Шәһри Казан

Үзгәрешләр күп, сораулар тагын да күбрәк

Күрсәтмәләр, карарлар, законнар әледән-әле үзгәрешләр кичереп тора. Тормыш-яшәешебез өчен мөһим булган бу яңалыкларны аңлап-төшенеп җиткәнче, билгеле бер вакыт кирәк. Шуңа күрә, төрле сораулар белән, редакциягә дә еш мөрәҗәгать итәләр. «Киләчәктә дин әһелләре килешү төзергә тиеш дип сөйлиләр. Нинди килешү ул, кемнәргә кагыла, тулырак итеп аңлатып китсәгез иде», - дип сорый...

Реклама

- Илдар Ирекович, «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, дини оешма һәм анда эшкә килүче үзара шартнәмә төзергә тиеш булачак. Бу нәрсә бирә һәм ул ни өчен кирәк?
- Гамәлдәге «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында»гы Федераль законның 24 нче маддәсендә хезмәткәр белән дини оешмалар арасында хезмәт шартнамәсе төзү хокукы булуы хакында әйтелгән булса, яңа закон проектында исә бу шартнамә хезмәткәрне эшкә алу өчен мәҗбүри шарт итеп куела. Баштан ук дөрес итеп аңларга кирәк: закондагы әлеге үзгәрешләр чик куймый, ә мөмкинлекләр бирә.
Шартнамә нигезендә, иң беренче чиратта, дини оешмаларның хезмәткәрләре социаль тәэмин ителергә тиеш дип карала. Тагын да аңлаешлырак итеп әйтсәк, дини оешмага эшкә килә торган кешенең хезмәт хакына, булачак пенсиясенә һәм сәламәтлегенә кагылышлы сорауларга ачыклык кертелә, аның бу хокуклары шартнамә нигезендә ныгытыла. Закондагы үзгәрешләр төбәктәге дини оешмаларга да күбрәк мөмкинлекләр бирә. Мәсәлән, рухани вазифасына дәгъва кылучы кандидат өчен нинди шартлар кирәклеген дини оешмалар үзләре билгеләргә тиеш. Бу үзгәрешләр Дәүләтнең дини берләшмәләр эшчәнлегенә тыкшынмау принцибына нигезләнгән, кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга, дини экстремизмны кисәтүгә, үзара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Дин - кешенең, гомумән, җәмгыятьнең рухи чыганагы, рухи кыйммәтләрнең һәм дини тәгълиматларның җыелмасы. Шуңа да дин гыйлеме бирүчеләрнең белем дәрәҗәсе, укыту сыйфаты бик әһәмиятле. Авылларда, шәһәрләрдә мәчетләргә җыйналган халыкка кемнәр, кайда нинди белем алган кешеләр вәгазь укый? Дини оешмаларга, дин нигезләренә таянып, чит ил уку йортларында дини белем алу турындагы дипломнарны тану тәртибен билгеләү хокукы да бирелә.
- Илдар Ирекович, белем бирү турында сөйләшә башлаганбыз икән, мәгариф турындагы закондагы үзгәрешләргә дә тукталып китик.
- Гомумән алганда, «РФдә мәгариф турында» дигән законнан без канәгать, анда республика өчен принципиаль булган мәсьәләләр исәпкә алынды. Законда «Белем бирү теле» дигән маддә барлыкка килде. Анда, РФ составындагы субъектлар, Конституция нигезендә, дәүләт телен билгеләү буенча карар кабул итә ала, дип язылган. Татарстанда ике дәүләт теле - рус һәм татар телләре гамәлдә. Моның нигезендә, законда туган телләрне мәктәп системасы тәэмин итә алырлык күләмдә өйрәнү мөмкинлеге карала. Боларның барысы да федераль дәүләт белем бирү стандартлары тарафыннан җайга салына. Татар телен өйрәтү тәртибен дә республика үзе билгеләячәк.
- Халыкны нык борчыган тагын бер сорауга ачыклык кертеп китик. Киләчәктә авыл мәктәпләренең язмышы кем кулында булачак?
- Бары тик авыл халкы кулында. Әлеге мәсьәлә яңа закон проектында, юридик яктан тагын да камилрәк һәм тулырак итеп бирелә. Анда әйтелгәнчә, мәктәпнең язмышы бары тик авыл җыены ярдәмендә генә хәл ителергә тиеш. Ә моңа кадәр район хакимияте карары зуррак көчкә ия иде. Авыл укытучыларының социаль гарантияләре дә сакланачак, ягъни алга таба да коммуналь хезмәтләр буенча ташламалар биреләчәк. Яңа законда укытучыларның уртача хезмәт хакының субъект буенча хезмәт хакы кадәр булырга тиешлеге беркетелгән.
- Бюджет акчасы хисабына белем алган яшьләрне, белгечлек алгач, үз юнәлешләре буенча эшкә юллау, әгәр баш тартсалар, финанс чараларын бюджетка кире кайтарту турындагы тәкъдим кире кагылды. Ә кайчандыр чыннан да юллама белән яшь белгечләр авылларга җибәрелә иде.
- Безнең югары уку йортлары федераль бюджеттан финанслана. Шуңа күрә дә югары уку йортларының бюджет бүлеген бетергән белгечләрнең язмышын Татарстан гына хәл итә алмый. Татарстан Республикасының бу тәкъдиме «Укырга максатчан кабул итү» дип чагылыш тапты. Белем бирү учреждениесе, үзендә булган бюджет урыннары кысаларында, максатчан кабул итүгә квоталар бүлеп бирә ала. Шулай ук моңа кадәр төбәкләргә югары уку йорты ачу хокукы бирелмәгән булса, хәзер алар аны оештыра алачак.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Кабул ителгән яңалыклар, үзгәрешләр матур гамәлләр, уңайлыклар булып яшәешебездә чагылыш тапсын дигән теләктә калыйк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: