Шәһри Казан

Юрий Камалтынов: «Үз өстебезгә нинди җаваплылык алганыбызны беләбез»

2016 елның 22 маенда "Бердәм Россия" партиясе бөтен ил буенча алдан тавыш бирү (икенче төрле праймериз дип атыйлар) үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш сайлавына кандидатлар тәкъдим ителәчәк. Быелдан яңа кагыйдәләр кертелде, сайлаудагы булачак кандидатларга да таләпләр үзгәрде. Болар хакында кичә журналистларга төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов...

- Быелгы алдан тавыш бирү башкаларыннан нык аерыла. Элек кандидат өчен "Бердәм Россия" әгъзалары гына тавыш бирергә хокуклы булса, хәзер һәркем катнаша ала. Партия беренче тапкыр шулкадәр күп кешене иң лаеклы кандидатларны ачыклау өчен җәлеп итәргә карар кылды.

- Элек алдан тавыш бирү партия эчендә генә үткәрелә идеме?
- Алай ук түгел. "Бердәм Россия" уставы буенча, алдан тавыш бирү дүрт төрле ысул белән үткәрелә килде: мөмкин кадәр ачыктан ябыкка кадәр, партия әгъзалары гына тавыш бирә алды. Хәзер тавыш бирү мөмкин кадәр ачык төстә узачак. 22 майда теләге булган теләсә кайсы кеше килеп, үз фикерен белдерә ала. Быелгы чакырылыштан "Бердәм Россия" партиясеннән беркем дә, алдан тавыш бирүдә катнашмыйча, Дәүләт Думасына депутатлыкка үтә алмый. Думаның хәзерге рәисе Сергей Нарышкин да Россия төбәкләренең берсендә алдан тавыш бирүдә үз көчен сыный.

- 22 майда ничә хисап участогы эшләячәк? Аларның адресларын каян табарга була?
- 22 майда Татарстанда 560 хисап палатасы ачыла. Аны сайлау участогы белән бутарга ярамый, чөнки алдан тавыш бирүдә аларның һәр бишенчесе эшләячәк. Үзеңнең участок адресын алдан тавыш бирү сайтында табарга мөмкин (pg.er.ru). Адресыңны күрсәткәч, система сиңа иң якын участокны үзе табып бирә. Республика халкы актив булыр, үз фикерен белдерер, дип ышанабыз.

- Берьюлы ничә кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин?
- Бюллетеньдә 50 кандидат күрсәтелгән икән, 50се өчен дә тавыш бирергә була. Бу рейтинглы сайлау, бер генә кешене сайламыйбыз. Әгәр бюллетеньдә бер тамга да булмаса, ул яраксыз булып табыла. Тавыш бирү нәтиҗәсе буенча кандидатлар рейтингы төзелә. Аның нигезендә "Бердәм Россия"дән Дәүләт Думасына кандидатлар исемлеге әзерләнә.

- "Кандидатлыкка кандидатлар" нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?
- Беренчедән, хөкемгә тартылмаган булуы шарт. Икенчедән, чит ил банкларында акчасы булмаска тиеш. Өченчедән, Россиядән читтә милеккә ия булу тыела.

- Алдан тавыш бирүдә катнашу өчен күпме гариза бирелде инде?
- 23 март мәгълүматлары буенча, 42 гариза бирелде, аларны 10 апрельгә кадәр кабул итәбез дә федераль оештыру комитетына тапшырабыз. 52 кеше консультация сорап мөрәҗәгать итте, 37сен теркәдек. Күбесе аягында нык басып торучы, җитештерү һәм сәяси эшчәнлектә тәҗрибәсе булган кешеләр. Бүгенгә Дәүләт Думасының унлап депутаты документларын тапшырды. Үз көчен сынап карарга теләүче яшьләр дә, кичәге студентлар да бар. Бу безне, әлбәттә, сөендерә. Хакимият органнары вәкилләре дә катнашырга теләк белдерде, министрлар, ике вице-премьер теркәлде. Бу, һичшиксез, чараның дәрәҗәсен арттыра.

Реклама

2нче апрельдән дебатлар башлана, 6сы сайлау округларында, калганнары телевизион студия форматында уза. Регламент буенча барлык дебатлар интернетта турыдан-туры эфирда барырга тиеш. Кандидат анда ике тапкыр катнашмаса, төшереп калдырыла.

Федераль оештыру комитеты тарафыннан биш төрле тема тәкъдим ителә: ришвәтчелек белән көрәш, икътисади мәсьәләләр, милләтне саклау, авыл хуҗалыгын үстерү һәм уңайлы тирә-як мохит. Кандидат йә бер генә, йә, вакыты һәм мөмкинлеге булса, барлык темалар буенча чыгыш ясарга мөмкин.

- Әгәр министрларыбыз алдан тавыш бирүдә һәм сайлауда җиңсә, үз эшләрен калдырып, Мәскәүгә китә аламы?
- Алар бу чарада эшлекле максатларын күздә тотып, беренче чиратта, халык белән очрашу, аларның проблемалары белән кызыксыну максатында катнаша. Әгәр алар кандидатлар исемлегендә лидер булсалар, Мәскәүгә дә китәргә мөмкиннәр, аларның барысы да моңа лаек.

- "Бердәм Россия"дән кала, тагын нинди партияләр алдан тавыш бирүне үткәрә?
- Бүтән бер партия дә мондый чара үткәрми, чөнки ул бик күп көч сорый. Моның өчен бездә бөтен нәрсә бар. Шул ук вакытта үз өстебезгә нинди җаваплылык алганыбызны да беләбез. Яклау гына түгел, күп тәнкыйть тә ишетергә мөмкин. Шуңа да карамастан, моны эшләргә кирәк. Чөнки бу очракта алдан тавыш бирү кире элемтә буларак хезмәт итә, халыкның кәефен тоеп, Дәүләт Думасының яңа чакырылыш депутатлары нинди проблемаларны хәл итәргә тиешлеге мәгълүм була.

- Сайлаучыларның нинди гозерләре инде үтәлде?
Татарстан Президенты һәм республикабыз хөкүмәте ярдәме белән "Бердәм Россия" сайлаучыларның гозерләрен үтәү буенча системалы эш алып бара. Без моны 2014 елгы Дәүләт Советы сайлауларында башладык, нәтиҗәдә, 2500 тәкъдим һәм күрсәтмә кабул иттек. Республика Президенты һәм җирле хакимият органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәсендә, 2225 тәкъдим һәм күрсәтмә тупланды. Барысы да системага салынып, Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча, республика Хөкүмәте тарафыннан каралды. Халыкның тәкъдимнәре төрле программаларга кертелде. Хөкүмәтнең махсус карары чыгарылды, анда әлеге программаларның һәр районда һәм җирлектә ничек һәм кайчан тормышка ашырылачагы төгәл язылган. Без халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашу өчен һәрчак ачык.


Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: