Шәһри Казан

Зыян күрсәң, шалтырат!

Татарстанда табиблар хатасыннан зыян күрүчеләр өчен «кайнар линия» эшли башлады. Акцияне Казанның хокук саклау үзәге оештыра. Юристларга 20 февральгә кадәр шалтыратырга була.

Әлеге акция хокук салау эшчәнлегенә бүлеп бирелгән Россия Президенты гранты акчасына үткәрелә. Юристлар гражданнарга бушлай консультация бирәчәк, зыян күргән очракта, кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген һәм тикшерү органнарына, судка барыр өчен нинди документлар кирәклеген аңлатачак. Медицина ярдәме күрсәткәндә киткән хаталарны дәлилли торган документлар булган очракта, Казан хокук саклау үзәге зыян күрүчеләрне судта якларга әзер.
Казан хокук саклау үзәге белгечләре, беренче чиратта, зыян күрүчеләргә үзләренең иминият компанияләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Иминият компанияләренең эксперт нәтиҗәләре җинаять эше ачу һәм судка мораль зыян килүне каплый торган иск җибәрү өчен нигез булып тора.
Казан хокук саклау үзәгенең «кайнар линия» телефоны: 8 (843) 277-03-86.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: