Шәһри Казан

Юрист Руслан Сабирҗанов: «Кешенең кереме, милке, түләү мөмкинлеге юк икән, аңа банкротлыкка чыгу әллә ни авыр булмаячак»

Беркөнне редакциябезгә газета укучыбыз Нурислам Морадимов килеп керде. «Фәлән банкка 70 мең сум акча салган идем, банк акчаны кире кайтармады, банкротлыкка чыккан икән. Хәзер менә берничә ай торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә түләргә акчам юк, бөтен өмет шул «кара» көнгә дип салынган акчада иде. Банк гади халыкка акча кайтарудан качып котылды,...

2015 елның 1 октябреннән гамәлгә кергән Россиядә физик затларны банкротлаштыру турындагы федераль закон күпләрне кызыксындыра. Кредит тарихлары бюросы җиткергән мәгълүматлар буенча, былтыр Россиядә банкротлыкка чыгарга мөмкин булган кешеләр саны 400-500 мең дип исәпләнсә дә, закон тулы көченә эшләп китә алмый әле. Әлеге канун хакында тулырак аңлатуны сорап, 12 ел эш тәҗрибәсе булган юрист Руслан Сабирҗановка мөрәҗәгать иттек. Законның популярлашып китә алмавы эшнең артык катлаулы һәм чыгымлы булуына бәйле, ди юрист. Җитмәсә, канун җиренә җиткерелеп, ахыргача эшләнеп бетмәгән.

- Россиядә физик затларны банкротлаштыру турындагы федераль закон проекты сигез елдан артык әзерләнде. Ниһаять, 2015 елның октябреннән гамәлгә керде. Тәҗрибәле юрист буларак шуны әйтә алам: әлегә закон чиле-пешле, шактый төзәтмәләр кертәсе, эшләп бетерәсе урыннары күп. Алга таба шулай булачак та. Закон берничә тапкыр үзгәреш кичерер, дип ышандырып әйтә алам. Ә хәзергә нәрсә бар, шуны файдалана белергә кирәк, - ди Руслан Сабирҗанов.

- Банкротлыкка чыгу өчен нинди шартлар кирәк?

- Иң башта шуны искәртеп үтим. Банкротлыкка чыгу турында гаризаны бурычлы кеше дә, бурычны таләп итүче як та бирергә хокуклы. Бу банк, кредитор, идарә итү компаниясе, бурычка акча биреп торган гади кеше дә була ала. Чөнки банкротлыкка чыгу ике як өчен дә отышлы булырга мөмкин. Банкротлыкка чыгу өчен ике шарт кирәк: кешенең бурычы ( төп сумма һәм процентлар) 500 мең сумнан артыг­рак булуы һәм бурычлы ул акчаларны 3 ай дәвамында түләмәгән, яки түли алмаячагын аңлаган булуы мөһим.

- Банкротлыкка чыгу процессы ничек бара? Моның өчен адвокатлар кирәкме?

- Кешене банкрот дип тану белән Арбитраж судлар шөгыльләнә. Бу очракта төп эшне финанслар белән идарә итүчеләр башкара. Бу хезмәткәрләрне кешегә йә суд билгели, йә үзеңә махсус оешмалар аша табарга була. Белгечкә хезмәте өчен 10 мең сум түләргә туры киләчәк. Шулай ук банкротлыкка чыкканда, 6 мең сум дәүләт пошлинасы түләү дә мәҗбүри. Ни хикмәт, сумма юридик затлар өчен дә, физик затлар өчен дә бер үк.


Банкротлыкка чыгу процессы берничә этапта бара. Иң башта реструктуризация үткәрәләр. Гади итеп әйткәндә, банк яки кредитор кешегә үз шартларын тәкъдим итә. Йә ул процентларсыз төп бурычны гына түләргә калдыра, йә кредит түләү вакытын берничә елга озайтырга карар кыла. Халык шуны да аңласын иде: берничә елга кредит срогын арттыру - процентлар да меңнәрчә тапкыр­га күбәя дигән сүз. Әгәр дә бурычлы шушы шартларга да ризалашмаса, икенче этап карала. Монысында кешенең милке тикшерелә. Әгәр җире, башка милеге бар икән, ул сатыла һәм бурычны кайтаруга тотыла. Кешегә бары торагын гына сатарга мәҗбүр итә алмыйлар, шулай ук туганнарының, балаларының милкенә дә кагылырга хаклары юк. Ә менә тормыш иптәше һәм мирасчыларның өлешен сата алалар. Кешенең милеге дә юк икән, «мировое соглашение» тәкъдим итәләр. Монда ике як та үз таләпләрен куя, аларны да үтәү мөмкин түгел, уртак фикергә килеп булмаган очракта, кеше банкрот дип игълан ителә.

- Аңлашылганча, банкротлыкка чыгу бик җайлы ук түгел икән, җитмәсә, чыгымнары да шактый. Болай да кредитын түли алмаган кеше суд процессы өчен акчаны каян алсын?

Реклама

- Ярлы, акчасыз кешеләр генә банкротлыкка чыга дип ялгышмагыз. Кеше ун банктан кредит алып, берсен түләп бара ала, ә калган тугызын юк икән, бу очракта да банкротлыкка чыга ала. Ә менә чынлап та чарасы булмаган кешеләргә банкротлыкка чыгу иң кулай ысул түгел. Иң яхшысы - оешманың, әйтик, коммуналь хезмәтләргә түли алмый икән, идарә итү компаниясенең аны судка биргәнен көтәргә кирәк. Ул чакта чыгымнарны теге як күтәрәчәк. Ә кешенең чынлап та кереме, милке, түләү мөмкинлеге юк икән, аңа банкротлыкка чыгуы әллә ни авыр булмаячак.

- Банкрот кеше - ул кем?

- Банкротлыкка чыккан кеше өч ел җитәкче вазифасын башкара алмый, чит илгә чыгу мөмкинлеге юк, биш ел дәвамында банкны банкротлыгы турында кисәтмичә, кредит ала алмый. Уңай ягы - банкрот дип танылган кешенең барлык бурычлары да чигерелә. Ул түләргә тиеш булмый.

- Әлеге процесс шактый вакытны ала, хөкем карар чыгарганчы берничә ай узарга мөмкин, дисез. Ике көн эчендә банкротлыкка чыгарга ярдәм итәбез дип реклама бирүчеләр дә бар бит.

- Хәзер шарлатан, ялганчы юристлар күбәеп китте. Банкротлыкка ике көндә чыгу мөмкин түгел. Үзегез уйлап карагыз - гариза тапшыру процессы гына биш көнгә исәпләнгән. Шуңа да беркатлы, тиз ышанучан булмаска кирәк. Бу эш процессында күп нәрсә нәкъ менә тәҗрибәле юрист ярдәменнән тора.

Редакциядән

Руслан Сабирҗановмукучыларыбызның гражданлык хокукларына, гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына бушлай җавап бирергә әзер. Юристка сорауларыгызны редакциябезгә юллый аласыз.

Физик затларны банкротлаштыру турындагы закон гамәлгә кергәч тә, беренчеләрдән булып, үзен банкрот дип тануны сорап, җырчы Алсуның әтисе Ралиф Сафин һәм аның ике улы - Марат белән Руслан Сафиннар - Арбитраж судка гариза тапшырганнар. Татарстанда исә банкротлык­ка чыга ала торган 14 мең кеше бар дип исәпләнә. Бу күрсәткечләр буенча, безнең республика - Россиядә тугызынчы урында.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: