Шәһри Казан

Үзе гүзәл, үзе директор

Рәшидә апа Җиһаншина - Татар академия театры гүзәлләре галереясыннан. Фатыйма Ильская, Галия Булатова, Галия Кайбицкая, Галимә Ибраһимова, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Рауза Уральская...

Реклама

Рәшидә ҖИҺАНШИНАНЫҢ тууына - 95 ел

Әйе, алар театрыбыз күгендә шактыйлар һәм шулар арасында үз урынын алып торган тагын бер гүзәл бар. Ул - зәңгәр күз Рәшидә Җиһаншина.
Кем соң ул бу гүзәл ханым? Минем өчен ул барыннан да бигрәк талантлы артист. Аллага шөкер, миңа Рәшидә апа белән бер үк спектакльләрдә уйнаулар насыйп булды. Барлык спектакльләргә дә тукталып тормыйча, ике эш турында гына язып китәргә уйладым.
«Бәхтияр Канкаев». Рәшидә Җиһаншина Әби патша Екатерина II ролендә. Спектакль өчен образның тоткан урыны нинди әһәмияткә ия булгандыр, сүзем ул турыда түгел, әмма ул сәхнә, Рәшидә Җиһаншина-Екатерина II сәхнәсе үзе бер спектакль иде. Әби патша турында халык арасында хөрмәт белән сөйләнгән хатирәләр дә бар, төрле мәзәк буларак гайбәт рәвешендә таралганнары да күп. Чөнки ул - бөек шәхес. Билгеле булганча, бөекләр турында гына бәхәс күп була. Ак патшалар арасында, мөгаен, иң бөеге, иң акыллысы, иң күренеклесе, иң сөйкемлесе Екатерина II булгандыр... «Бәхтияр Канкаев» спектаклендә күләме буенча зур булмаган шушы «кечкенә спектакль»дә артист Рәшидә Җиһаншина алда әйтеп үтелгән эпитетларга тәңгәл булырлык, күркәм, сөйкемле, акыллы, мәгърур патшабикә булып күңелгә кереп калды. Бу эше белән ул үзенең киң масштаблы, катлаулы рольләр башкарырга сәләтле зур талантка ия булуын күрсәтте.
«Дошманнар»да Рәшидә Җиһаншина - Клеопатра. Бу чибәр, затлы киенгән зонтиклы буржуйканы Рәшидә апа дөньяны авызлыклый алмаганга, җаһиллегенә чыдаша алмыйча, менә-менә шартларга, менә-менә тончыгырга җиткән, үз-үзен тыя алмас дәрәҗәдәге темпераментта башкарды. Ул бу сәхнәләрнең хуҗабикәсе иде. Рәшидә апа сәхнәне үз кулында тота белде. Бу инде, әлбәттә, осталык билгесе.
Инде Рәшидә апаны Рәшидә Җиһаншина итеп таныткан икенче сыйфаты - аның оста җитәкче булуы.
Мәскәүдә шаулап-гөрләп узган, башкаланы аякка бастырган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашып, илнең иң зур бүләгенә лаек булып кайткан Татар дәүләт академия театрының хәле, 60 нчы елларга килеп җиткәндә, мактанырлык түгел иде дип әйтү дөрес булыр.
Безнең, шул исәптән минем дә, нәкъ шул елларда Мәскәүдән М.С.Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлап, шушы данлыклы театрга эшкә кайтып урнашкан вакыт. Театрда ыгы-зыгы... Театрның иҗат юлын билгеләүче, аны ныклап үз кулында тоткан сәнгать җитәкчесе юк. Яңа директор, яңа баш режиссер да куеп карадылар. Булмады. Барыбер эш тәгәрәп кенә бармады.
Ниһаять, М.Әмирнең «Миңлекамал» драмасындагы үзе сорап председатель булган Миңлекамал образын хәтерләтеп, театрның директоры итеп, күпләрне гаҗәпкә калдырып, хатын-кыз кешене - театрның артисты Рәшидә ханым Җиһаншинаны билгеләделәр. Ул, иҗат эшләрен бер якка куеп, башы-аягы белән хуҗалык эшенә, оештыру мәшәкатьләренә кереп чумды. Хәзерге заман театры, нинди генә булдыклы хуҗалык җитәкчесе, оста директоры булмасын, сәнгать җитәкчесеннән башка, ул театр театр түгел. Практика шуны күрсәтә: сәнгать җитәкчесе белән хуҗалык җитәкчесе бер-берен аңлап, кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә эш алга бара, нәтиҗәсе югары була. Бәхеткә, бу көчле ихтыярлы ханым зирәк акыллы булуын монда да күрсәтте. Ул бар көчен театр дәрәҗәсенә тиң булырлык, театрны алга таба күтәрерлек, интеллектуаль сәнгать җитәкчесен табуга юнәлтте, шуны кайгыртты. Рәшидә ханым директор булып эшләгәндә театр ирешкән биеклекләргә, гомумән, аның җитәкче буларак асыл сыйфатларына тукталып тормыйм, чөнки театр тарихы белән кызыксынучыларга алар мәгълүм дип уйлыйм. Бер сүз белән әйткәндә, бу чорда театр күтәрелештә булды, чөнки ул - театрга каяндыр китереп куелган килмешәк түгел, үзе шунда кайнаган, театр эшен тирәнтен белүче артист, чын сәнгать кешесе иде. Менә хикмәт нәрсәдә! Ул алга, киләчәккә карый белде.
Мисал да китерим. Ел саен театр училищесын тәмамлап, шактый яшьләр диплом алып чыга. Ләкин һәр диплом иясе дә Галиябану, Мәйсәрә, Джульетта, Фигаро була алмый шул. Ә менә кайбер курс андыйларга бай була. Елын хәтерләмим, Рәшидә ханым директор чагында булды бу хәл. Чыгарылыш имтиханы тәмам. Кызларга - театрның киләчәген билгеләрлек талантлы, перспективалы кызларга бай булды әлеге чыгарылыш. Алга таба безнең буын кызларын алмаштыру өчен бу сылу, яшь талантлар бәяләп бетергесез хәзинә.
Нишләргә?!. Театрга эшкә алырга урын юк. Совет чоры. Ул заманда һәр вакансияне югарыдан, Мәскәү рөхсәте белән генә билгеләгән чак. Рәшидә апа нишләде дисез? Урын булмаса да, алды театрга бу кызларны. Нинди хәйлә, нинди ысул, нинди юллар тапкандыр, ләкин кызларны таратмады, алар театрда калды. Инде уйлап карагыз: әгәр бүгенге көндә татар театрында Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Рузия Мотыйгуллина һәм Фирая Әкбәровалар булмаса, нәрсә булыр иде?!.
Аллага шөкер, олы тарихлы театрыбыз күренекле шәхесләргә бай. Ә бу данлыклы тарихны шул шәхесләр бар иткән бит. Һәм шуларның берсе, һичшиксез, Рәшидә Җиһаншина.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: