Шәһри Казан

Җырлап яшәргә кирәк (ВИДЕО)

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ­диләрме әле? Газета укучыбыз Рәис Гобәйдуллинның да ­кулыннан килмәгән эше юк: тегә дә, чигә дә, гармунда да уйный, көйләр, шигырьләр дә яза, агачка уеп, төрле су­рәтләр төшерә. 75 яшендә булуына карамастан, гөлләр үстерә, спорт белән шөгыльләнә, китаплар бастыра.

Бу гаҗәеп кеше белән «Мәңге яшисе килә» клубында танышкан идем.
- Нәселебез белән гармунчылар. Әти, башкалардан качып, мунчада гармун суза торган булган. Мин дә абыйларым кебек, биш яшемдә үзлектән тальянда уйнарга өйрәндем, - дип искә ала балачак елларын Рәис абый.
Белеме буенча ул - укытучы. Казан мәктәбендә 42 ел укыткан. Укучылары аны әле дә хөрмәт белән, яратып искә алалар. Тулай торакта шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр белән тәрбия эшләре дә алып барган. Анда туплаган тәҗрибә укучыларны, үз балаларымны намуслы, тырыш итеп тәрбияләргә ярдәм итте, ди.
- Элек һәр тулай торакта тәрбиячеләр бар иде. Мин шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр тулай торагына билгеләндем. Гаҗәп тоелса да, эшемне яратып башкардым. Хөкем ителгәннәр белән 15 ел дәвамында ниләр генә эшләмәдек: спорт белән дә шө­гыльләндек, концертлар да куйдык, агачтан төрле сыннар, кул эшләнмәләре ясарга да өйрәндек, - ди Рәис абый.
Тырыш хезмәте өчен Эчке эш­ләр министрлыгыннан грамота белән дә бүләклиләр.
Хатыны Мәрьям апа белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Биш онык­лары бар. Тик хатыны гына яшьли китеп барган.
«Мәңге яшисе килә» клубы - күпләр өчен юаныч. Рәис абый да биредә оештырылган чараларда катнашып, тормыш мәшәкатьләрен онытып тора. Флера апа белән дә шунда танышкан. Күптән түгел, картаймыш көндә бер беребезгә терәк булырбыз, дип, ике ялгыз йөрәк язмышларын уртак итәргә булганнар, никах укытканнар. Олыгайган көндә янәшәңдә киңәшер, серләшер, авыр чакта ярдәм итәр кешең булу бәхеттер ул.
Бүген Рәис Гобәйдуллинның 100дән артык җыры бар. Алар өч китапта тупланган. Соңгы басмасы әле яңа гына табадан төшкән. Җырларның күбесе «Мәңге яшисе килә» клубы оештырган концертларда яңгырый. Ә менә эстрада җырчылары арасында аларны башкаручылар сирәк.
- Ничек инде минем җырны җырлагыз дияргә була? Кеше үзе килеп сораса бер хәл, бушлай да бирер идем, мин җырларны акча эшләр өчен язмыйм, - ди автор.
Сүзләрен үзе дә яза, шагыйрьләр Вазыйх Фатыйхов, Фәүзия Солтан, башкалар белән дә эшли. Көйләр язарга үзлектән өйрәнгән. Танылган композитор Әнвәр Бакировтан махсус дәресләр алган, ноталарны үзләштергән.
Ул җырларын башкарган арада мин тыңлый-тыңлый кул эшләнмәләрен карадым. Менә хатыны белән икесе өчен махсус пардан теккән пәлтәләре, апасына атап тегелгән күлмәк. Мутон, кайры туннарга кадәр тегә торган булган укучыбыз. Стенада чалыштырып чиккән картиналары. Бер сурәтне чигәргә ярты еллап вакыт китә икән.
Рәис абый көн саен гимнастика ясый, кышын чаңгыда йөри. Җәен бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Балкон тулы гөлләр.
- Мин беркайчан да кешедән сорамадым. Булдыра алганча, бөтен нәрсәне үз кулларым белән эшләргә тырыштым. Бу тормыш­та һәркем үз тормышын үзе тө­зи. Үз кәефеңне үзең күтәрергә ки­рәк. Җырлап яшәгез, җырлау сәламәт булу өчен дә кирәк, - дип киңәшләрен бирде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: