Шәһри Казан

100 яшьлек Вилдан Гарипов вафат булган

Лаеш районы Имәнкискә авылында яшәүче 100 яшьлек Вилдан бабай Гариповны бүген җирләгәннәр. Ул авылында мәдәният йорты төзетеп, шунда авылдашлары каршында гармун уйнарга хыялланган иде. 14 декабрьдә шул гозер белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итте.

"Шәһри Казан" газетасының 29 декабрь санында узган елга нәтиҗәләр ясаганда без Вилдан бабайга да мөрәҗәгать иттек.

"Быел миңа 1 июльдә 100 яшь тулды. Бик күп котлаулар кабул иттем. Район башлыгы Михаил Афанасьев та, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да килеп тәбрикләделәр. Президентыбыз да килергә тиеш иде дә, килеп кенә җитә алмады. Шулай булса да башка кешеләр артыннан котлавын да, бүләккә дип диванын да җибәрде. Туган көн Рамазан аена туры килгәнгә, киленем ул көнне авыз ачтырды. Аллага шөкер, күзләрем күрә, зиһенем дә бик яхшы, тамагымнан ризык та үтә. Балаларым үземне күтәреп кенә йөртә. Киленемне безнең бәхеткә Ходай биргән, дим. Тик менә күңелне борчып торган бер генә мәсьәлә бар. Авылыбызның клубы авария хәлендә, бик иске, шунлыктан концертлар да куелмый. Чөнки аңа керә торган түгел - куркыныч. Авылда кафе бар, ә мәдәният йорты юк. Бу хакта Президентыбызга да җиткердем. "Мин үзем гармунда уйныйм, яңаны төзетсәгез, шунда чыгып сыздырыр идем", - дидем. Ул өч ай эчендә төзеп бирергә вәгъдә итте. Менә хәзер шуны көтәбез инде", - дигән иде ул.

Реклама

Вилдан Гарипов кичә көндез үлгән. Урыны оҗмахта булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: