Шәһри Казан

Җәйге кампус ачыла

18-25 июль көннәрендә «Казан» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Президент академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлекләр территориясе» дип аталган II Халыкара белем бирү форумы узачак. Гариза юллаган 5000нән артык студентның 300енә генә чарада катнашу насыйп булачак.

Реклама

Кампусның максаты - нәтиҗәле идарә итүче команда туплау, иҗтимагый-дәүләт системасын камилләштерү буенча проектлар әзерләү һәм аларны яклау, сәләтле студентларга үсәргә мөмкинлек бирү. 300 катнашучы өч факультетка бүленәчәк. Алар: дәүләт идарәсе һәм үсеше, бизнес һәм эшмәкәрлек, иҗтимагый һәм социаль проектлар. Факультетларда эш ачык лекцияләр, сессияләр, эшлекле уеннар, чемпионат һәм симуляторлар рәвешендә узачак. Күзәтү советында РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, «АКИГ» Компанияләр төркеме рәисе Виктор Толмачев һәм Coca-Cola компаниясенең Россия, Украина һәм Беларусь бүлекчәләре президенты Зоран Вучинич булыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: