Шәһри Казан

Ышаныч күрсәтелде, хәзер бурычларны үтисе калды

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатларын сайлау булды.

Дүшәмбе көнне журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов:

- Сайлаулар уңышлы узды, республикада 80 проценттан артык халык тавыш бирде. Беренчел нәтиҗәләр буенча «Бердәм Россия» - 84,3, ә КПРФ 5,5 процент тавыш җыйды. Бермандатлылардан «Бердәм Россия»дән 36 кеше, 13 үз-үзен күрсәтүче һәм ЛДПРдан бер кеше депутатлыкка узды, - дип, сайлауларда активлык күрсәткәннәре өчен татарстанлыларга рәхмәт белдерде.

Реклама

Сайлау узган көнне Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы 214 нче участокта да җанлылык хөкем сөрде.

- Гадәттәгечә, тавыш бирергә беренчеләрдән булып өлкәннәр килә башлады, - диде комиссия рәисе Андрей Бикбов. - Шәһәр халкы көннең икенче яртысында активлаша, ләкин бу юлы иртән үк 130 кеше исемлеккә теркәлде. Быел участогыбызга 60 яшь сайлаучыны көтәбез. Үз гомерләрендә тәүге мәртәбә сайлауда катнашучыларга Татарстан Республикасы Конституциясе китабы һәм паспорт тышлыгы бүләк итәбез. Төрле сәбәпләр аркасында участокка килә алмаучы кешеләрнең фатирларына комиссия әгъзалары үзләре бара. Сайлаулар тыныч уза, шикаятьләр юк.

Мэр Илсур Метшин:

- Казанда сайлаучыларның 67 проценты, ягъни 613 мең кеше тавыш бирде. Башкалада «Бердәм Россия» - 74,09, «Справедливая Россия» - 8,7, КПРФ 7,7 процент тавыш җыйды. Шәһәр хуҗалыгы предприятиеләреннән алты кеше Дәүләт Советына депутат булып сайланды. Ышаныч күрсәтелде, хәзер инде халык җыеннарында йөкләнгән наказларны үтәргә бурычлыбыз. Казанда сайлаулар бәйрәм рухында узды, тырышып эшләгәннәре өчен сайлау комиссияләренә, активлыклары өчен казанлыларга рәхмәт! - диде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: