Шәһри Казан

Зиратка – экскурсиягә

Казанның Арча зиратын туристлык объекты итәргә җыеналар. Шәһәрнең тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Анатолий Елдашев әйтүенчә, анда бик күп атаклы шәхесләр күмелгән. Һәм туристлар, гадәттә, аларның каберләрен күрергә телиләр.

Әлбәттә, бер караганда, зират ул тамаша кылу урыны түгел дә кебек, ләкин бик күп илләрдә нәкъ менә мемориаль каберлекләр туристларның иң яратып йөри торган урыны булып санала. Ерак барасы юк, мәсәлән, Мәскәүдәге Ваганьков зиратына да көн саен меңләгән турист килә. Аннары, зиярәт кылу ул бит әле күңел ачу дигән сүз түгел.
Мәсәлән, элегрәк, студент чакта, мин үзем дә тулай торакта бергә яшәгән сабакташларым белән Арча зиратына еш йөри торган идем. (Безнең тулай торак зираттан ерак түгел Кызыл Позиция урамында гына.) Һәм ул безгә беркайчан да тамаша кылу урыны булып тоелмады. Киресенчә, анда булганнан соң, тормышка бөтенләй бүтәнчә, күпкә җитдирәк карый башлыйсың. Дөньяның вакытлы гына булуын, иртәме-соңмы, һәркайсыбызның шунда - җир куенына кереп ятачагын аңлыйсың. Гомумән, зират ул, минемчә, гаять зур тәрбия көченә ия. Мин хәтта анда мәктәп балалары өчен даими рәвештә махсус экскурсияләр оештырырга, тормыш дәресләре үткәрергә дә тәкъдим итәр идем.
Арча зираты исә үзе, чыннан да, ниндидер музейны хәтерләтә. Анда - үзләренең инде мәңгелек булган йортларында кемнәр генә ятмый. Анатолий Елдашев әйтүенчә, бирегә күмелгән атаклы шәхесләрнең әле ул белгән кадәресе генә дә 500дән артык. Алар арасында бөек математик Николай Лобачевский, авиаконструктор Владимир Петляков, әтиле-уллы академиклар Александр һәм Борис Арбузовларның исемнәрен атап үтәргә була. Бу нисбәттән, тагын бер бөек шәхесне - атаклы тюрколог, Казан император университеты профессоры Николай Катановны да искә төшерү мәслихәт. 114 тел белгән, чит ил галимнәре белән 50 телдә хат алышкан, татар телен өйрәнүгә биниһая зур өлеш керткән бу олы шәхеснең язмышы фаҗигале. Совет власте урнашкач, аның беркемгә дә кирәге калмый һәм ул кешеләргә утын кисеп, кар көрәп, җир казып, җан асрарга мәҗбүр була. Исеме дөньяга танылган атаклы профессор 1922 елның 9 мартында билгесезлектә үлә. Николай Катанов - милләте буенча хакас. 1977 елда хакас халкы хәтта аның җәсәден Хакассиягә күчерү турында сүз дә кузгата, чөнки анда ул - милли герой. Андагы университет Катанов исемен йөртә. Аңа һәйкәл дә куелган. Без дә бу шәхеснең исемен онытырга, аның каберенә эзне суытырга тиеш түгел дип беләм.
Шулай да Арча зиратында, мөгаен, иң билгеле кабер ул - Сталинның улы Василий Джугашвилиныкы. Гомеренең соңгы ике елын ул Казанда үткәрә. Үлгәч, аны зиратның хәрбиләр аллеясына Бөек Ватан сугышы геройлары янәшәсенә күмәләр. Бүген инде кабер буш. 2002 елда аның җәсәден Мәскәүгә алып китәләр. Шуңа да карамастан, кабер яныннан һаман да кеше өзелми. Аңа гел тере чәчәкләр куялар. Ләкин арада каберне мәсхәрәләү очраклары да еш күзәтелә. Мәсәлән, Василий Джугашвилиның кабер ташындагы фотосын даими рәвештә куптарып ташлыйлар. Күрәсең, бу - Сталин лагерьларында газап чиккәннәрнең «халыклар атасыннан», аның улын мәсхәрәләп, үч алуларыдыр инде. Ә тере чәчәкләрне исә «сталинчылар» китерәләр булса кирәк.
Яңа бистәдәге татар зираты да инде күптән мемориал булырлык. Аны йөгерек кенә карап чыкканда да бөтен татар милләтенең тарихы күз алдыннан уза. Язучылар, артистлар, гомумән, кемнәр генә юк анда...
Казан ханлыгы чорында татар зираты шәһәрнең Көрәеш бистәсендә Печән базарыннан ерак түгел урнашкан була. Яңа татар бистәсе барлыкка килгәннән соң да халык әле үлгәннәрнең җәсәден бирегә китереп җирли. Бары тик «әби патша» Екатерина II Указы чыккач кына зиратны хәзерге 5 нче хастаханә урнашкан районга күчерәләр. Шул вакыттан башлап, зират һаман да акрынлап ераккарак көньяк-көнбатышка - сазлык һәм чүп базларына таба киңәя.
ХХ гасыр башында тимер юл салганда аның дамбасы зиратны икегә бүлә. Көнчыгыш ягында калган өлеше акрынлап юкка чыга, ә көнбатыштагысы үсә, киңәя.
Әле 15 еллар элек кенә зират капкасы «Точмаш» заводының проходное янәшәсендә генә иде. Ләкин соңрак аны зиратның аргы ягына, үзәктән ераккарак күчерәләр. Беренче Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан зиратны чистартып, мөмкин кадәр тәртипкә китерәләр. Юлларга таш җәелә, агачлар сирәкләнә.
Зиратның мәйданы 26 гектар һәм ул инде бүген шыплап тулган. Төп аллея буйлап, карт юкә, тупыл, каеннар арасыннан, Хәсән Туфан, Сара Садыйкова, Сибгат Хәким, Рөстәм Яхин һәм башка шуның кебек, татар халкының күренекле ул-кызлары яткан каберләр янына узасың. Биредә һәр сукмакның үз исеме бар. Мәсәлән, Сынган каен юлы, Әни юлы, Китап юлы һ.б. Ә инде зиратның иң эчендә, иске капкага якынрак Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче кебек бөек шәхесләребезнең җәсәде ята.
Зират үзендә бик күп серләр һәм риваятьләр саклый. Мәсәлән, җиде бертуган кыз кабере. Бүгенгәчә килеп җиткән риваятьләр буенча, кайчандыр җиде бертуган кыз, көчләп чукындырылырга теләмичә, элек шушында булган күлгә төшеп үлгәннәр. Алар истәлегенә куелган һәйкәл-таш янына һәрчак халык килә. Ак шәлъяулык бөркәнгән татар әбиләре бу изгеләр рухына дога укый. Мондый истәлек-риваятьләрне саный китсәң бихисап. Минемчә, алар да онытылырга тиеш түгел. Шуңа күрә, мәктәп укучылары өчен зиратка экскурсияләр оештыру мәсьәләсенә тагын бер кат тукталасым килә. Мәсәлән, хәтта бер Тукай кабере янында шагыйрь дәресен үткәрү үзе генә дә балаларга чиксез зур рухи азык бирәчәк, минемчә!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: