Шәһри Казан

“Фирдүс Тямаевны Америкада да беләләр”

Зөлфия Гыйльманова – тумышы белән Нурлаттан. Казан педагогия институтында чит телләр факультетының немец теле бүлеген тәмамлаган. Берара белгечлеге буенча шәһәрнең бер мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Соңгы 14 елы Американың иң көньяк Флорида штатындагы Орландо шәһәре белән бәйле. Ире компаниясендә офис хезмәткәре икән. Нурлатта әти-әнисе, якыннары яши.

Зөлфия туган нигезенә еш кайтып йөри, барысы белән дә татар телендә аралаша. Без дә аның белән телефоннан үз туган телебездә сөйләштек.
– Зөлфия, әйдәгез әле, кыскача сезнең Америкада ничек яшәп китүегезне искә төшерик...
– Мине гел чит илләрдәге тормыш белән якыннанрак танышу теләге кызыксындырды. Нурлатта иң беренче булып туристлык компаниясе ачып җибәрүем дә шуның нәтиҗәсе дип саныйм. Тик туристлык бер нәрсә, чит илдә яшәү бөтенләй икенче дөнья икән. Америкага ияләшү җиңел булмады. Инглиз телен дә камил белми идем. Менталитет башка. Туган як сагындыра. Татар җырларын ишеткәч, аеруча нык сиздерә иде. 
Еллар үтү белән барысы да җайланды. Уңайлы яшәү шартлары, экзотик табигать... Америкага килеп урнашуга, русча, аеруча татарча сөйләшүче кешеләр белән аралашу теләге туды. Шөкер, социаль челтәрләр үсештә. Баштан берсен таптым, аннары икенчесен... Татарларда шул ук сагыну, җирсү, телгә сусауны тойдым. Очрашырга сөйләштек. Шулай дуслашып та киттек. Бүген минем Актаныш кызы Роза, Гөлнара (Түбән Кама), Римма (Мамадыш), Наилә (Әлмәт) кебек ышанычлы дусларым бар.

– Әлеге дуслык буш вакытны татар рухында аралашып үткәрүгә дә этәргеч биргәндер инде?
– Әйе, нәкъ шулай. 2013 елда бездә беренче татар пикнигы үтте, анда нибары 15 кеше килде. Реклама җитмәвен аңлап, Фейсбукта үз төркемебезне булдырдык. Кыска гына вакыт эчендә анда 1500ләп кеше теркәлде. Шулай безнең бердәмлеккә акрынлап юл салынды. Хәзер инде гаилә пикнигы татарларың ел саен билгеләп үтелә торган традицион бәйрәме булып санала. Махсус павильоннарны арендага алабыз. Пикникта күпләр милли киемнән була. Милли ризыкларыбыз әзерләнә. Күптән түгел генә булып узган шундый чарада ни генә юк иде өстәлдә – ит бәлеше, гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, төрле эчлекле сумсалар... Боларның барысын да үзебез пешереп килдек. Мәйданда татар көе яңгырады. Анда кунаклар да була. Андый чакта үзеңне Татарстанда, туганнарың янындагыдай хис итәсең.

– Һәм ул юл сезне Сабантуйларга китергәндер дип аңладым.
– Шулай. Дөрес, Америкадагы Сабантуй Татарстандагыдан бөтенләй үзгә төстә уза. Ул монда зур туй форматын ала һәм барбекю зоналары булган паркта үтә. Инициатив төркем кызлары – Римма, Эльвира, Гөлнара, бәйрәм күтәренке рухта узсын өчен барысын да эшлиләр.

- Безнең сабантуйдагы кебек үк алып баручылар да бардыр инде?
- Әйе, һөнәрмән тамада Питсбургтан кадәр килә. Ильмир исемле егет ул. Искиткеч позитив, “тере”. Сабантуйларның берсендә сөйләшеп киттек үзе белән. Нурлаттан булуымны әйткәч, син мишәр Фирдүс Тямаевны беләсеңме, ди бу миңа. Ничек белмим инде, беләм, дим. Шәхсән таныш булмасам да, аны әниемнең туган авылы Түбән Нурлаттан икәненнән хәбәрдар. Мин сәхнәдә аның кебек булырга тырышам, ди Ильмир. Чыннан да, карап тордым, Ильмирның һәр хәрәкәте, тулаем, энергетикасы, харизмасы нәкъ Фирдүснеке инде. Хәтта “Татарлар, алга!” дип чакыруына кадәр.

- Менә сиңа мә!
- Минем дә моңа исем китте. Шул ук вакытта күңелне горурлык хисе биләде. Америка сабантуенда шундый кешене очрат әле син! Хәер, монда килгән бар кеше, син аларны беләсеңме-юкмы, сиңа якын, көтеп алынган туган кебек. Сабантуйга башка штатларда яшәүче татарлар да килә. Татарлар гынамы соң? Чикагода яшәүче Андрей исемле украин егетен барыбыз да күптән үз итеп өлгердек. Татар, башкорт телләрен яхшы белүче егет Сабантуйга ел саен килә. Башында һәрвакыттагыча татар түбәтәе. Бию көе уйнап җибәрүгә, ул беренче булып түгәрәккә чыга. Хәрәкәтләре бик үк тактка туры килмәсә дә (көлә), Андрей музыка тынмыйча биюдән туктамый. “Парлы”, “Күпер чыгу” кебек күмәк биюләрдә еш кына аякларыбызны “таптап” бетерсә дә, без аңа ачуланмыйбыз (көлә). Һәм шундый активлар тагы да бар. Сабантуй барышында бар кеше таныша, аралаша. Балалар бергәләшеп уйный. Чын гаилә атмосферасы инде.

- Милли уеннар да оештырыладыр инде?
- Әлбәттә. Капчык киеп йөгерү, йомырка куелган кашыкны авызга кабып ярышу- барысы да бар. Узган ел минем ирем Эдвард шундый уеннарда катнашты. Аның фотосы реклама модульләрендә дә кулланылды хәтта . Уеннарда бар кеше теләп катнаша. Шулай да күпләрне бирегә татарлар белән танышу нияте китерә,минемчә. Татар гаиләсе коруны күздә тотып махсус килүчеләр дә бар. Мин дә үземнең байтак дусларымны нәкъ менә Сабантуйда таптым. Бер елны шундый чарада Татарстаннан Филүс Каһиров катнашты. Якын дустыбыз – Татарстанда танылган аш-су остасы Резидә Хөсәенова – бездәге сабантуйларда еш кунак. Гадәттә ул милли ризык пешерү буенча мастер-класслар да уздыра. Минем даирәмдә үз телләрен начар белүче татарлар да бар, әмма очрашулар барышында алар бик тырышып татарча бииләр, аралашалар. Яшермим, арада үз телләренә битарафлар да очрый, алар тиз югалалар чаралардан. Ә мин татар дусларым артуга бик сөенәм. Ватсапта төркем булдырдык, без һәрчак элемтәдә. Бер-беребезгә кунакка йөрибез, рецептлар алмашабыз.

– Шул ук вакытта сез әле Американың җирле чараларында да актив катнашырга өлгерәсез...
– Әйе, 2019 елда мин Флорида штаты күләмендә уздырылган “Миссис Флорида” конкурсында Орландо шәһәре данын якладым.

Реклама

– Бу сезнең үзегез яшәгән ил традицияләренә хөрмәтегезне дә күрсәтә бит.
– Әйе, һәм бу миңа Америкада татар җанлы Нурлат кызы булып яшәргә һич комачауламый.

– Гаиләгездә аралашу теле нинди? 
– Безнең гаилә – интернациональ. Тормыш иптәшем Эдвард – рус милләтеннән, Ростов-на Донудан, элеккеге цирк артисты. Ул минем татар телендә сөйләшүемне ярата. Суыткычыбыз ишегендә татар сүзләре язып эленгән. Эдвард миңа ниндидер комплимент ясарга яки күңелемне күтәрергә теләсә, андагы сүзләрне укып, татарча эндәшә. “Җимешем”, ”кояшым”, ”матурым“ дип эндәшүгә ничек күңелең үсмәсен, ди? Билгеле инде, эреп китәм. Кызым Канада французында кияүдә. Аның белән еш кына татарча сөйләшәбез. Аңа “кызымочка” дип эндәшәм. Гомумән, кызым минем белән булганда, татарча сөйләшергә тырыша. Нурлатта мәктәптә татар телен теләп өйрәнүе нәтиҗәсе дип саныйм мин моны. Аңа кадәр балалар бакчасына йөргәндә тәрбиячесе Лена Хатыйповнаны бик ярата, аның кебек җирле диалект лексикасы кулланып сөйләшергә тырыша иде. Бүген дә аңарда үз телебезгә булган мәхәббәтне күреп ихлас шатланам. Оныкларым – Эвелина һәм Вивьенның минем калфак, түбәтәйләрне кызыксынып киеп карауларына да сөенәм.

– Калфаклар дигәннән, сез еш кына социаль челтәрләрдә милли кием кигән фотоларыгызгы куясыз...
– Мин модалы киенергә яратам. Татар милли киемнәренә өстенлек бирәм. Башыма калфак киеп социаль челтәрләргә пост куюдан оялмыйм. Милли орнамент төшерелгән күлмәкләрем, камзулым, замшадан тегелгән сумкам, чиккән түбәтәем бар. Брошьлар, оригиналь стильдәге алкалар яратам. Бәйрәмнәргә һәрчак милли киемнәр киям.

– Социаль челтәрләрдә кулдан бизәлгән пыяла савытларыгызны да күрергә була. Бусы хоббидыр инде?
– Әйе, бу – хобби. Мин иҗади күңелле кеше. Буш вакытымда пыяла өрдерү остаханәмдә шөгыльләнәм. Фьюзинг техникасы буенча пыяладан милли бизәкле свыт- саба һәм биңутерия ясыйм. “Гомер агачы“ дип аталган китап миңа ярдәмгә килә. Бүләккә дә ясыйм, сатуга да. Күп очракта үзем өчен. Офисым диварын татар дусларым бүләк иткән әби һәм бабай сурәтләнгән картина бизәп тора. 

– Татар Америкада да татар булып кала ала икән...
– Шулай. Америкада чиста татар гаиләләре – ирләре дә, хатыннары да татар булганнар күп. Алар балаларын татар халкының традицияләре нигезендә тәрбиялиләр, татарча сөйләшәләр. Якын дусларым Лилия белән Айрат – шундыйлардан. Лилия Апастан, педиатр булып эшли. Тормыш иптәше Айрат – Казаннан. Америкада танышып, биредә гаилә корганнар. Ике уллары үсә. Өйләрендә бары татарча гына сөйләшәләр. Андыйлар тагы да бар. Читтә яшәп тә үз милли традицияләренә тугры калучылар күңелдә соклану уята

– Зөлфия, якташларыңа җиткерәсе теләгең дә бардыр, бәлки...
– Еллар узу белән мин үземнең дә татарлар белән күбрәк һәм теләп, күңелем кушуы буенча аралашуга тартылуымны аңладым. Туган йортыңда балачактан, бишек җыры белән салынган миллилек гомер буе озата бара икән ул. Татар гаиләләрендә балаларга үз телебезне өйрәтеп, йолаларыбызны сеңдереп үстерсеннәр иде. Гаҗәеп чиста, матур, әдәпле безнең традицияләребез. Читтә яшәгәндә аеруча нык сиздерә ул. Һәм милли горурлык та арта. Соңгы елларда Татарстанда милли мәдәниятне күтәрү, дөнья буйлап таралган татарларны берләштерү өчен күп нәрсә эшләнә, Бөтендөнья татар конгрессының актив эшен дә тоябыз. Милләтне дөнья күләмендә танытуда да зур адым бу, һәм без дә бу юнәлештә беркадәр үз өлешебезне кертәбез, дип уйлыйм. Мин моны милләтем каршындагы бурычым дип саныйм.

– Рәхмәт, Зөлфия! Татар дусларыңа кайнар сәламнар һәм Нурлатта очрашуга кадәр!\

Әңгәмәдәш - Резедә Гиняева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 21 июль 2021 - 17:44
    Без имени
    Хәерле җәйге көннәр белән, ЗӨЛФИЯ! Бу интервьюны укыгач, үземнең кыз туганымны тапкан кебек булдым, чөнки мин дә Түбән Нурлат авылыннан. Анда авыл мәктәбен тәмамлагач, алдан Арча педучилищесын, аннары Казан педагогия институтының рус филологиясе бүлеген тәмамладым. 1975 нче елдан Самара шәһәрендә яшим. Биредәге " Яктылык" мәктәбендә 27 ел татар теле һәм әдәбиятын укыттым. Мин - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Хәзер пенсиядә. Ә Фирдүс Тямаевның әбисе минем әниемнең ерак туганы. Америкага чаклы китеп үзенең бәхетен тапкан якташым сокланам. Хәерле тормышлар теләп Нурзидә Фәйзуллина. Самара.