Шәһри Казан

Үзеңнеке – үзеңә

Тирә-юньдәге хәлләрдән бик кәефе киткән патша үз-үзен кулга алалмыйча кала һәм вакытсыз кергән вәзирнең яңагына чабып җибәрә. - Ни өчен? - дип сорый вәзир. - Барысы өчен дә. Вәзир патшага каршы бер сүз дә әйтә алмый. Дәшми кала. Әмма күңелендәге канәгатьсезлек хисе тынмый, кая гына барса да, нинди генә эшкә...

Тирә-юньдәге хәлләрдән бик кәефе киткән патша үз-үзен кулга алалмыйча кала һәм вакытсыз кергән вәзирнең яңагына чабып җибәрә.
- Ни өчен? - дип сорый вәзир.
- Барысы өчен дә.
Вәзир патшага каршы бер сүз дә әйтә алмый. Дәшми кала. Әмма күңелендәге канәгатьсезлек хисе тынмый, кая гына барса да, нинди генә эшкә тотынса да, эчен тыр­мап тора. Аның саен ачуы кабара, нәфрәте арта, бөтен дөньядан үч алу теләге уяна. Һәм ул үзенең хезмәтчесен чакырып китерә дә тегенең яңагына шаңлап җибәрә.
- Ни өчен? - дип сорый хезмәтче.
- Барысы өчен дә.
Хезмәтче берни дип тә әйтә алмый. Юк гаебе өчен гафу үтенә-үтенә чыгып китә. Әмма тиз генә тынычлана алмый. Башта ни урында гөнаһ кылдым икән дип үртәлә, соңрак инде вәзирнең аны кешегә санамавы, санламавы өчен өзгәләнә.
Нәфрәте артканнан-арта бара. Һәм ул үзеннән түбәнрәк вазифа башкарган хезмәтче янына китә...
Ә вәзир... Ул хезмәтчесен шаңлап җибәрү белән бераз тынычланып кала һәм кичкә кадәр дәүләт эшләре белән мәш килә. Өенә кайтып, гүзәлләрдән-гүзәл хатынын күрүгә, кәефе тагы да күтәрелә төшә һәм, күзләрен ялтыратып, сөйгәне янына килә. Хәләленең күңелен күрергә теләп матур сүзләр әйтергә дип авызын ачуы була, хатыны аның яңагына сугып җибәрә.
- Ни өчен?
- Белмим, - ди хатын, үз хәленә үзе дә гаҗәпләнә төшеп. - Әнием бер дә юктан яңагыма сугып җибәрде, ә сәбәбен әйтмәде. Көне буена үртәлеп йөрдем дә, менә ачуымны синдә чыгардым...
- Үземнеке үземә әйләнеп кайтты, - ди вәзир, иртәнге хәлләрне искә төшереп.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: