Шәһри Казан

Яхшы җеннәр безнең белән намаз да укый әле... (йорт ияләре турында)

Яңа йортка күченгән бер танышым йорт иясен үзләре белән алып чыгулары турында сөйләгән иде. Бу динебезгә каршы килмиме? Йорт, мунча, абзар ияләре чынлап та бармы?

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән без сорауларга җавап эзләдек. 
– Нурулла хәзрәт, йорт ияләре турында күп ишеткән бар. Йоклап калган кешеләрне, исемнәре белән эндәшеп, җайлап кына уяталар да бит алар. Тиктомалдан чынаяк эчендәге кашыкның шакылдаганын ишетүчеләр дә бар. Алар чынлап та бармы икән әллә? 

– Без белгән дөньядан тыш, җеннәр дөньясы да бар. Күргәнебез булмаса да, алар безнең арада яши. Җеннәрнең иманлысы һәм имансызлары була. Шулай ук төрле кавемнән дә булырга мөмкиннәр. Оча торганы да, шуыша һәм йөзә торганы да, куышларда, урман-кырларда яшәүчеләре дә бар. Нинди генә кавемнан булсалар да, барысын да җен дип атыйбыз. Ислам динен кабул иткәнче дә җеннәр булган һәм кешеләр алар белән элемтәгә кергән, аралашкан, кайвакытта хәтта никахлашканнар да. Без аларны җен дип Коръәндәгечә атыйбыз. Аңа кадәр башка исемдә йөргәннәр. Шуңа да йорт, абзар иясе, су, җир иясе дип әйтү бик борынгы вакыттан килә. Кайбер якларда капка ияләре дә булган әле. Алар яшәгән урынга өй салынып, алар шунда калырга мөмкин. Кешеләр яшәмәгән урынга да килеп ияләшәләр. Динсезлек, имансызлык чәчәк аткан җиргә махсус килеп тә урнаша алалар. Чынаяк эчендәге кашык шакылдый дидегез, өй эчендәге әйберләр күчеп куярга, кайбер нәрсәләр очып та йөрергә мөмкин әле. Шундый хәлләр турында да сөйләгәннәрен ишетеп торабыз. Өйдәге бер бүлмәдә тыныч кына йоклый алмаулары турында сөйләгәннәре бар. Көндез кереп, чыгып йөрибез, ә төнлә шунда йоклап булмый, диләр. Шул ук кешеләр иртән торышка атларының яллары үрелгән булуы турында шаккатып сөйлиләр. Бу абзар иясенең эше. Тәртипсез җеннәр исә хайванны азаплый, төне буе аны куып йөртә.   

– Йорт эчендә яшәгәннәренә ризык бирү каян килеп чыккан?
– Борчымасын өчен өй хуҗалары ашарга да биргәли. Әмма шәригать буенча бу тыелган, чөнки ул үзенә күрә бер корбан бирү була. Борчый башласалар, Коръән һәм сөннәт кушканча гамәл кылырга кирәк. 

– Яңа йортка күчкәндә, аны үзең белән алып та китәргә икән... 
– Аларның кешегә кирәге юк. Әмма кайберләренең чыннан да файдасы бар. Янгын чыкканда, сыер бозаулаган вакытта алар өй хуҗаларын уята торган була. Әмма йорт ияләренең ниятләрен ахыргача белә алмыйбыз. Бүген сиңа яхшылык эшли, иртәгә зыян салырга мөмкин. Шуңа да аларны алып чыкмау хәерле. 

– Безнең халыкта өйгә исәнләшеп керү һәм саубуллашып чыгу гадәте яши. Бу шул йорт иясе белән бәйлеме?
– Динебез буенча бу гадәт чынлап та хуплана. Әмма ул йорт ияләре белән генә бәйле түгел. Өйдә, җеннәрдән тыш, аларның мөселман булган кардәшләре дә, фәрештәләр дә яши. Алар безнең белән намаз да укый әле. 

Реклама

– Бер әбинең, ап-ак киемнән берәү кереп, өемдә намаз укып чыгып китте, дип сөйләгәне бар. Бу да шул яхшы җен булдымы икән?

– Намаз укый торган мөселман җен булырга мөмкин ул. 

– Кайбер йортлар турында тынычсыз нигез дип әйтәләр. Ул нилектән тынычсыз була?
– Йорт җенле урынга салынган булырга мөмкин. Йә булмаса өй хуҗасының җенгә зыян китергән булуы бар. Җен исә тик ятмый, хуҗалардан үчен алырга тырыша. Йорт эчендә гөнаһ, төрле бозыклыклар кылынса да тынычлык бетә. Сихер, бозымнар аркасында да нигез тынычсыз була. Сихер ясаучыларга да шул ук җеннәр ярдәм итә.  

– Йорт ияләре борчымасын яки зыян китермәсен өчен нәрсә эшләргә киңәш итәсез?
– Өйгә бисмилла әйтеп керергә һәм чыгып китәргә. Коръән, намаз, догалар укырга, азан әйтергә, Аллаһ кушканча яшәргә, хәләл ризык белән тукланырга кирәк. Ир белән хатын никах укытып яшәргә тиеш. Йортка теләсә кемне кертмәү хәерле, чөнки аларның нинди максаттан килүләрен сез белмибез. Өйдә гаурәтләрне капламыйча йөрсәгез, гайбәт сөйләшсәгез, гөнаһ кылсагыз, фәрештәләр чыгып китәргә мөмкин. Җеннәр борчый башласа, өйдә азан әйттерегез, Коръән укытыгыз. Аларны берничек тә җиңә алмаган кешеләрнең өйләрен ташлап чыгып китүләре дә билгеле. Ул җенле өйдә кем генә торса да, яши алмый чыгып китә. Иң мөһиме – Аллаһ кушканча яшәү, ярдәм сорап Аңарга сыену.  

– Йорт иясе өчен сәдака бирүчеләр дә бар. Дин буенча бу дөрес гамәлме?
– Йорт иясенең зыяныннан саклану өчен бирәләрдер аны. Аңа савабы булсын дип бирү дөрес түгел. 

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: