Шәһри Казан

Зәй эте Гагаринга кадәр галәмдә булып кайткан

Кешелек дөньясының галәмне яулавына - беренче космонавт Юрий Гагаринның «Восток» космик кораблендә Җирне орбита тирәли әйләнеп чыгуына 60 ел тула.

Зәйдә Гагаринга кадәр бер ай алдан, җир орбитасында булып, шәһәрдән 10 чакрым читтәге Иске Тәкмәк авылы басуына космик аппаратта эт төште. Моннан биш ел элек Зәй хакимият бинасы каршында Чернушка кушаматлы эткә урнаштырылган һәйкәл шул хакта сөйли. Бу - Россиядә эт-космонавтка өченче һәйкәл, аның берсе Мәскәүдә - Лайка, икенчесе Ижау­да Звездочка кушаматлы эткә куела.
Гагаринның галәмгә очышыннан соң Җир шарында цивилизация үсеше киң колачлы фәнни ачышлар һәм югары технологияләр юлыннан китә. Бөтен дөньяга космик держава булуыбызны раслый алуыбыз һәм бүген Россиянең космик тикшеренүләр, галәмгә очыш өлкәсендә алдынгы сафларда баруы белән горурланырлык. Күп кенә очышларның Татарстанга да бәйле булуы аеруча сөенечле. Галәм киңлекләрен үзләштерүдәге беренче адымнар тарихы Зәйгә дә кагыла. Галәмгә юл ничек Зәй аша узды соң?

Бөек Ватан сугышыннан соң илебез конструкторлары космос киңлекләрен яулау уе белән яна. 1958 елда баш конструктор Сергей Королев, Олег Козюпа җитәкчелегендәге төркемгә космик аппарат эшләнеп, ул Белка һәм Стрелка кушаматлы этләр белән космостан әйләнеп кайта. Космоска кеше җибәрергә була дигән ныклы нигез туа. 1961 ел башына өч космик аппарат эшләнелә.
Беренче аппарат, ялгышып, Иске Тәкмәк басуына төшә. Олег Козюпа бу хакта болай дип яза: «Без аны Куйбышев шәһәре янында көткән идек, Зәй янында таптык». Шулай итеп, Иске Тәкмәк, шул исәптән Зәй, космонавтика тарихында билгеле төбәк булып тора. Мәскәүнең Космонавтика музеенда сакланучы «Восток» космик ракетасыннан төшкән аппаратның иллюминатор капкачына «Иске Тәкмәк авылы колхозчылары һәм Алабуга чекистларыннан космосны яулаучыларга кайнар сәлам» дигән сүзләр язылган. «Восток» космик корабле 9 мартта иртән Байконур космодромыннан һавага күтәрелә һәм Җир тирәли әйләнеп чыга.

Басуда, космик аппарат төшкән урында, зур шар, корабль хәрәкәтен туктату җиһазы һәм космонавт комбинезоныннан манекен табыла. Иске Тәкмәккә Олег Козюпа, космонавтлар әзерләү бүлеге җитәкчесе Николай Каманин, академик Василий Парин, эзләү төркеме, Алабуга чекистлары, хәрби часть составлары килеп җитә. Әлеге урында беренче булып шартлау тавышын ишеткән һәм һавадан җиргә нәрсәдер атылганын күргән Аксар һәм Тәкмәк халкы җыелган була инде. Кемдер, бомба ташладылар, ди (АКШ һәм СССР арасында ул елларда салкын сугыш чоры була), ә кемнәрдер шпион тотарга дип килә. Билгеле, авыл халкы гаҗәпләнә, кемдер тышлыгын куптара. Халыкта, аксарлылар парашют ефәген кисеп алды, дигән сүзләр йөри. Гомумән, бу көнне шартлау тавышын Зәйнең якын-тирә авыллары халкы да ишетә. Шар формасындагы космик аппараттан диңгез дуңгызчыгы (морская свинка), соры тычкан һәм Чернушка исемле эт алына.
Тарихи вакыйгаларның шаһитлары булган кешеләр белән очраштык. Кызганыч, бу хакта сөйләүче фотосурәтләр юк. Гомумән, бу теманы 80нче елларның азагына кадәр халыкка чыгарырга рөхсәт ителми.

Шаһитлар булышлыгы белән, тарихка күз салыйк. Вакыйганы үз күзләре белән күргән Иске Тәкмәк өлкәне Владимир Лаврентьев менә нәрсәләр сөйли:
- Өйдә утырганда, көчле шартлау тавышына урамга чыктык, күктән басуга парашютта кеше төшкәнен күреп, әти, әби һәм мин шунда йөгердек. Шар тимер юлдан берничә йөз метр тирәсе ераклыкта төшкән иде. Буранлы салкын көн, көчле җил киемнәрдән үтеп керә. Шулай да, халык тарихта калачак вакыйга урынында кайнаша. Бер кеше йөзтүбән ята, аны әйләндереп карасак, ул манекен булып чыкты. Аннан антенналар чыгып тора иде. Манекен кешегә нык охшаган, аның сәгать һәм пистолеты да бар иде. Шартлау тавышыннан 20 минут узгач, вертолет очып килде, аннан парашютларда кешеләр басуга сикерде. Аларның өчесе телефон үткәргечләренә уралган иде. Вертолеттан чаңгылар да аттылар, чөнки шар төшкән урынга чаңгылар белән генә керерлек иде. Хәрби киемле кешеләр килеп (алар арасында Каманин да бар иде), шарны ачтылар, чыбыкларга уралган этне Каманин алып, куенына тыкты. Этнең махсус поясларда булуы хәтердә калган. Поясларга аппарат стенасыннан пружиналар беркетелгән иде. Ул көнне безгә шар эченә кереп карау мөмкинлеге дә булды. Шарны исә вертолетка тагып, күтәреп, аэропортка алып киттеләр. Без аларны кул болгап озатып калдык.

Иске Тәкмәк ­басуына төшкән космик ­аппарат белән бәйле оештыру эшлә­рен җитәкләгән Харис Зарипов белән дә очрашып сөйләштек. 90 яшьлек сугыш ветераны бу вакыйганы әле дә яхшы хәтерли. Ул чорда Харис Зарипов - район башкарма комитеты рәисе. 1961 елның 9 мартында колхозларда булып, район үзәгенә кайткан чагы була аның. Телефон шалтырый. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ислам Гыйльманов: «Иске Зәй аэропортына генерал килгән, сезне сорый», - ди. Иске Тәкмәк басуына космик объект төшүен ул аннан ишетә.

- Аэропортка төшеп, генерал белән күрешеп таныштым. Ул генерал-лейтенант Николай Каманин иде. Тиз арада, машинага утырып, Иске Тәкмәккә киттек. Аппарат төшкән урында халык җыелган. Без килүгә, хәрби киемдәге генерал-лейтенант Каманинга хәлләр торышы буенча рапорт бирде. Халык аппарат яныннан читкә куылды. Якынрак килегез, аппарат шартласа, бергә һәлак булырбыз, дип шаярып, Каманин мине чакырды. Аппаратның бәрелүне йомшарта торган амортизаторы сынган, люк капкачы ачык иде. Аппарат шартлаткычы зарарсызландырылды. Зәйгә кайтканда исә юлда каршыга килүче хәрби монтажчылар очрады. Каманин аларга күрсәтмәләр бирде, Мәскәүгә шалтыратып, космик аппаратның җиргә уңышлы төшүен хәбәр итте. Генералны - «Төзүчеләр», калган хәрбиләрне Иске Зәй кунакханәләренә урнаштырдык. Икенче көнне исә Ми-4 вертолеты килеп, төшү аппаратын һавага күтәреп, Иске Зәй аэропортына илтте.

Реклама

Иске Зәй халкы, вертолетның шар күтәреп баруын күреп, бу тамашаны якыннан күрергә дип, аэропортка йөгерә. Ул чакта 7 яшьлек Зәйтүнә Миронова әлеге мизгелне ачык хәтерли.
- Шар көмешсу төсендә иде, аэропортта - зур-зур самолетлар, хәрби киемле кешеләр. Без - балалар, аларны очып киткәнче күзәттек, - ди ул.
1нче мәктәпнең элекке директоры Георгий Сафронов ике укытучы (аның берсе Наилә Исхакова була) белән Иске Тәкмәктә космик аппарат төшкән урында, аэропортта да булырга өлгерә.
- Басуга төшкән космик аппаратны якыннан күреп булмады, якын җибәрмәделәр. Ә менә аэропортка шар формасындагы аппаратны вертолетта алып килеп, аны махсус самолетка төягәнне ап-ачык күрә алдым, - ди Наилә Исхакова.

Аэропорт ул көннәрдә кардан киң итеп ачылган булган. Ә бер айдан - 1961 елның 12 апрелендә, космоска Юрий Гагарин очканын ишеттек, ди Наилә ханым. Беренче космонавтның газетада басылган фотосурәтләрен күргәч, искетәкмәклеләр космик аппараттан этне алып, куенына тыккан өлкән лейтенант бу диешәләр. Шулай итеп, Гагарин Тәкмәктә булган дигән сүзләр дә йөри.

Тарихчы, «Зәй энциклопедиясе», «Зәй турында очерклар» китаплары авторы Владимир Малахов әлеге вакыйганы җентекләп өйрәнә. Ул моның өчен Мәскәүгә махсус бара, архивларда казына, документлар җыя. Шактый кызыклы мәгълүмат туплый. Владимир Малахов Иске Тәкмәктә Юрий Гагарин булуны инкяр итә. Чөнки ул космонавтлар әзерләү үзәгенә язган хатына: «Восток» корабы аппараты төшкән урында космонавтлар булмады», - дигән җавап ала.

Ничек кенә булмасын, галәм киңлекләрен өйрәнүнең тәүге адымнары Зәйдә ясала.

Рәзимә Кашапова, 2016

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: