Шәһри Казан

Иван Кузнецов: «Татар кызына гашыйк булсагыз, телне тиз өйрәнерсез»

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Владимирович Кузнецовның татар телен өйрәнә башлавы мәхәббәткә бәйле. «Тормышта бөтен башлангыч - мәхәббәттән», - ди ул.


- Иван Владимирович, татар телен кайчан, ничек өйрәнә башладыгыз?
- Мин татар кызына гашыйк булдым. Хатыным Алсу милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне хөрмәт иткән татар гаиләсендә үскән. Әнисе - Казан кызы, әтисе - Кукмарадан. Аларны әти, әни дип атыйм. Безне Кукмарага әтинең төп нигезенә Сабан туена чакырдылар. Әтиләр - өч малай. Нигездә әтинең әнисе - әби, татарлардагы гадәт буенча, төпчек улының гаиләсе белән яши. Әби - авылның хөрмәтле абыстае. Безне бик җылы кабул иттеләр, телеңне йотарлык тәмле ризыклар өстәл тулы: итле борай бәлеше, өчпочмак, гөбәдия, какланган каз, пешкән каз һәм тагын бик күп төрле тәм-томнар иде. Әти туганнарын минем белән, «яраткан киявем - Иван», - дип таныштырды. Минем исемем рус телендә әйтелгән бердәнбер сүз булды бугай бу очрашуда. Аралашу бары тик татар телендә барды. Аннан Сабан туена киттек, анда да искиткеч күңелле булды, кайтышлый, Алсуларның туганнарына, әтинең дусларына, якыннарына кердек. Һәр йортта безне ачык йөз, мул өстәл, җылы сүз белән каршы алдылар. Икенче юлы кайтканда, мине шулай кабул иткән кешеләргә татар телендә җавап бирә алырлык итеп өйрәнергә кирәк телне, дигән карарга килдем.

- Рус кешесенә татар телен өйрәнү кирәк дип уйлыйсызмы?
- Татар халкында «Телләр белгән - илләр гизгән» дигән мәкаль бар. Күбрәк тел өйрәнгән саен, тормышны тирәнрәк, күпьяклырак танып-беләсең, карашың киңәя. Без яшәгән глобализация чорында телләр белү ул - ихтыяҗ.

Ә сезнең соравыгызны мин «Татарларга татар телен белү кирәкме?» - дип куяр идем дә, «Һичшиксез», - дип җавап бирер идем. Кайчандыр киң таралган, актив кулланылышта булган телләрнең илләр арасында чикләр бетерелгән, күп полярлы дөнья шартларында юкка чыгулары мәгълүм факт. Ә телләрне ничек саклап калырга мөмкин соң? Иң беренче чиратта туган телдә гаиләдә сөйләшергә тиешләр дип саныйм. Юкка гына туган телне татарлар, бик төгәл билгеләп, ана теле дип атамыйлар. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бу турыда бик матур юлларын язып калдырган:
«И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле...»


Хатыным Алсулар гаиләсендә барысы да ана телен яхшы беләләр. Алсу әти-әнисе белән дә, балалар белән дә татарча сөйләшә.



- Татар теленә өйрәнгәндә, нинди кыенлыклар белән оч­раштыгыз?
- Татар теле - матур, йомшак, көйле, камил, төгәл кагыйдәләргә нигезләнгән тел. Минем өчен иң авыры - бер-бер артлы килгән кушымчаларның чикләрен, тәртибен, мәгънәләрен аңлау булды. Мисал өчен, «урамнардагыларныкынмыни, әниләребезнекедәй, килештергәләштергәлиләр» кебек сүзләрдәге кушымчаларны билгеләп һәм аңлап бетерү җиңел эш түгел. Ә «укып йөри, яшәп ята, егыла яздым, кычкырып җибәрде» кебек аналитик фигыльләрне алыйк, болай итеп татарлар гына әйтә ала, бик кызыклы формалар бит.

- Татар телен өйрәнүдә сезнең уңышларыгыз?
- Фикеремне аңлатырлык дәрәҗәдә сөйләшәм, диалог алып бара алам. Татар кешесе шактый кызу сөйләшә, шул темп артыннан куып кына җитә алмыйм.

- Телне тиз өйрәнүегезнең сере нидә?
- Татар кызына гашыйк булсагыз, бу хис сезгә телне үз­ләштерүдә төп этәргеч булыр. Көнегезне, минем шикелле, эшкә кадәр иртәнге сәгать җиде-сигездә татар телен өйрәнүдән башларсыз. Татар халкы әйткәнчә, мәхәббәт таулар күчерә. Монысы шаяру катыш, әлбәттә. Телне бары тик аралашу, сөйләшү аша үзләштереп була, сүзләр сөйләм вакытында гына истә кала. Шуңа күрә мин татарчага күчәргә мөмкин булган һәр очрактан файдаланыр­га тырышам. Әнигә, әтигә шалтыратканда, татарча гына сөйләшәм. Алсу белән сөйләшкәндә, өйрәнгән сүзләрне сөйләмгә кертергә тырышам.

- Телне әле өйрәнә генә башлаган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Телдәге матур әйләнмәләргә игътибар итегез, исегездә калдырырга тырышыгыз. Татар теле, әйткәнемчә, матур тел, ул җыр шикелле, күңелгә үтеп керә. Татар телендә сөйгәнеңә, якыннарыңа мөрәҗәгать итә торган «җаным, җанашым, җан кисәгем, бәгырем, акыллым, матурым, аккошым, җимешем, ахагым» яки туганлык мөнәсәбәтләрен чагылдырган «алма апа, тәти апа, чәчәк апа, дәү абый, кечкенә абый, тәти абый, әнкәем, әткәем, әбекәем, бабакаем» кебек искиткеч җылы, ягымлы сүзләр бар. Телнең шундый матурлыгын тойсаң, ул күңелгә үтеп керә, аны өйрәнәсе килә. Телне кемдер, ниндидер шартлар мәҗбүр иткәнгә түгел, бары тик аны яратканда гына өйрәнеп була.

- Татар әдипләренең әсәрләре белән танышмы сез?
- Әйе. Алар миңа телне өйрәнгәндә булыша. Хөрмәтле яраткан укытучым Рәсимә Равиловна Шәмсетдинова (миңа татар телен ул өйрәтә) дәресләрнең берсендә әни турында язылган шигырь алып килгән иде, аның түбәндәге юллары күңелгә аеруча кереп калган:
Иң сабыр йөрәк -
Синең йөрәгең,
Иң изге теләк -
Синең теләгең,
Әни!

Реклама

Үземнең әниемне бик нык яратам, аңа барысы-барысы өчен дә чиксез рәхмәтлемен. Һәр көнемне аңа шалтыратудан, хәлләрен белүдән башлыйм. Ул минем тормышымда иң кирәкле, иң якын, иң мөһим кешеләрнең берсе. Шуңа күрә әни турында шулай тирән итеп язган автор турында күбрәк беләсем килде. Рәсимә Равиловна миңа шигырьнең авторы - көчле ихтыярлы, талантлы язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинның катлаулы язмышы турында сөйләде, иҗаты белән тирәнрәк таныштырды. Аның белән якыннан танышу теләге туды. Фәнис Яруллинның адресын таптым, күчтәнәчләр алдым да киттем. Хатыны да, үзе дә бик җылы кабул иттеләр. Язучы рус кешесенең татар телен өйрәнүенә, ул телдә сөйләшүенә, әдәбияты белән кызыксынуына соклануын яшермәде.



- Татар җырларын тыңлыйсызмы?
- Әйе. Әйтик, «Айфара» төркеменең «Ак каен» җыры ошый. Филүс Каһиров башкаруында татар халык җырларын тыңларга яратам, аеруча «Кара урман» күңелгә якын. Соңгы дүрт ел дәвамында «Татар җыры»на йөрим. «Барс-медиа» ширкәте хуҗалары Гәрәевләр - гаиләбезнең якын дуслары. Алар бик мөһим эш - татар җырларын илебездә яшәүче татарларга гына түгел, чит илдәге татарларга да җиткерү белән шөгыльләнәләр, фестивальдә яңгыраган җырлар аша аларга туган як, туган ил, туган халыкларының күңелләрендәге җылылыкны, үзләренең зур бер милләтнең өлеше булулары ­тойгысын җиткерәләр дип саныйм.

- Читтә яшәүче милләттәш­лә­ребезнең татар телен саклау мәсьәләсенә күпкә игътибарлырак булуы күзәтелә. Сезнеңчә, сәбәп нәрсәдә?
- Мин күп илләрдә укыдым, шул исәптән Америка Кушма Штатларында, Бөекбританиядә озак кына яшәргә туры килде. Бер генә әйберне ассызыклап әйтә алам: читтә туган телдә яңгыраган теләсә нинди җырның, шигырьнең өзеге, сөйләм сине бераз гына булса да туган илеңә, туган нигезеңә якынайта. Шуңа күрә дә туган илләреннән читтә яшәүчеләр туган тел, туган ил, туган халкы белән бәйле төшенчәләргә саграк мөнәсәбәттә. Татарлар, барыбызга да мәгълүм булганча, дөнья буйлап сибелгән милләтләрнең берсе. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов күптән түгел АКШта булды, анда татар диаспорасы белән очрашты һәм алар өчен бу очрашу гаять көтелгән, әһәмиятле вакыйга булып, үзләренең туган ил, халык белән бергә икәнлекләрен тоярга ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Алар, җиңелчә инглиз акценты белән булса да, татар телендә сөйләшәләр, аны кадерлиләр, сак­лыйлар. ­Россиядән читтә яшәп тә, аның бер өлеше булган татар телен, мәдәни, рухи кыйммәтләрен саклап калулары өчен олы рәхмәт әйтәсе, аларга баш иясе килә.
Мин үземнең өемне, илемне, иң якын кешеләрем яши торган республикамны, Казанымны бик яратам. Бу хиснең тирәнлеген чит илдә озак торганда аеруча тирән тоям, аңлыйм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 25 февраля 2018 в 15:12
    Әнгам Атнабаев шигырьләре Әнгам Атнабаев: «Менә шулай» Көн дә иртән «Великая Русь» дип, Уяталар урыс чаңнары… Менә тагын урыс кышы җитте, Көрәп ява урыс карлары.
    64
    0
    1
  • 25 февраля 2018 в 12:22
    Татарларда туй йолалары Татарларда – туй иң зур гаилә бәйрәме. Байлар, урта хәллеләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта ярлылар да, үз якыннарын кунак итәр өчен, соңгы тиенен дә кызганмыйлар. Шундый затлы мәҗлестә миңа иң кадерле кунак сыйфатында түрдә утырырга туры килде.
    68
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 10:35
    Агросәнәгать паркының беренчесе Зәйдә булачак Татарстан Президенты үзенең еллык юлламасында районнарда агросәнәгать паркларын булдыру турында әйткән иде. Әлеге мәсьәләдә нинди яңалыклар бар икән? Беренче парклар кайда ачылачак? Илнур Абдуллин, Биектау.
    60
    0
    0
  • 25 февраля 2018 в 09:12
    Без русчаны татар теле аша өйрәндек Без мәктәптә фәннәрне татарча укыдык. Әлки районының Төгәлбай авылында 1930 елларда колхозлар оешкач, беренче мәктәп ачыла. Югары белемле мөгаллим Сөнгатулла Муллинны әле дә хәтерлим. Мәктәптән тыш, теләгән кешеләрне ул кичләрен җыеп укырга өйрәтә иде. Мин 1945 елда беренче сыйныфка кердем. 
    55
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 18:43
    Салават Фәтхетдинов: “Туган якны сагынып елый идем” “Армиядә хезмәт итеңме?” – дигән сорау мине һәрчак кыен хәлдә калдыра, чөнки мин “стройбатта”, акча эшләп яттым.
    247
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:17
    «Алкаш ясыйсыз бит инде...»  Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән хәзерге замандагы кебек бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
    197
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 13:14
    319
    0
    4
  • 24 февраля 2018 в 12:09
    Уяну Бу тарихны безгә алкоголизмнан дәваланган ханым сөйләде. 
    192
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Помидорның ниндиен сайларга? Баллы помидорлар (черри сортлары): Бусинка, Сладкий фонтан, Волшебная арфа, Черри Ира, Чезаре (F1 гибридлы сортлар).
    209
    0
    1
  • 24 февраля 2018 в 10:05
    Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми Иҗат – гүзәл гамь ул, иң югары дәрәҗәдәге изге тынгысызлык ул.  Хәсән Туфан.
    90
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 05:11
    Сәламәтлек комбинаты урынында нәрсә булачак? Шәһәр уртасында бөтен кеше яратып йөргән Сәламәтлек комбинатын җир белән тигезләп куйдылар. Хәзер ул урынны койма белән уратып алганнар. Монда нәрсә булачак икән? Берәр сәүдә күңел ачу үзәге төзергә уйлыйлармы, әллә комбинатны яңартачаклармы?  Сөләйман Шакиров, Казан.
    142
    0
    0
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    374
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    483
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    874
    0
    2
  • 25 февраля 2018 в 16:08
    Сине бар да “яратачак”, алтын медаль алмасаң
    Җилдән җитез унбиш яшьлек кыз бала катлаулы элементлар ясап, боз өстенә бизәкләр төшереп, миллионлаган спорт сөючене шатландырып чыгыш ясаганда тыныч күңел белән карап утырып буламыни ул! Бу бит беренче, күптән көтелгән алтын, аяк чалучылар корган киртәләрне ватып-җимереп  күпләрнең авызын томалар өчен җавап!
    356
    0
    6