Шәһри Казан

Җыр аларга саф һавадай кирәк

Инде хәбәр итүебезчә, ноябрьдә Казанда Рөстәм Бикмуллин исемендәге XII Республикакүләм җыр һәм шигърият фестивале узды. Чарада 200гә якын егет һәм кыз җиде номинациядә көч сынашты. Алар арасыннан «Иң яхшы коллектив» исеменә Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары Алия Фәйзуллина белән Лимира Шәкүрова лаек дип табылды. Җырчы кызлар белән очрашып, зур...

- Кызлар, сезне җиңүегез белән тәбриклим. Шундый уңышка ирешербез дип уйлаган идегезме?
Лимира: - Моңарчы беренче урыннар алганыбыз булса да, «Бика-Фест»та да беренчелекне яуларбыз дип уйламаган идек. Коллективлар күп, минемчә, берсенә дә «4»ле куярлык түгел иде. Бу фестивальдә катнашып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык.
- Конкурста иң авыры нәрсә булды?
Алия: - Мин фестивальдә инде өченче ел катнашам, ә Лимира беренче тапкыр чыгыш ясады. Быелгы бәйгедә, башка еллардагыга караганда, катнашучылар күбрәк иде. Берсеннән-берсе яхшырак чыгышларга бәя бирү җиңел булмагандыр. Римма Ибраһимова, Риф Гатауллин, Ләйсән Әсхәтова, Илназ Сафиуллин, Илгиз Шәйхразиев, Раяз Фасыйхов, Гөлназ Батталова, Алмаз Сәмигуллин составындагы жюри бу эшкә бик җаваплы карады.
- «Бика-Фест»та нинди атмосфера хөкем сөрде?
Алия: - «Бика-Фест»ны атмосферасы өчен яратам да инде. Бу фестивальне «Сәләт»нең моңлы дуслары җыены» дип тә атап була. «Бика-Фест» миңа Татарстанның төрле районнарыннан бик күп дуслар бүләк итте.
- Җырдан башка яши алыр идегезме?
Лимира: - Җыр ул - үзе бер планета. Тормышымны җырдан башка күз алдыма китерә дә алмыйм. Җыр мине дәвалый, алга барырга көч-куәт өсти, киңәш бирә. Күңелемдә нинди генә уй булмасын, мин һәрвакыт җыр тыңлыйм.
- Кызлар, сез бөтенләй башка өлкә буенча белем аласыз. Шул ук вакытта җырларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яуларга да өлгерәсез...
Алия: - Мин КФУның Идарә һәм территориаль үсеш институтында IV курста укыйм. Бу белгечлек шул ягы белән кызыктырды - әлеге эшне иҗат белән берлектә алып барырга була. Институтыбызда хор оештырдык, хәзерге вакытта шул проект белән шөгыльләнәм. Республика күләмендәге «Ел студенты-2013» бәйгесенә дә портфолио әзерләп тапшырдым әле, хәзер нәтиҗәләрне көтәм. Тырышсаң, вакытны җиткереп була.
Лимира: - Вакытны җиткерү дигәндә, иң мөһиме - теләк һәм тырышлык. Алар бер-берсен тулыландырып баралар.
- Киләчәк һәрчак яңалык алып килә. Алдагы планнарыгыз нинди?
Икесе бергә: - Киләчәккә планнар күп, тик без бүгенге көн белән яшәргә тырышабыз. Без юлыбызда очраган һәр кешегә рәхмәтле. Кеше бәхет эзли, ә бәхет бит аяк астыңда: якыннарыңның исән-сау булуы, яраткан уку йортында белем алу, чын дуслар... Аллаһы Тәгалә биргән һәр мизгелдә бәхет тоябыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: