Шәһри Казан

Зоопарк хуҗасы Роза Черкина: «Кайбер авыл балалары кәҗәне сарыктан аермый»

Лаеш районына шәһәрдән кайтып төпләнгән Черкиннар - гаҗәп гаилә. Кайтып кына калмаганнар, Кече Кабан халкын шаккатырып өй зоопаркы да ачып җибәргәннәр.

Монда ташлар да үзгә
Машинадан чыгуга безне этен иярткән кечкенә генә бөтерчек кыз каршы алды.
- Минем исемем Аделина, ә бу - Джессика, - дип, этенә күрсәтте кыз.
Аннан безне, йорт каралтыларын күрсәтә-күрсәтә, ишегалдына алып кереп китте. Андагы галәмәтне күрсәң, исең-акылың китәр. Ишегалдының нәкъ уртасында фонтан утыра. Аның тирәсендә ясалма инеш, аллы-гөлле чәчкәләр үсә.
- Чәчәк утырткан булам, ләкин аларны кәҗәләрем йолкып ашап бетереп бара, - дип бүлдерде безнең хозурлануыбызны эштән арынган Роза ханым.
Йорттагы барлык әйберләрне дә ире Сергей үз кулы белән эшли икән. Фонтандагы ташлар да Урал карьерыннан кайтартылган. Инеш хайваннарга су саклау өчен дә кулланыла.
- Кайвакыт бөтен авылда су булмый. Җәнлекләргә су ташып бетерә алмыйбыз, ясалма инештән генә эчерәбез, - дип сөйли Роза ханым.
Таныша торгач, ишегалды буйлап тезелеп киткән ташларның да гади булмаганы ачыкланды. Алар Россиянең төрле төбәкләреннән кайтарылган.
- Автомобильдә сәяхәт итәргә яратабыз. Палатка, мангал алабыз да юлга чыгып китәбез. Бу ташлар да шул сәяхәтләр истәлеге, - ди хуҗалар.

Башта бытбылдык, аннан куян
Гомер буе шәһәрдә яшәгән Черкиннар гаиләсе һәрвакыт авыл җирендә үз йортларын, хуҗалыкларын булдырырга хыялланган. Роза ханым инглиз теле укытучысы һөнәрен фермерлыкка алыштыруына да алты ел була инде. 52 яшендә беренче тапкыр сыерын сава ул.
- Яше 45тән узган кеше җиргә тартыла башлый. Кемдер бакчада казына, без исә үз зоопаркыбызны ачарга булдык, - ди хуҗабикә. Олыгайган көндә үз эшләрен башлап җибәрә алуларына сөенеп туя алмый алар.
Фермапарк ачу идеясе беренче тапкыр оныкларына диатез диагнозы куйгач туа. Табиблар кызга бытбылдык йомыркалары ашарга киңәш итә. Шул вакыттан гаилә кош-корт үрчетә башлый. Башта үзләренә генә җитсә, соңыннан йомыркаларны күрше-күлән, хәтта чит төбәкләрдән килеп алып китә башлаганнар. Бытбылдыклар саны 1000гә җиткәч, бер төр кош кына асрауның кызыгы бетә. Фермапаркка җиде төр куян кайтаралар.
Сату-алу эшеннән кала кайбер кешеләр бары йорт хайваннарын карар өчен генә дә килә башлый. Күрсәтер әйберләре куян белән бытбылдыктан ары башка хайваннар булмагач, фермапаркларын киңәйтергә уйлый хуҗалар. Алты токымлы тавык һәм декоратив кошлар атласы алып кайталар. Атласны өйрәнеп, тавыкларның 400гә якын төре бар икәнен ачыклыйлар. Шул көннән Россиянең төрле төбәкләреннән кошлар кайта башлый Черкиннар фермапаркына.

«Алтын күкәй» салучы тавыклар
Хәзер фермапаркта 25 токымлы тавык бар. Ул тавыклар алтын күкәй сала диярсең, бер данәсе - 200 сум. Россиянең кайсы гына төбәгеннән йомырка алып китмиләр алардан. Бу елның май аенда Сургутка гына Кытай ефәк тавыгының 90 данәсе китә.
Һәр кошның үз җае, үзенчәлеге бар икән. Мәсәлән, Вьетнам тавыгы кохинхин билгеле бер төстә генә булырга тиеш. Каурыенда кызыл яки сары таплар күренсә, ул инде «брак» санала. Элек ит өчен кулланылса, хәзер йонлач тавыкларны бары матурлык өчен генә асрыйлар. Брама тавыкларының муен, канат өлеше кара төстә, ә калган өлешләре кардай ак булырга тиеш икән. Декоратив тавыкларны шулай аера хуҗабикә.
Өч яшьлек ата тәвис кошы әлегә койрыксыз калган. Алай да барлы-юклы койрыгы белән ана кошлар янында күкрәк киереп йөргән була. Ана тәвис исә тыйнаграк. Матурлыгы да ата кошка тормый инде. Тәвис бары өч елдан соң гына күкәй сала башлый икән. Шуңа хуҗабикә кошларның чебешләрен зарыгып көтә. Салган бер күкәйләрен тавык астына куя. Ә тавык «кыткылдап», берни аңлаштырмыйча, тәвис кошлары баса икән.

Мисыр кошы (цесарка) - хуҗабикәнең иң яраткан тавыгы. Ул аларны диетик ит, йомырка өчен асрый. Әлеге кошның бәясе тавык итеннән 2-3 тапкыр күбрәк. Африкада тусалар да, кошлар 40 градуста да күкәй салырга сәләтле икән.
Фермапаркка башка шәһәр зоопаркларыннан да килеп җәнлекләр алып китәләр. Черкиннарның Әлмәт зоопаркында ике кыргавыллары яши.

Тәва кошы күкәйне кышын сала
Читлектә тавыклар белән бер рәттә Эму Австралия тәва кошлары йөри. Фермерлар аларны әле берничә ай элек кенә Түбән Новгородтан алып кайткан. Кошларның биеклеге 150-190 сантиметрга кадәр җитә икән. Күкәйне алар бары салкыннар җиткәч кенә сала башлый.

Эму ризыкка артык нәзберек түгел. Тешләре булмау сәбәпле, ашаганын эшкәртү өчен таш, пыяла, тимер кисәкләре йота алар.
- Күптән түгел генә йөзә белүләре ачыкланды. Берсе читлегеннән качып инешкә сикерде. Шунда арганчы рәхәтләнеп йөзде, - дип көлә Роза ханым.
Ир страуслар тынычрак икән. Аделина да аның белән рәхәтләнеп уйный. Ә менә хатын-кыз страуслар белән тиз генә дуслашып булмый. Алар аягыңа басарга да, китереп тибәргә дә күп сорап тормый икән.

Йорт хайваннары өчен кунакханә
Фермапаркны Мәскәүдән кайтарылган ике эт - сак эте һәм лайка токымлы этләр саклый. Аларның да көчекләрен тугач бер атна эчендә алып китәләр ди.
«Московский сторожевой»ны хуҗа мактап туя алмый.
- Алар зур территорияне саклар өчен менә дигән этләр. Хәтерләре дә бик яхшы. Гаилә дусларын бер-ике ел күрмәсә дә таный. Ә менә ят кешене өй янына якын да китерми. Тик барыбер шәһәр халкы күбрәк лайка токымын сорап килә, - диләр.
Фермапарк янәшәсендә хуҗалар йорт хайваннары өчен кунакханә дә ясап куйган. Башта дуслары хайваннарын берничә көнгә генә калдыра торган булса, хәзер аларда шәһәр этләре ял итә. Йорт хайваннары өчен махсус зоотакси да булдырган алар.

Мини кәҗә, мини чучка, мини бәрән
Түтәлдә үсүче чәчкәләрне чүпләп йөрүче комерун кәҗәләренең сөтләре аеруча да тәмле була икән.
- Бу кәҗәләрнең сөтләре аз, ләкин майлылыгы 6 процент булганга, бик файдалы. Сөттән кәҗә исе дә килми, - дип мактый хуҗабикә кәҗәсен. Сөттән Роза ханым бик тәмле сыр ясый.
Зоопаркка килүчеләр минипинг чучкаларын да игътибарсыз калдырмый. Аларны хәтта фатирда да асраучылар бар икән. Хуҗалар зоопаркта авырый башлаган Вьетнам чучкасын да аякка бастырган.
- Чучка зоопаркта артык ашатылып, йөри алмас дәрәҗәгә җиткән иде. Без аны кыш буе тәрбияләдек. Менә хәзер бераз булса да йөри, - ди Роза ханым.
Көчек хәтле кечкенә токымлы сарыклары да бар Черкиннарның. Оныклары аларны мәче баласыдай күтәреп, уйнап йөри.
Майкоп шәһәреннән кайтартылган Ерошка исемле янут, ничек тырышсак та, оясыннан чыкмады. Экскурсия буе безне борын очын чыгарып кына күзәтер утырды. Ул эт азыгын бик яратып ашый ди.
Алтайдан кайткан ике тиеннең инде шук кызчыклары туган. Тиеннәр рәхәтләнеп симәнке, чикләвек кимерәләр. Тешләре бик үткен. Бер тешләсә, өзеп алырдай була. Шуңа читлеккә «Кулыгызны тыкмагыз! Штраф - бер бармак!» дигән язу элгәннәр.
Оныклары Аделина кечкенәдән атлар рәсеме ясый, пониларны махсус аның өчен асрый башлаганнар.
Зоопаркка балалар күп килә. Кайберләре, авылда яшәсәләр дә, кәҗә белән сарыкны аермыйлар икән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: