Шәһри Казан

«Алтын битлек» премиясе иясе Илһам Вәлиев: «Чын җырчылар хәзер модада түгел»

Аның исеме - Илһам Шакировтан. Әтисе, яраткан җырчысы хөрмәтенә, улына Илһам исемен бирә. Үзе исә балаларына, Зөһрә Сәхабиева һәм Хәйдәр Бигичев хөрмәтенә, шул исемнәрне сайлый. Вәлиевләр гаиләсендә бар да югары сәнгатькә мөкиббән. Өйләрендә һәрвакыт классик музыка яңгырый. Бу - һәр гаилә әгъзасының күңел теләге.

- Илһам, әңгәмәне: «Мин опера җырчысы булам!» - дигән карарга китергән хатирәләрне барлаудан башлыйк әле.
- Мин - гади авыл баласы. Әтием колхоз рәисе булгач, йортыбыздан кунаклар өзелмәде. Ә ул заманда колхозлар көчле, нинди генә бәйрәм булмасын, филармония артистларын чакыртып, концерт уздыралар иде. Ул артистлар безнең йортка аена икешәр-өчешәр тапкыр килде. Алар белән аралашып үстем, зур сәхнәгә тартылу алар аша уянды.
Үзлектән гармунда уйнарга өйрәндем, авылда, районда узган барлык үзешчән концертларда катнаштым. Үз теләгем белән, сәнгать училищесына укырга кердем. Ул вакытта үземне филармония җырчысы итеп күз алдына китерә идем. Опера юнәлешен сайлау уемда бөтенләй булмады, чөнки авыл баласы өчен классик әсәрләр ят, аның белән тәрбияләнмәдек. Баян, гармун моңнары, күбрәк халыкчан җырларны тыңлап үстем.
Укый-укый, классикага да ияләнеп киттем. Укытучылар да мактап, канатландырып җибәрде. Шул рәвешле үз-үземә ышаныч артты. Дүрт ел училищеда уку яхшы нәтиҗәләр бирде. Дәүләт имтиханын ВУЗ репертуары белән тапшырдым дип әйтергә дә була. Авыр арияләр башкарсам да, күңел барыбер үзебезнең халык, эстрада җырларын сорый иде.
Иң кызыгы сәнгать академиясенә укырга кергәч башланды. Анда программа җитди, хәер, югары белем шундый булырга тиеш инде. Мин III курста укып йөргәндә, Уфа опера һәм балет театрында Заһир Исмәгыйловның «Каһым Түрә» операсын әзерлиләр иде. Шунда башкорт халык җыры «Эскадрон»ны җырларга тәкъдим иттеләр. Бер генә куплетын. Ул роль сәхнәдә, булса, шул 3 минут булгандыр инде. Укытучым: «Театрга кереп, режиссерга шул җырны җырлап күрсәт әле», - диде. «Эскадрон»ны аңа кадәр Илһам абый, Абдулла Солтановлар башкаруында тыңлап, яхшы белә идем. Җырлап күрсәттем. «Шәп, иртәгә үк репетициягә киләсең», - диде режиссер Иркен Габитов. Ул мине опера сәхнәсенә чыгарды да.
Шул мизгелдән иҗатым, уйларым һәм хыялларым бөтенләй башка борылыш алды. Театр дөньясы, андагы тормыш... Ул бөтенләй башкача бит! Хәтта һәр театрның үзенә җәлеп итә торган исе дә бар.
«Әле бит мин студент кына. Эшләп карыйм, барып чыкмаса, ташлармын», - дип, үземдә артык ышаныч тоймыйча, бу эштә үземне сынап карарга булдым.
Әмма бу юлны сайлап ялгышмадым. Беренчедән, шәп педагогларда укыдым. Фәрзәнә Сәгыйтова мине вокал серләренә төшендерде. Опера буенча Марат Хисмәтуллин үзенең киңәшләрен кызганмады. Ул - легендар Мәгәфур Хисмәтуллинның улы, зур талант һәм көчле режиссер. Ул мине тәрбияләде: һәрбер жест, сәхнәдә үзеңне тоту. Чыгып җырлау гына түгел бит. Геройлар арасында мөнәсәбәт, аны тоемлау... «Беркайчан да уйнама, халык аңламаячак. Ә шул персонаж бул. «Шул герой булсам, нишләр идем?» - дигән сорауны алдыңа куй да аның тормышы белән яшә», - диде ул миңа. Уңыш сере шунда да. Ул бит кино караганда да сизелә: чын геройлар булса, алар белән бергә кайгырып, хәтта күзләр дә яшьләнә.
- Әлбәттә, опера - зур талант сорый торган югары сәнгать, тик эстрада керемлерәк кебек бит?
- Минем өчен бик авыр сорау бу. Хәзер сәхнәгә табын җырчылары, тамадалар менде шул. Табын арты форматы булса, керемлерәктер эстрада. Чын җырчылар хәзер модада түгел. Бу - заман шаукымы, бәлки ул үтеп тә китәр. Тик бер әйбер - аларның үзебезнең туган телдә җырлаулары гына шатландыра.
Бүгенге эстрада юлы минем өчен авыр булыр иде. Илһам абый, Хәйдәр абыйларны тыңлап үскәч, бүген халык тыңлаган эчтәлексез җырларны башкара алмыйм. Элекке әсәрләрне хәзер тыңламыйлар бит.
Солянка концертларында чыгыш ясый алмыйм. Бервакыт, яраткан җырчымның чыгышын карар өчен, җыелма концертка бардым һәм залда утырып шаккаттым. Хәзер тыңлаучының культурасы юк. Тамаша залына сыра, аракы, кабымлык алып кереп утыралар. Сикереп басалар, кычкыралар, чиныйлар... Бу бит коточкыч! Мондый концертлар мәдәни чара була алмый. Мине бу хәл бик борчый. Күңелдә начар тәэсир калды. Урамда үтә торган рок-фестивальләрдә генә андый хәл була дип уйлый идем. Юк, үзебезнең концертларда да икән! Солянкалар - мәдәниятебезне үстерү өстендә эшли торган концерт форматы түгел. Анда иң мөһиме: зал тулсын, кемдер сәхнәдә җырлап торсын. Бу - акча эшләү ысулы гына.
Әлбәттә, акча бар кешене дә кызыксындыра. Хәзерге заманда ансыз бер нәрсә дә эшләп булмый.
Опера сәнгатендәге эш хакына килгәндә, сүз дә юк, шоуменнар күбрәк ала. Екатеринбургта эшләгәндә, эш хакым гаиләмә җитәрлек иде, башка театрлар да рәнҗетмәде. Уфада да начар түгел. Аллага шөкер! Чәйлек, ипилек, шул ипигә, икрасы булмаса да, май ягарлык бар. Артыгы кирәкми.
Эстрада дигәннән, былтыр Казанда тәүге тапкыр сольный концертым булды. Аны Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов оештырды. «Әйдә, концертыңны куябыз. Син киләсең һәм җырлыйсың. Калган бар эшне дә үзем эшлим», - диде. Шулай булды да. Бөтен оештыру мәшәкатьләрен ул үз өстенә алды. Мин сәхнәгә чыгып җырладым да килешенгән гонорарны алып кайтып киттем. Менә шулай эшләргә була. Җитди продюсерлык үзәкләре тәкъдиме булса, кире какмыйм. Әмма җырчының үзенең концерт оештырып йөрүе - фантастикага тиң күренеш.
- Сезнең хакта: «Татар теноры Казан опера театрында җырларга тиеш!» - диләр...
- Казан опера театры минем өчен зур табышмак. Казанга килсәм, бөтенесе: «Сез нишләп бездә эшләмисез?» - дип аптырыйлар. Минем моңа җавабым юк. Үзем, ишек шакып: «Мине җырлатыгыз әле», - дип йөри алмыйм.
Казан - татарның мәккәсе, әлбәттә, ул - минем хыялда. Ходай язган булса, эшләрмен. Офыкта зур Мария театрын да күрәм... Әлегә эшсез утырмыйм: Уфа, Екатеринбург театрларында рольләрем бихисап, Алма-Атага да йөрим.
- Гаиләгез иҗатыгызга ничек ярдәм итә?
- Хатыным - иҗатымның фанаты. Ул фанатлар белән безнең өй тулган инде, барысы да музыкант! Бәхәсләшергә тотынсалар, ишетсәгез!.. Олы кызыбыз Зөһрә сәнгать училищесын тәмамлады, хәзер академиядә белем ала. Хәйдәр шулай ук сәнгать училищесында укый. Ничә еллар бергә яшәгәч, музыка белеме булмаса да, хатын да теләсә кайсы музыкаль критик белән аяк терәп сүз көрәштерә ала. Безнең өйдә - аерым бер консерватория. Балалар һәр спектаклемә йөри, чыгышымны бәяли, үз фикерләрен әйтәләр. Социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрне дә алар алып бара. Кечкенәсе нинди юлны сайлар - әлегә билгесез. Искәндәргә - җиде яшь. Абыйсы йөргән «Тамыр» студиясендә шөгыльләнә. Бик сыгылмалы тәнле, нинди җыр ишетсә дә, биеп китә. Ритмны дөрес тоя.
Хатыныма, түзгәнгә, рәхмәт инде. Минем көйгә килү җиңел түгел. Мин аның дүртенче баласы.
- Гадәттә, артистлар балаларының сәхнә юлын сайлавын теләми.
- Мин каршы да килмәдем, мәҗбүриләмәдем дә. Үземнең мисалга килгәндә, әти теләге белән, башта авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Янәсе, механик булам, ә эштән соң үзем өчен гармунда уйнап җырлармын. Булачак механиклар арасында ярты ел буталып йөргәннән соң, әтигә кайтып: «Болай булмый. Сәнгать училищесына барам», - дип әйттем. Ул аңлады. Шунда калган булсам: «Эх, мин дә шул сәхнәдә булыр идем», - дип, башка җырчылардан көнләшеп, тилмереп йөрер идем, мөгаен.
- Нинди җырны башкарганда рәхәтләнеп ял итәсез?
- Соңгылардан - «Биек тауга менеп бер җырладым» (Хәйдәр җыры). Без аны Хәйдәр абыйның юбилеена әзерләдек. Концертта аны симфоник оркестр белән башкардым. Көчле килеп чыкты. Җырның язылу тарихы кызык. Хәйдәр Бигичев үзе шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага шалтыратып, күңел халәтен, кичерешләрен сөйләгән булган. Шагыйрә аны әсәрендә сурәтләп биргән дә. Тик, кызганычка, Хәйәр абый үзе бу җырны башкарып өлгермәгән.
- Опера җырчысы ничек ял итә? Киләсе чыгышына ничек көч туплый?
- Сезон вакытында спектакльләр арасында бер-ике көн җырламый тору кирәк. Тыныч мохит булса, рәхәтләнеп ял итәм. Күңел тынычлыгы да бик мөһим. Борчылу тавышта шундук чагылыш таба. Хатыным, бөтен көнкүреш мәшәкатьләрен яшереп, миңа бары тик үз эшем белән генә шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Мин хәтта коммуналь хезмәтләр өчен кайда, кайчан һәм ничә сум түләнгәнен дә белмим.

Тулы исеме: Илһам Фәһим улы Вәлиев
Туган көне: 1975 елның 19 июле
Туган җире: Башкортстанның Чакмагыш районы, Имәнлекүл авылы
Гаилә хәле: өйләнгән. Хатыны - Ләйсән, балалары: Зөһрә, Хәйдәр, Искәндәр
Яраткан ризыгы: зур бәлеш, шулпа

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    681
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    169
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    138
    0
    0