Шәһри Казан

Юл һәлакәтләренең сәбәпчесе – корвалол?

Хәзерге заманда дару эчмичә калган көнебез бик сирәк. Баш авыртса - цитрамонга, йөрәк чәнчи башласа яки йоклап булмаса, корвалолга ябышабыз. Күнеккән инде әлеге даруларга, ә бит аларның кайберләре кеше тормышы өчен бик куркыныч булырга да мөмкин.

Күптән түгел Ярославльдә булган авиаһәлакәт барыбызны да тетрәндерде: бер мизгел эчендә күпме кешенең гомере өзелде. Тикшерү комиссиясе ясаган нәтиҗәләр исә медицина хезмәткәрләрен тагын бер тапкыр шок хәлендә калырга мәҗбүр итте. Самолетның пилоты фенабарбитал исемле йоклата торган һәм көзән җыеруга каршы дару кулланган булган. Белгечләр әйтүенчә, фенабарбитал баш миенең эшчәнлеген тоткарлый, бу даруны эчкәннән соң, кешенең хәрәкәтләре әкренәя, игътибарсызлыгы көчәя, ул гади генә ситуациядә дә югалып калырга мөмкин. Баксаң, бу препаратны машина, автобус һ.б. транспорт чараларын йөртүчеләргә бөтенләй дә кулланырга ярамый икән. Фенабарбиталны, гадәттә, психик һәм нерв системасы белән бәйле авыруларны, эпилепсияне һ.б.ны дәвалаганда кулланалар. Әлеге препарат рецепт белән генә сатыла. Табиблар әйтүе буенча, фенабарбитал организмда 2-4 көнгә кадәр тоткарланырга мөмкин. Иң куркынычы шул - әлеге препарат корвалол һәм валокордин составында да бар икән. Ә бу даруларны көненә күпме кеше эчә бит?! Юл һәлакәтләренең дә күбесе, машина йөртүчеләрнең тиз генә тиешле чараларны күрергә соңга калуы аркасында һәм шушы препаратның тәэсире нәтиҗәсендә килеп чыга, ди белгечләр. Як-42нең пилоты фенабарбиталның үзен кулланмаса да, бәлки корвалол эчкән булгандыр, дигән фикернең дә хак булуы мөмкин. Шуңа күрә машина йөртүчеләр корвалол һәм валокордин кебек даруларны эчкәндә аеруча сак булсыннар иде, бу вакытта руль артына утырмавың хәерле.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: