Шәһри Казан

Әзһәр Шакиров: «Үзем теләгән рольләрне уйнамадым»

Адәм баласы тормышның ачысын-төчесен күргән саен мәрхәмәтлерәк буладыр ул. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров та әнә шундый асыл ир затларының берсе. 

Театрда яшь чагыннан ук үзенең таланты белән аерылып торган артист ул. «Сүнгән йолдызлар» спектаклендә – Надир, «Галиябану»да – Исмәгыйль, «Ахырзаман»да − Бостон, «Телсез күке»дә – Зариф һәм башка бик образларга җан өрде. Аны тамашачы тискәре рольләрендә дә яратып кабул итте. Әзһәр абый үзенең генә түгел, башкаларның да уңышына сөенә, борчуларына көенә белә. Сабакташлары арасында иң яше булган Әзһәр абыйга тиздән 80 яшь тула. Безнең бу сөйләшү – үткән һәм бүгенге көн күзлегеннән узган гомергә бер караш. 

− Әзһәр абый, Сезнең язмыш сагышлы җыр сыман. Күпләргә гыйбрәт булырлык тормыш һәм иҗат юлыгызны үзегезнең «Язмыш» дигән китабыгызда да чагылдырасыз. Аны кулына алган кеше күз яшьләрсез генә укый алмый торгандыр. Кулыгызга каләм алып китап язу уе ничек туды икән?
− Рус артистларының китапларын укыгач: «Туктале, нигә мин дә яза алмаска тиеш соң?» – дигән уй килде башка. Бүген халык шулай тәрбияләнгән: аларны язучылар, драматурглар да кызыксындырмый. Артистларның тормышы турында беләселәре килә, чөнки телевидениедә, театр сәхнәсендә тамашачы аларны көн саен күрә. Русларда хәмер эчәргә яраткан, хатыныннан аерылган артистны (25-30 яшендә үлеп китсә), әгәр ул талантлы икән, аны бөек итеп күрсәтә беләләр. Бездә халык андый артистка, нинди генә талантлы булмасын, ул хәтле исе китми. Әнә шулар күңелгә тигәнгә, халыкка талантлы артистларның кем икәнен күрсәтергә теләдем. Аллага шөкер, боз кузгалды, миннән соң яшьтәшләрем дә үзләренең китапларын чыгардылар. Без бит барыбыз да авылдан, барыбызның да язмышы кызганыч.

− Кызганыч язмыш, дигәннән, Сезнең балачагыгыз сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән. Сез аны «бәхетле балачак», дип әйтә аласызмы? 
− Балачак бит ул чорга карамый, һәрвакыт бәхетле, чөнки бала үзе яшәгән җирлектән ямь, рәхәтлек таба... Челтерәп аккан чишмәләрне, таллар, зирек агачларын, әкрен генә аккан инешне күз алдына китерегез. Синең җаныңны шушы матурлык биләп ала. Авыл ул ташкала түгел. Талантлы кешеләрнең барысы да диярлек авылдан чыккан. Әмма мин театрга артист булып килгән колхоз рәисе баласын да, мәктәп директоры баласын да күрмәдем. Бераз хәлле кеше баласын башка уку йортларында укытты. Мин балачакта авырлыкларны күз алдына китермәдем. Башта VII сыйныфны – дүрт чакрымдагы авылга, аннары X сыйныфны тәмамлаганчы 20 километр ераклыкта булган мәктәпкә йөреп укыдык. Андый бала ничек яхшы укымасын?! (Хәзерге балаларны укыта алмый интегәләр.) Кызганыч, мәктәптән соң Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлап, артист булып эшли башлагач, әти-әниемне театрга алып килеп күрсәтә алмадым. 

− Әниегезнең үлеме турында телеграмма килгәч, нинди генә нужалар күрә-күрә кайтмыйсыз бит. Машинадан төшеп калганнан соң, кыш көне төнлә урман аша авылыгызга җәяүләп кайтуыгыз тетрәндерә. Мондый кыю адымга беркем дә бара алмас иде. Үзе зур батырлыкка тиң бит ул. 
− Үзем аны батырлыкка тиңләмим, әмма урманда адашканнан соң уйландырды. Бүгенгедәй күз алдымда, караңгы төшкәч, кулыма таяк сындырып алдым да урманга кереп киттем. Җил чыгып тора, ай күренми. Берзаман аяк бата башлады, кар билдән. Бер атлыйм, бер тәгәрим. Аз гына туктап хәл җыям, тик әкрен генә алга шуышам. Мин адаштым. Шушы урманда адашып калам бит, әнине күрми үләм, дигән уйлар йөгереп үтте баштан. Хәлем бетеп, каен төбенә барып утырдым. Ут ягар идем дә, шырпы юк. Күздән яшь ага. Үлем белән тартышып, күпмедер азапланганнан соң, күземә басу күренгән сыман булды... Ниһаять, авылга кайтып җиттем. Беркемдә дә ут юк. Үзебезнең өй тәрәзәсеннән әз генә ут яктысы төшеп тора. Ишекне ачып керсәм, өйдәгеләрнең барысы да мине күреп шаккатты. 
Тизрәк барып, әнинең аяк-кулларын тоттым, алар сап-салкын. Мин кайтканнан соң ярты сәгать узмагандыр, әни җан бирде. 

− Тормышыгызда сынаулар бик күп булган. Сезнең өчен иң авыры кайсы? 
− Яшь чакта әти-әнине, туганнарны югалту нык тәэсир итте. Аннары артист өчен театрда эшләү зур сынау. Киләсе елга театрга килгәнемә 60 ел була. Үзе бер кеше гомере. Һәр көнне сәхнәгә чыгып, талантлы кеше икәнеңне исбатларга кирәк. Һаман формада булганга, көне-төне эшләгәнгә күрә, без 80 яшькә җиттек тә инде, Аллага шөкер. 

− Иҗат кешесенең тормышында аерым шәхесләрнең йогынтысы булмый калмыйдыр... 
− Мине Мәскәүдә укыткан Михаил Гладков дигән профессор безгә бик дөрес тәрбия биргән. Безнең барыбызга да аның йогынтысы бик зур булды. Театрга килгәч, режиссерлар: Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштылар. Аларны бик зур хөрмәт белән искә алам. Минем белән озак еллар «җәфаланган» Фәрит Бикчәнтәевкә рәхмәт. 

− Ни өчен «җәфаланган» дисез?

− Мин бит режиссерны тыңлап җиткермим, үземчә эшләргә тырышам. Режиссер эше ул гаҗәеп катлаулы хезмәт икәнен яхшы беләм.

Реклама

− Авылдашыгыз, сабакташыгыз Нәҗибә апа сезнең турыда: «Спектакльдә партнерлар булып уйнаганда, янәшәмдә Әзһәр Шакиров булганда, беркайчан югалып калмыйм, дигән иде. Үзегезгә кайсы партнер белән уйнау рәхәт булды? 
− Нәҗибә бик талантлы артист булды. Ул бик тырыш, максатчан. Кем уйлаган, 20 йортлы бер авылдан ике артист 60 ел гомерләрен татар театрына багышларлар, дип. Мондый хәлне башка ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Үземә дә Нәҗибә белән уйнау шундый рәхәт иде. 

− Сәхнәдә уйнаганда, артистның үз холык-фигыле дә ачыла сыман. Эчке дөньяңны яшереп булмыйдыр. Әйтик, «Ак чәчәкләр» фильмында Әбүзәр роле белән дә тамашачы күңеленә кердегез. Әлеге образ аша табиб һөнәренә мәхәббәт уяттыгыз. Ничек туды ул образ?
− Фильмны караганнан соң, очрашуларда тамашачы миннән: «Нигә хәзер Әбүзәр кебек табиблар юк соң?» − дип сорадылар. Үз эчеңдәге уй-фикер, холкың, телисеңме-теләмисеңме, сәхнәгә чыга. Шулай булмаса, тамашачыны ышандырып булмый. Минем танышларым арасында шундый ярдәмчел, кешелекле табиблар бар иде. Күрәсең, алар үзләренең күңелләре, җаннары белән нык тәэсир иткәндер. Әбүзәр ролен уйнаганда, ул үзеннән-үзе килеп чык­ты. Андый уңай рольләр бирмәгәч, күбрәк тискәре, катлаулы язмышларны уйнарга туры килде. Шуңа күрә андый уңай образдан кызык тап­мадым. Миңа тамашачының хөрмәте электән үк телевидение аша уянды. Анда үз яшемдәге рольләр уйнарга насыйп булды.

− Хыялдагы ролегез уйналдымы әле?
− Рольне бит режиссер бирә. Ул бирсә – уйныйсың, бирми икән – юк. Шуңа күрә хыялдагы рольләрне уйный алмадым шул. Хәзер аларны уйнап булмый инде, чөнки сәхнәдә энергия, тышкы кыяфәт кирәк. Элек теләгән рольләремне уйныйсы урында, мин 25 яшемдә 60 яшьлек ирләрне уйный башладым. Шәүкәт Биктимеровның, Равил Шәрәфиевнең әтисен, Ринат Таҗетдиновның бабасын да уйнарга туры килде. 

− Әзһәр абый, туган авыл, туып-үскән нигез булмау зур фаҗига икәнен беләбез. Шулай да туган якларыгыз белән элемтәләрегез өзелми дип беләм.
− Туган авылым булмаса да, мин үз гомеремдә бер яхшылык эшләдем. Игелекле милләттәшләр ярдәме белән, юкка чыккан авылыбызның зиратын яңадан эшләттем. Сугышта һәлак булган авылдашларга һәйкәл куйдырдым. Моның өчен иганәче Лотфулла Шәфыйгуллинга, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга рәхмәтем чиксез. 

− Сез ике гасырда яшәгән кеше. Кайсында яшәү рәхәт булды? – дип сорыйм әле.
− Аерып кына әйтеп булмый аны. Безгә бит: «Дөньяда бездән дә бәхетле ил юк», – дип сөйләделәр һәм без аңа ышанып яшәдек. 

Мин комсомол да, коммунист та булмадым, ләкин тормышның яхшы якка үзгәрүен теләдем. Социализмда: «Бөтен халык бертигез яшәргә тиеш», – дигән идея кешелек дөньясының иң бөек хыялы иде. СССР таркалуын мин фаҗига итеп кабул итмәдем, чөнки бөтен союздаш республикалар үзләренә дәүләт төзеделәр. Халыкның хыялы чынга ашты. Моңа ничек сөенмисең? Шулай да бүгенге гаделсезлекләрне берничек тә кабул итә алмыйм, чөнки кешеләрнең хыяллары, омтылыш­лары юкка чыкты. 

− Үз гомерегездә беркемгә дә сөйләмәгән серегез бармы? 
− Белмим, артист кешедә сер буламы икән? Без бит театрда бер гаилә булып яшибез. Монда бернинди дә сер саклый алмыйсың, барысын да белеп торалар. 

− Үкенечегез...
− Бәлки миңа яшьтән язарга кирәк булгандыр. Күпме талантлы шәхесләр, сәхнәдәшләрем турында язган булыр идем дип уйлыйм. Кулымнан килгән күп нәрсәне эшли алмадым шул.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: театр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: