Шәһри Казан

Ышту син, дин турында ярамый...

«Син, энем, чеметкәлисең», - ди берәү, язмаларым кергән газеталарны укып карагач. Бик чеметмәс идем дә, туры килә бит. Тик утырасы иде «Ленин бабайның сүзләре Кояштан да яктырак» дигән девиз астында язып. Әмма заманы башка шул. Икенчесе, әнә: «Сез бит дәүләт газетасы, гел мактап кына язасыз, шуңа халык язылмыйдыр», - ди....

Реклама

Абунә белән кайнаган чорда шулай бер районның мәдәният йортына барып кердем. Ниндидер очрашу булырга тиеш икән, тирә-күрше районнардан да кунаклар бар диләр. Реклама ясау өчен мондый җайлы моментны табып булмый, шул хакта сөйләшү өчен киттем берәр «зуррак» кеше эзләп. Бик тыгыз вакыты да булгандыр бәлки, минем сөйләгәннәремне тыңлап та бетермичә: «Мероприятие под вашей эгидой узмый, никакой рекламы, никаких газет», - дип, бер «зур» апа авызны ябарга маташты. Ләкин авыз зуррак шул, тиз генә җыеп алышлы түгел. Яшь вакытта әллә нинди матур кызлар «авызың зур» дип ташлап киткәннәр иде. Тагын сөйлим теге «зур» апага. Газетаны тоттырдым, фотога да төшерәм, сезнең хакта да язармын, дим. «Нәрсә дип язмакчы буласыз?» - ди теге. Татарча да белә икән! Ләкин аңарда туган телен белүдән горурлану да, шатлану да юк, «бу зур авызлы бәйләнчек гәҗитче берәр нәрсә язып чыкмасын», - дигән уйдан гына ачылып китте бугай татарлыгы. «Дин турында бармы монда?» - ди. «Бар», - дим. «Ярамый, ышту сез?!» - муенына өч алтын чылбыр аскан әлеге ханымның күзләре элеккеге биш тиен хәтле була язды...
«Даа, брат», - диләр безнең мишәрләр. Көтеп-көтеп тә коммунизм таңы атмагач, демократия җилләре исеп тә тормыш рәтләнмәгәч, халыкның күпмедер өлеше Хак Тәгалә юлында җанына тынычлык эзләгәндә, әлеге ханым муенына асарга алтын чылбыр сайлагандыр, мөгаен. Үзенең асылына кайту өчен бер-ике адым гына ясаса да, ул чылбырларның очлары төшеп төртелгән җирләрне минем гөнаһлы күзләрем күрмәс иде, әлбәттә. Ышту сез?! Алтын чылбыр очындагы айны нигә күрсәтмәскә соң әле?! Ата-бабалары мөселман булган ич аның, шулай булгач ул да үзен мөселман дип саный. Муеныма кызыл галстук бәйләп, минем дә коммунизм төзүгә өлеш кертәм дип канатланып йөргән чаклар бар иде барын...
«Мероприятие под нашей эгидой» узмаса да, газетаны тараттым халыкка. Әле җитмәде дә. Кем белгән бит, берничәсен теге алтын айлы ханымга тоттырмаган да булыр идем, кызыксынган кешегә генә бирәсе булган. Хәер, укып карасын, файдасы булыр, бәлки. Кеше арасында татарлыгыңны күпме генә яшерсәң дә, үз-үзеңнән качып булмый бит. Әлеге ханым да берәр заман үз кыйбласын исенә төшерер. Өметсез шайтан гына була, ә бу ханым бөтенләй үк шайтанга охшап бетмәгән әле, бәлки «Шәһри Казан»ны укып өлгерер...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: