Шәһри Казан

Җылылык өчен яңадан түлиячәкбез

Гыйнвар ае өчен коммуналь хезмәтләр түләү кәгазендәге саннар халыкның күзен маңгаена менгерде. Бәяләрнең, аеруча җылылык өчен түләү хакының нык артуы күпчелекне аптырашта калдырды. Бәя артуның сәбәбен Татарстанның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов кышның салкынрак, ягулык сезонының 18 көнгә озынрак булуы, шулай ук халыкның җылылыкны нормадан күбрәк куллануы...

Гыйнвар ае өчен коммуналь хезмәтләр түләү кәгазендәге саннар халыкның күзен маңгаена менгерде. Бәяләрнең, аеруча җылылык өчен түләү хакының нык артуы күпчелекне аптырашта калдырды.

Бәя артуның сәбәбен Татарстанның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов кышның салкынрак, ягулык сезонының 18 көнгә озынрак булуы, шулай ук халыкның җылылыкны нормадан күбрәк куллануы белән аңлатты. Мәсәлән, норматив буенча фатир 18-20 градуска кадәр генә җылытылырга тиеш. Халык сорагач, идарәче компанияләр җылылык килүне көчәйткәннәр, шунлыктан түләү хакы да арткан. Шул рәвешле, яңадан исәпләп чыгарганнан соң, халыкның йортларны җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга 326 миллион сум акча түлисе бар икәнлеге ачыкланган. Бу түләү 3271 йортка кагылачак, ул барлык йортларның 64 проценты дигән сүз. Халыкка түләве җайлы булсын өчен идарәче компанияләр ул сумманы берничә айга бүлеп түләтәләр. 1,5 мең йортта яшәүчеләрнең исә бурычлары юк, ә менә 314 йортта яшәүчеләр җылылык өчен тиешледән артык түләгән булган, шуңа күрә, яңадан хисап ясаганнан соң, аларга акчаларын кире кайтарачаклар икән. Кире кайтарып бирелә торган сумма - 43, 5 миллион сум тәшкил итә.

- Тарифларның үзгәрүе бездә ел саен 1 июльдән башлана. Ел башыннан тарифлар үзгәрмәде, узган елгыча калды. Түләү, тарифлардан кала, норматив яисә куллану факты, ягъни йортның хисап приборлары буенча да формалаша, - диде Алексей Фролов.

Искәртеп үтәбез, фатир исап-хисабын һәм башка түләүләрне бүген интернет аша Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн рәвештә башкарып була. Бу бик җайлы ысул, аның өчен каядыр барырга, зур чират торырга кирәкми. Моннан кала, күпчелек онлайн түләүләргә комиссия алынмый.

Реклама

Фото baikal-media.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: