Шәһри Казан

Занзибарда ниләр бар?

Газета укучыларыбызны җай чыккан саен төрле илләр-җирләр белән таныштырып торырга тырышабыз. Ни дисәң дә, кызыксынучан халык бит без. Үзебез әле барып күрмәгән җирләрдәге тормыш, халык, аларның ничек көн күреп ятулары кызыксындырмый кала алмый. Ә инде форсат туып, гадәти булмаган урыннарны барып күргәнсең икән, нигә аннан алган кичерешләрне үзеңдә генә яшереп...

Реклама

Казан федераль университетының индоиран һәм африка телләре кафедрасы доценты Көнчыгыш Африканың бер иле - Берләшкән Танзания Республикасына тик торганнан барып эләкмәгән, билгеле. КФУ делегациясе составындагы доцент бу илгә, беренче чиратта, ил, аның мәдәнияте белән танышу, суахили теле өлкәсендәге белемнәрен камилләштерү максатыннан барган. Сентябрь аеннан КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында «Азия һәм африка илләре телләре һәм әдәбияты: суахили теле» дигән яңа юнәлеш ачыла. Моның өчен университетта махсус студентлар төркеме тупланачак. Якын киләчәктә әле тагын африкаанс телен дә (Көньяк Африка Республикасында рәсми төстә билгеләнгән 11 телнең берсе) укыта башларга җыеналар. КФУ делегациясенең Танзаниягә баруы шуның белән дә бәйле.
- Аида Ринасовна, бил­геле булганча, КФУ белән Танзаниядәге белем бирү үзәкләре арасында бернинди килешүләр дә имзаланмаган бит?
- Юк. Әмма Ломоносов исемендәге МДУ һәм Танзаниядәге Суахили тикшеренүләре институты арасында килешү бар. Без дә Танзаниягә МДУ профессоры - африка белгече Нелли Владимировна Громова аркасында гына барып эләктек. Ул безнең университетлар арасындагы бәйләнешләрне актив төстә үстерә. Үзебезнең институтта суахили телен өйрәтүне дә әлеге тынгысыз җан эшчәнлеге нәтиҗәсендә башлап җибәрәбез.
- Аталышын әйткәндә үк телне сындырырга мөмкин булган бу телне өйрәнү бик кыендыр инде...
- Дар-әс-Сәлам университеты каршындагы Суахили тикшеренүләре институтында дәресләрне безгә шушы телдә сөйләшүчеләр укытты. Беренче дәресләрдә бик борчылдык, без бит бу телне китаплардан гына укып өйрәнгән кешеләр. Ә аларның сүзләрне әйтү рәвешләре үк бүтән икән. Укытучыларның нәрсә әйткәннәрен аңламый да тордык. Ике атнадан гына эшләр җайланып китте. Грамматик яктан көчле идек анысы, гамәли як кына аксады.
- Танзаниягә халыкның телен генә түгел, мә­дәниятен дә өйрәнер өчен баргансыз. Күңелегезгә бигрәк тә ниләр уелып калды?
- Дар-әс-Сәламда өч атнага якын яшәү вакытында шәһәрнең күңелгә ошаган барлык урыннарында булып чыктык. Шәһәрнең мәчетен карарга махсус бардык. Кызганычка, эченә уза алмадык, мәчет янындагы икенче бер бинага кердек. Анысы дога кылу урыны түгел, мәчет карамагындагы лекцияләр залы икән. Һинди телендәге Коръәнне шунда күрдем. Танзаниядә индуслар һәм кытайлар бик күп. Җирле халык аларны бик хөрмәт итә. Дар-әс Сәламда корылмалар тәбәнәк, әмма соңгы унъеллыкта, биек биналар арту сәбәпле, аның йөзе югала башлаган.
- Ә Занзибар утравына ничек барып чыктыгыз?
- Анысы өчен дә Нелли Владимировнага рәхмәт, ул безгә Танзанияне бар матурлыгында күрсәтергә тырышты. Танзаниянеке булып саналуына карамастан, утрауга керер өчен виза алырга кирәк. Гаҗәеп матур урын бу. Әйтергә кирәк, анда мөселман компоненты да бик көчле. Гарәп мәдәнияте йогынтысы архитектура стилендә дә, кием-салымда, гадәтләрдә дә чагылыш таба. Шуңа да утрауны тамаша кылыр алдыннан билгеле бер дресс-код сакларга тиеш булдык. Биредә игътибарымны масаи кабиләсеннән булган, кып-кызыл тукымага төренеп басып торган ир-ат җәлеп итте. Бу кабилә кешеләре аерым яшиләр, терлекчелек белән генә шөгыльләнәләр икән. Кызыл тукыма - милли киемнәре. Шуңа уралалар да, бернинди кыенсыну тоймыйча, рәхәтләнеп йөриләр. Хатын-кызлары исә зәңгәр тукымага төренә. Ир-ат озын толымлы булса, димәк, өйләнмәгән. Өйләнүгә чәчен кырып алалар. Кызлар да, кияүгә чыгуга, чәчләрен кырдыра. Әмма аларның йөзләре бик матур, кырылган чәч тә бу матурлыкны боза алмый. Занзибарда тәмләткечләр үстерә торган фермалар бик күп. Анда эшләүчеләр туристларга эш процессын бик теләп күрсәтәләр. Канәфер, кориандр, иланг-иланг, лимон агачы, лимон үләненең ничек үскәнен үз күзләребез белән күреп кайттык. Формасы белән үк ташбаканы хәтерләткән Ташбака утравында булу бәхете дә тәтеде. Элек бу утрауда хөкем ителгәннәрне, бизгәк авырулы кешеләрне тотканнар, ә хәзер ул туристлар өчен. Отельләре, ресторан комплексы һәм зур-зур ташбакалар рәхәтләнеп йөри торган мәйданы булган урынга туристлар бик теләп киләләр икән. Галәмәт зур ташбакаларның панцирьларына аларның яшьләрен язып куйганнар, аларны бер дә курыкмыйча кулдан ашатыр­га да мөмкин.
- Укучыларыбызны Африка халкының нәрсә белән тукланулары да кызыксындырмый калмас.
- Төп ризыклары - дөге һәм бик ябык тавык аларның. Ул тавыктан бераз ит каезлап ала алсаң, бик зур бәхет инде. Милли ризыклардан кыздырылган чикләвек сибелгән бананны әйтергә була. Бананны барлык ризыкларына да кушалар: анда банан белән кыздырылган кәҗә итенә дә, банан белән балык ашына да заказ бирергә мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, бик сәер кухня. Аның каравы, тәмле җиләк-җимешләре бик күп: папайя, манго, авокадо...
- Кешеләрнең бер-берләренә, өлкәннәргә карата мөнәсәбәтләрендә бездән аермалы яклар күрдегезме?
- Африка халкы өлкән яшьтәге хатын-кызларга бик зур хөрмәт белән карый, аларны әни дип атыйлар. Өлкән хатын-кызның сүзе, хәтта дөрес булмаса да, шиксез дөреслек итеп кабул ителә. Аларда хатын-кызлар бер нәрсәне дә күтәреп йөрмиләр, барысын да баш өстендә йөртәләр. Чиләк, табак, хәтта кәрәзле телефоннарын да баш түбәсендә йөртәләр алар. Африка халкы кытайлар, индуслар, руслар белән дустанә мө­нәсәбәттә. Италиялеләр бе­лән дуслыклары бар дип әйтә алмыйм, бәлки бу берәр тарихи вакыйгага нигезләнә торгандыр. Бер авылда хәтта итальянча сөйләшкән кешене ташлар атып куганнар.
- Авыл димәктән, ничек яшиләр анда?
- Авыл халкы алачыкларда яши, җиргә ятып йоклый. Анда электр да, телевизор да юк, ә балалар бик күп. Алар барысы да гел елмаеп йөриләр, бик бәхетле күренәләр. Без исә, бөтен уңайлыкларыбыз булса да, гел нәрсәдәндер канәгать түгел. Бәлки, бу безгә кояш җитмәүдән килә торгандыр. Көн саен кояш күргәч, үзеңнең дә елмаясың килә башлыйдыр ул. Еш кына: «Африка халкы ярлы, аларда тормыш авыр», - дигән фикерне ишетәбез. Чынлыкта аларда, Россиядән аермалы буларак, әллә ни кыенлык күрми генә җан асрар өчен бөтен шартлар да бар. Бездә бит иртәнге ашка агачтан җимеш өзеп, кичке ашка диңгез буеннан кыслалар җыеп, өең юк икән, кайда эләкте - шунда ятып йоклый алмыйсың. «Хакуна матата», ягъни тәрҗемәдә «проблема юк» дигән сүзләр күпләргә таныштыр. Күп кенә африкалыларның тормыш принцибы ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: