Шәһри Казан

«Үzеbеz»нең көн

«26 апрельдә дөнья татарча сөйләшә һәм җырлый!» «Мин татарча сөйләшәм» акциясен оештыручылар кызыктырырлык шигарь уйлап тапкан. Болай итеп чакыргач, ничек бармыйсың ди инде?!

Быел оештыручылар Бауманның түренәрәк үрмәләгән. Урынны үзгәртү зыянга булмаган тагын: яшь «йолдызлар» да килгән, спонсорлар яхшы бүләкләр белән дә тәэмин иткән, яшьләр дә хәйран җыелган. Яшьләр генә дию дөрес булмас. Мәсәлән, шактый өлкән яшьтәге Миңлегөл апа Мари Иленнән үк килгән. Ак яулык япкан, муенына ни өчендер йодрык кадәрле глобус аскан милләттәшебез барыбызга да үрнәк күрсәтте.
Татарча сөйләшергә җыелучыларны Гөлназ Батталова, «Axelle», «Libertas», Indi Va, Илгиз Шәйхразиев кебек үсеп килүче «йолдызлар» «кыздырды». Чит илдән килгән милләттәшләребезне дә онытмаганнар. Райдә (Кытай), Камәр (Төркия) һәм Зиләрә (Литва) саф татар телендә казанлыларга кайнар сәламнәрен җиткерделәр. Оештыручылар татарча «сөйләшүче» оешмаларны да бүләкләргә онытмады. Татарча дөрес язылмаган элмә-такталары бик еш очрап торганда, хатасыз яза торган оешмалар булуы шатландыра.
Берничә көн элек узган «Татар-дозоры» уенына да йомгак ясадылар. Оештыручылар бер команданы да үпкәләтмәгән: барысына да төрле номинацияләрдә дипломнар, чәкчәк һәм бүләкләр тапшырдылар. Ә Түбән Камадан килгән «Чулман Чундра» төркеме иң җитезе булып чыккан. Аларга бүләкнең дә саллысы - телефон эләкте. Конкурсларда катнашырга теләүчеләр дә бихисап иде. Башкортстаннан килгән Гөлназ, «Билайн» оешмасы турында сорауларга дөрес җавап биреп, телефон отты. «Көндәшемнең көчен белмәдем, шуңа күрә җиңәрмен дип уйламаган да идем», - диде ул.
Тыштан барысы да ялтырап торган чараның минуслары булмавы мөмкин түгел, әлбәттә. Былтыргы акция белән быелгысын чагыштырырга кушкач, яшьләрнең күбесе беренчесен югарырак бәяләде. Барлык әйтелгән фикерләрнең дә төбендә канәгатьсезлек хисе ята: быелгы чарага драйв җитеп бетми! Авыл хуҗалыгы институты студенты Динар чараны үткәрү өчен махсус мәйдан кирәк дип саный. «Биредә чит тавышлар бик күп, игътибарны тупларга комачаулый. Чара кичкә табарак оештырылса, бәлки, килүчеләр күбрәк булыр иде. Бу вакытта кемдер укуда, кемдер эштә бит. Җырларның күбесе татарны мыскыл итү, милләтнең баш имәве турында. Позитив ноталар җитеп бетми», - дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Ни кызганыч, алдан вәгъдә ителгән «дөнья» Бауман урамы белән генә чикләнде. Аның каравы, Казанның үзәге дүрт сәгатькә якын татарча «сөйләште», Татарстан флагы, «Мин татарча сөйләшәм» байрагы җилфердәп торды. Алып баручыларның: «Елның 365 көнен дә татарча сөйләшергә язсын!» - дигән сүзләре күмәк башкарудагы «И туган тел» җыры астында күмелеп калды.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: