Шәһри Казан

Йөк машинасы хуҗалары юл фондына акча түләячәк

15 апрельдән башлап бер айга зур йөк машиналарының хәрәкәтенә чикләү кертелә. Яз көне юлларның җимерелү куркынычы артуын күздә тотып, әлеге чара ел саен башкарыла. Шулай да ул безнең илдә матур гадәт булып китә алмый, йөк ташучылар арасында ризасызлык тудыра. Йөк ташучылар хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать иткәннәр әнә....

Реклама

15 апрельдән башлап бер айга зур йөк машиналарының хәрәкәтенә чикләү кертелә. Яз көне юлларның җимерелү куркынычы артуын күздә тотып, әлеге чара ел саен башкарыла. Шулай да ул безнең илдә матур гадәт булып китә алмый, йөк ташучылар арасында ризасызлык тудыра. Йөк ташучылар хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать иткәннәр әнә. Алар фикеренчә, вакытлыча чикләүләр кертү бизнеска зур зыян сала, өстәмә чыгымнарга китерә. Ә белгечләр исәпләвенчә, бу чыгымнарны юлларны төзекләндерүгә киткәне белән янәшә куеп та булмый. Республика карамагындагы бер чакрым юлны төзекләндерү өчен 9-11 миллион сум акча кирәк. Ә федераль юлларның бер чакрымын рәткә китерү тагын да кыйммәтрәк - якынча 20 миллионга төшә. Авыр йөк машиналарының 30-35 проценты өчен тиешеннән артык йөк ташу гадәти күренеш. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов сүзләренә караганда, бер машина күчәренә 7 тонна авырлык туры килергә тиеш, ә ул бездә 17-18 тоннага хәтле җитә.
Әйе, йөк ташу кемнәр өчендер бизнесның бер тармагы, ләкин юл барыбыз өчен дә уртак. Юлларда эссе җәйнең истәлеге булып калган ерганакларны гына алыйк, уңайсызлыгы җиңел машиналарда йөрүчеләр өчен күбрәк тә булгандыр әле. Күпләр юллар яхшы итеп салынмый, шуңа күрә тузалар, таушалалар, дип исәпли. Ә юлларны сакларга кирәк, дигәндә, каршылыклы фикерләр туа. Гел мактап телгә алына торган чит илләрдә дә юлларны нык саклыйлар. «Мондый чикләүләр Европа илләрендә дә, АКШта, Канадада да бар, - диде ТР Министрлар Кабинетында булган брифингта ясаган чыгышында ФКУ «Идел Нократ» юллар идарәсе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин.
- Анда ул тагын да катгыйрак куелган. Без, Россиядә тулы авырлык 40 тонна һәм бер күчәргә 10 тонна рөхсәт ителә, дибез. Ә Америкада тулы авырлык 36 тонна булу рөхсәт ителә, күчәрләргә төшкән авырлык 7 тонна булырга тиеш. Швейцариядә бер тонна артык йөк өчен 1000 евро штраф түлиләр, ә бездә ул 2000 сум».
Киләчәктә бездә дә законнар катгыйрак булыр дип көтелә. Дәүләт Думасында яңа закон проекты әзерләнә, ул кабул ителсә, гомуми авырлыгы 13 тоннадан артык булган йөк машинасы хуҗалары юл фондына акча түләргә мәҗбүр булачак. Әлеге документ киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә мөмкин.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: