Шәһри Казан

ЗАГС документ сорамас

2015 елдан башлап Татарстан ЗАГСлары кешеләрдән бернинди документлар да сорамаячак. 210 нчы Федераль закон таләпләре нигезендә бу шулай каралган. 2015 елга кадәр ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматлар шәхси сакланудагы документлар булып тора. Ә ТР ЗАГС органнары инде быелдан ук автоматлаштырылган ведомствоара үзара хезмәттәшлеккә күчәргә әзер икән. Вакыт, акча әрәм итеп документ...

Реклама

2015 елдан башлап Татарстан ЗАГСлары кешеләрдән бернинди документлар да сорамаячак. 210 нчы Федераль закон таләпләре нигезендә бу шулай каралган. 2015 елга кадәр ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматлар шәхси сакланудагы документлар булып тора. Ә ТР ЗАГС органнары инде быелдан ук автоматлаштырылган ведомствоара үзара хезмәттәшлеккә күчәргә әзер икән. Вакыт, акча әрәм итеп документ ташып йөрүнең кирәге калмый. Шуңа да 2013 елның төп бурычы - ЗАГС ведомстводан тыш системасын кулланып, халыкның бердәй реестрын барлыкка китерү. Бу реестрны, ягъни исемлекне социаль әһәмияткә ия булган барлык төр мәгълүмат системаларында кулланып булачак. Мисалга, медицина, мәгариф, торак-коммуналь өлкәләрдә.
Сүз уңаеннан: Татарстанда узган елда никахны рәсмиләштерүгә гаризаларның 70 проценты электрон рәвештә бирелгән. Әмма шул ук вакытта аерылышу, исем алыштыру, гражданлык хәле актларына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү һәм башкалар буенча электрон гаризалар бик сирәк килгән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: