белән суга кереп тә эзләп карыйлар алар. Тик нәтиҗәсе генә булмый. Соңрак аларга водолазлар кушыла. Ык елгасы тиз агу сәбәпле, эзләү авыр бара. Карина югалып ике көн узгач кына көймәдәгеләр куаклар арасыннан аның колготкиен күреп ала. Ул якынча баткан урыннан ике ярым чакрым ераклыкка агып киткән була.
Кызын югалткан ана: «Мин үтермәдем, мин батырмадым!» - дип өзгәләнсә дә, бу очракта җаваплылыкның тулысынча ана өстендә булуы хак.
- Тикшерү барышын һәм баланың әнисенә карата нинди маддә буенча җинаять эше ачуны Татарстан буенча Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге хәл итәчәк, - ди полиция капитаны Айдар Фәхрәзиев.
PS. Язманы газетага әзерләгәндә олыларның игътибарсызлыгы аркасында Чаллыда алты яшьлек кыз баланың дүртенче кат тәрәзәсеннән егылып төшүе билгеле булды. Гаилә яңа фатирга күченеп килгәч, баланың әнисе кибеткә чыгып китә. Ә әтисе әйберләр урнаштыру белән мәшгуль була. Аягына тәгәрмәчле тимераяк­лар кигән кыз ачык торган тәрәзә төбенә менә дә чебен-черкигә каршы куелган сеткага терәлә һәм аның белән егылып төшә. Бәхеткә, үлән өстенә килеп төшкән бала исән калган.

Аяныч:
2013 елның 2 февралендә Чаллыда бию түгәрәгеннән өенә кайтканда күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 8 яшьлек Василиса Галицына югалган иде. Аның гәүдәсе алты көн узгач кына табылды. Кыз чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек Фәррух Ташбаев кулыннан һәлак булган. Баланың калак сөяге турысында пычактан яра, тәнендә күпсанлы тыр­налудан җәрәхәтләр һәм көчләү эзләре булу ачыкланды


2013 елның 19 февралендә Алабугада 8 яшьлек кыз мәктәпкә барып җитә алмыйча җинаятьче корбаны була язган иде. Кар өстендә дүрт сәгатькә якын яткан кызны мәктәптән ерак булмаган парктагы чокырда аңсыз хәлдә табып алалар. Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгән кыз шулай ук кыйналган һәм көчләнгән була. Шөкер, ул исән калды.

Саннар:
14 339 2013 елда Россиянең тикшерү комитеты балаларга карата җинаять кылган өчен шулхәтле эш ачкан
15 470 узган ел Россиядә балигъ булмаган шулхәтле сабый зыян күрүче дип табылган, аларның 10 проценты туганнары кулыннан зыян күргән

***
Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина фикеренчә, балалар белән бәхетсезлек очракларының күбесендә ата-аналар гаепле. Нәкъ менә аларның балаларын тиешле дәрәҗәдә карамавы, сабыйларын тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәве, нәниләрнең караучысыз булуы фаҗигагә китерә дә инде, ди ул.

Алсу Мөхәммәтова, Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат белән хезмәтәшлек буенча әйдәп баручы киңәшчесе:
- Балалар өчен җаваплылыкны дәүләт җилкәсенә генә салырга ярамый, төп эш әти-әниләр өстендә булырга тиеш. Балалар бакчаларда, мәктәпләрдә булган чакта алар бик зур игътибар һәм сак астында тотылалар. Аларның сәламәт, тук булулары өчен җавап бирәбез. Бакчаларда да балаларга ут белән сак кылану, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәү турында төшендереп кенә торабыз. Әмма әти-әниләрнең тырышлыгы бик кирәк. Күптән түгел генә бер тапшыру карадым. Балалар белән эксперимент уздырдылар анда. Балалар комлыкта уйныйлар, әти-әниләре читтән карап тора. Балалар янына психолог килде дә, берничә минут сөйләшкәннән соң, балалар аның артыннан ияреп киттеләр дә бардылар. Ун баланың берсе генә: «Мин сезнең белән бармыйм, хәзер әнием килә», - дип басып калды.

Марат Фәттиев, Казандагы 4нче кызлар гимназия-интернаты директоры:
- Мәктәп балалар мәктәптә булган чакта аларны саклау нисбәтеннән төрле чаралар күрә. Сак хезмәте дә бар, балалар белән дә­ресләрдә дә, сыйныф­ сәгать­ләрендә дә аңлату эшләре күп алып барыла. Бездә үсмер кызлар укыгач, алар белән бигрәк тә сөйләшүләр күп уздырыла. Төрле саклану чаралары, чит кешеләр белән үзләрен ничек тоту кагыйдәләре аңлатыла. Ә инде башлангыч сыйныф укучыларына килгәндә, алар өчен әти-әниләр күбрәк җаваплы. Баланы өйдән үзен генә чыгарып җибәрү дөрес эш түгел. Ул бит үзен яклый да, берәр нәрсә булса, ярдәм дә күрсәтә алмый.

Гөлнара Абдулхаева, Казанның Авиатөзелеш районындагы 51 нче балалар бакчасы мөдире:
- Балалар бакчада ныклы сак астында. Безнең бакчада электрон йозак системасы, ачкычы әти-әниләргә генә бирелгән, ишектән чит кеше керә алмый. Зур капкалар көне буе ябык, видео­күзәтү системасы урнаштырылган, 6 төркемле бакчабыз­да 8 камера бар. Язмалары бер айга кадәр саклана. Бакчаны 24 сәгать дәвамында ОМОН сак­лый, тревога төймәләре ике катта да бар. Тикшереп караганыбыз бар, сигнал барган очракта, ике минут ярым эчендә килеп җитәләр. Балалар урамга чыкканчы, тәрбия­челәр иң элек алар уйнаячак мәйданнарны бер кат тикшереп чыгалар, тәрбиячеләр белән инструктажлар даими үткәрелеп тора. Балаларны чит кешеләргә бирмибез, кич алыр мөмкинлекләре булмаса, иртән ата-аналар баланы кем алачагын тәрбия­чегә әйтеп, ул кешенең паспорт күчермәсен калдырып китәләр.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, Илсөя ЗӘЙНУЛЛИНА

***
Ул әни булалмады

Әллә нинди чәчләр үрә торырлык хәбәрләргә дә ияләшеп беттек бугай инде. Тегендә юл һәлакәте, монда гаилә трагедиясе - саный китсәң, күп инде алар. Матбугат чараларының да күбесе шундыйрак темаларга аерым игътибар бирә, чөнки газета укучы Казанда утыртылган матур гөлләр турында түгел, кемнеңдер кайгысы турында теләбрәк укый башлады. Өйрәнелде инде. Күңел бик тартмаса да укыйбыз. Ләкин һич кенә дә өйрәнеп, күнегеп булмый торган бер нәрсә бар - ул да булса, балалар, сабыйлар белән булган фаҗига.
Ике яше дә тулмаган Карина Дәүләтова турындагы хәбәрне ишетеп тетрәнмәгән кеше калмагандыр. Бер телеканал төшергән видео­сюжетта Каринаның әнисе бу көнне дә салган булганын яшерми дә. Аңлашылганча, ана кеше кемнәрдер белән Ык буенда «ял иткән», баланың барлыгын белүче дә булмаган.
Иң аянычы шунда, мондый хәлләр дә гадәтигә әйләнеп килә бугай. Көн саен булмаса да, атна саен моңа охшаш хәлләр турында ишетеп, укып, күреп торабыз. Бала ана кеше өчен җирдәге иң кадерле җан иясе булыр­га тиеш тә бит, нишлисең.
Әле күптән түгел генә, бер авылда кич белән урам буйлап көч-хәл белән атлау­чы «ана»ны күреп исем китеп утырган идем. Тиле кеше сыман үзалдына елмаеп, кайдандыр «ял итеп» кайтучы яшь хатынга өч баласы ияргән. Олысына җиде яшьләр тирәсе, кечесенә - яшь ярым чамасыдыр. Абына-сөртенә ана атлый, аның артыннан тезелешеп балалар бара. Татар авылы сөрлегеп китеп җиргә тезләнгән әниләрен торгызырга маташкан балалар күренеше белән берничек тә ярашмый кебек. Ләкин авыл моңа да күнеккән инде. Чөнки андыйлар бүген генә барлыкка килмәгән, андый хатыннар авылда берәү генә дә түгел.
Бер якын танышым эчә торган хатын-кызны күрсә: «И-и-и, хайваннар, ирләр ризыгына үреләләр бит», - дип әйтә иде. Чыннан да эчкән ир гадәти хәл итеп кабул ителсә, эчкән хатын-кыз исә - җирәндергеч күренеш. Ә эчеп йөреп баласын да оныткан ана кеше?!
Суга батып үлгән ике яшьлек сабый. Исән булса, алда нинди тормыш көткән икән аны? Гадәттә, авыррак тормышта, ата-ана назы, игътибар җитми үскән балалар әрсезрәк була. Тормышка чытырдап ябыша, чөнки тамаклары туймаган көннәре күңелләреннән чыкмый. Карина да бәлки чибәр, акыллы, уңышларга ирешүче кыз булып җитешеп, гаилә корып, балалар үстергән булыр иде...
Инде тарихта калган, берүзе эреле-ваклы биш баласын, авыру каенанасын ач-ялангач итмичә карап, шуларга ризык булсын дип басудан курка-курка арыш уган, язын билдән салкын суда йөреп черек бәрәңге җыйган әбиләрне уйлап утырам. Алар да ана, болар да. Аналарның да төрлесе була шул...

Илфак ШИҺАПОВ

***

Биш бала анасы Йолдыз Шәрәпова: «Ярату булмаганга сабыйлар мәңгелеккә китә»

Ел саен июньнең берендә, чәчәкле җәй башланганда бөтен дөнья Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Бу тикмәгә генә түгел, балалар үзләре дә тормышыбыз чәчәкләре бит алар. Дөрес, кайберәүләр 1 июньнең нинди көн икәнен, аның әһәмиятен аңлап та бетермиләр. «Балаларны кемнән якларга кирәк соң, алар болай да якланган бит инде, - диләр. Юк шул, якланмаган.
Әйе, сабыйларыбызга әкияттәге җиде башлы дию пәрие янамый, ләкин нәни саф җаннарны аларның тирә-юнендәге юньсез өлкәннәрдән (гадел булмаган укытучылар, явыз тәрбиячеләр һәм, кызганыч, соңгы вакытта...әти-әниләреннән дә!), җыеп кына әйткәндә, тормышның бөтен пычраклыкларыннан якларга кирәк. Бу бүгенге гаделсезлек белән шыплап тулган дөньяда җиңел түгел. Ләкин шулай да без, өлкәннәр, моны эшләргә тиешбез. Чөнки бер генә сабый да дөньяга үзе теләп, гариза язып килми. Ләкин без еш кына бу хакта белмибез, әллә белергә дә теләмибез, әллә белеп тә онытабыз, әллә белмәмешкә салышып, күз йомабыз.
Кадерен белмәсәң, каберен белерсең диләр бит. Соңгы араларда мәңгелек йортыбыз - зиратларда елдан-ел нәни каберләр саны арта бара. Ул нәни туфрак өемнәре астында кемнәрнеңдер йөрәк парәләре, җан яралары мәңгелек йокыда. «Бала хәсрәте бирмәсен!» - бу безнең халыкның иң изге теләкләренең берсе. Чөнки бала хәсрәте иң авыры, җанны иң әрнеткәне. Башта аны тугыз ай буе төрле җәфаларга түзеп, йөрәгең астында йөртәсең, аннары мең газаплар, әҗәл белән күзгә-күз очрашып, дөньяга китерәсең.
- Безнең тормышыбызда мәхәббәт кимеде, - ди бер педагог психолог танышым. - Безнең бөтен фаҗигаләребез
шуннан башлана. Әти-әниләр - балаларын, балалар ата-аналарын яратмый, хөрмәт итми. Моннан иң күп җәфа күрүчеләр, билгеле инде, балалар.
Без шул әбиләребез әйткән «ата - улны, ана кызны белми торган» заманга килеп җиттек бугай. Югыйсә, бәгырь җимешләребезгә болай ук битараф, игътибарсыз булмас идек. Соңгы хәбәрләрне куркып, тагын ни булды икән инде, дип тыңлыйбыз хәзер. Тегендә самолет төшкән, монда янгын чыккан, олы юлда машина һәлакәте. Күпме җаннар кыелган. Иң аянычлысы, алар арасында әле яши генә башлаган, күпме гөнаһсыз нарасыйларның булуы бәгырьне телә. Өч ел элек «Булгария» фаҗигасендә 28 сабыебызны югалттык. Ә күпме тумый калган сабыйлар әниләренең карынында мәңгелеккә күчтеләр. Ләкин без, бүген, нишләптер, гыйбрәт тә, сабак та ала белми торган бер мәгънәсез кавемгә әйләнеп барабыз бугай. Йөрәкләребез урынында да кайгыр­та да, ярата да, борчыла да белми торган йодрык кадәрле ит кисәге генә бугай хәзер. Күзләребез дә сөеп карарга сәләтле түгел, ә аракы сөреме яисә акча ялтыравы белән генә капланган бугай. Шуңа күрә дә сабыйларыбыз бездән китеп торадыр да. Безнең битарафлыгыбызга, яратуыбыз җитмәүгә түзә алмыйча, мәңгелеккә...
Әле кыш көне генә өе белән музыка мәктәбе арасында югалган ун яшьлек Чаллы кызын эзләдек. Инде менә Мөслим районындагы фаҗига күпләрне тетрәндергәндер. Ике яшьлек сабыен яр буенда утыртып, су керергә төшеп киткән хәс­рәт-ана сабыеның елау тавышы төшләренә кереп, акылдан язмасмы икән? Юктыр, чөнки акылдан язар өчен дә башта ул акылның булуы кирәк бит әле. Ә акыллы әни нәни баланы су буенда берүзен калдырмый. Төркиягә ял итәргә барып, алты яшьлек улының гомерен массажга алмаштырган ханымга ни дисең тагын?!
Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә, Казанда терелүгә өметләре өзелгән, онкология чиреннән җәфаланучы балалар өчен хоспис та (аны икенче төрле фәрештәләр йорты дип тә атыйлар) 1 июнь көнне ачылды. Ләкин бу бер дә мактана, шатлана торган вакыйга түгел, күз яшьләре аша елмаерга тырышу гына.
Уеннан уймак чыккан Украинада, өлкәннәр тәхет, дан һәм байлык бүлешкәнгә иң яклаучысыз төркем балалар гомерләре белән түли. Славянск шәһәрен бомбага тотканда, утыз ярчык тиеп үлгән ун айлык сабый турында ишеткәч, җаны булган һәркемнең йөрәге кысылып куйгандыр. Ул сабыйда аның хәтле ядрәне сыйдырырлык баш та юк бит әле, ике кушуч кадәр генә. Боларны ишеткәч, күргәч, бөтен дөньяны яңгыратып: «Туктагыз, кешеләр, сез нишлисез? Киләчәксез каласыз бит!» - дип кычкырасы килә. Ләкин туплар тавышланганда андый җан авазын кем ишетер икән?! Аны ишетер өчен тупларның туктавы кирәк шул.
Мондый кайгылы хәлләр турында ишеткәч, үзебезнең әбиләребезне искә алам мин. Алар ирләрен сугышка озатканда итәк тулы берсеннән-берсе кечкенә балалар белән калганнар. Ләкин үзләре бик күп авыр­лыклар күрсәләр, ач-ялангач булсалар да, һәрберсенең гомере өчен кыя таштай нык торганнар. «Бармакның кайсын гына тешләсәң дә, бер төсле авыр­та», - дигәннәр алар һәм бик хаклы булганнар. Ирләре яу кырында батырлык күрсәтсә, алар тылда Ана батыр­лыгы күрсәткән. Шуңа күрә җиңгәнбез дә инде без. Күп кенә җирләрдә солдатлар белән янәшәдә Аналар батырлыгына да һәйкәл куелган.
Ничә тапкыр игътибар иткәнем бар, бала югалту кебек ачы хәсрәт кичергәннәр бу фаҗигадә бөтен тирә-юньне гаеплиләр, тик үзләрен генә түгел. Кемдер карарга тиеш булган, кемгәдер ышанып калдырган... Юк инде, әти-әниләр (бигрәк тә әниләр!), төп гаеп сезнең үзегездә. Чөнки сез бит аның дөньяга кирәклеген тоеп, аңа яңа тормыш биргәнсез. Ә тормышына куркыныч янаганда нигә янында булмадыгыз? Нигә аны кеп-кечкенә явыз үлемгә бирдегез?
Исегезгә төшерегез әле, нәни балалар куркыныч килгәндә (юл аша чык­канда, эт очраганда, исерекләр күргәндә) әниләренең яки башка үзләре өчен кадерле кешеләрнең кулларына ябыша. Һәрхәлдә, минекеләр генә искәрмә түгелдер. Алар бу чакта кулларын гына түгел, дөп-дөп типкән йөрәкләрен дә (гомерләрен дә дип укыгыз) без өлкәннәргә тапшыралар.
Балаларны 1 июньдә генә түгел, һәркөнне яклыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: