Шәһри Казан

Йомшармагыз: кисәтү артыннан штраф та башлана

Тирә-юнь мохиткә зыян салган кече һәм урта предприятиеләргә беренче мәртәбә кисәтү генә ясала. "Бу теләктәшлек бер мәртәбә генә күрсәтелә. Кече һәм урта предприятиеләр җаваплылыкларын киметмәсеннәр, кисәтү артыннан икенче очракта аның штрафы да килеп җитәчәк", - дип кисәтте министр Александр Шадриков.

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Шушы дата уңаеннан, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференцияләре сериясе старт алды.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов үзенең кереш сүзендә әйткәнчә, Татарстанда ришвәтчелеккә каршы чаралар махсус программа нигезләрендә гамәлгә ашырыла. Республикада ришвәтчелеккә каршы закон кабул ителгән.
Табигый казылмалар да кайбер кешеләрне кызыктырып, закон бозуларга һәм ришвәтчелек гамәлләренә этәрә.

- Быелның 3 кварталында табигатьне саклау турындагы кануннарны үтәмәүнең 4 меңнән артык очрагы ачыкланды, гаеплеләргә 54 миллион сумнан күбрәк штраф салынды. 4 предприятиенең эшчәнлеге вакытлыча туктатылды. Тирә-юнь мохиткә зыян китерелгәне өчен хокук саклау органнары белән берлектә 16 җинаять эше кузгатылды,-диде республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков.

Реклама

Авыл хуҗалыгы җирләрендә казылмалар чыгаруда, шулай ук авыл хуҗалыгы җирләренең категориясен үзгәртүдә закон бозулар теркәлә. 

- Үз белдегеңдә авыл хуҗалыгы җирләрендә ком яки таш чыгара башларга ярамый. Законсыз оештырылган карьерлар өчен 3 елда 23 җинаять эше кузгатылды. Нәтиҗәсе бар, быел 2 җинаять эше генә кузгатылды. Авылларда юл төзелешләрендә җирле казылмалардан файдаланырга мөмкин, ләкин, эшне документлаштырып башкару һәм соңыннан карьерны томалау зарур,-диде министр Александр Шадриков.

Сулыкларда һәм сулыклар буйларында закон рөхсәт бирмәгән эшләр башкарырга ярамый. Законнарны бозучыларга 4 миллион сумнан артык штраф түләттерелгән. Экология министрлыгы каршында җәмәгать инспекторлары институты оештырылган, хәзер ул 82 җәмәгать инспекторын берләштерә. Алар 800 административ беркетмә тутырырга ярдәм иткән.

Табигый казылмалар чыгаруга рөхсәт лицензиясен яшертен генә икенче юридик затка күчерү, карьер өлешен сату, бүләк рәвешендә бирү рөхсәт ителми. Россия Федерациясенең “Казылма байлыклар турында” (“О недрах”) законы белән тыела мондый гамәлләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: