Шәһри Казан

53 ел бергә гомер итүче Илгизәр һәм Фаяз Шәйгисламовлар: «Арба тартканда төрле вакытлар була, һаман сөелеп-сөешеп кенә утырмыйсың»

Кулны-кулга тотынышып бер сукмактан атлаган, кайгысын да, шатлыгын да уртак иткән гаиләләр белән әледән-әле таныштырып торабыз.

Арча районының Урта Пошалым авылында яшәүче Илгизәр апа белән Фаяз абый Шәйгисламовлар да - бер-берсен ярты сүздән һәм күз карашыннан ук аңлаган, тормыш иткән ярларына җылы сүзен, төпле киңәшен кызганмаган соклангыч парлар. 53 ел бергә алар. Мәктәпне тәмамлау белән үк колхозда тир түккән ир белән хатынның фермада эшләгән гомуми стажлары 85 елга тулган.

- Иптәшемнең әтисе сугыштан кайтмаган. Әнкәй аны ялгызы тәрбияләп үстергән. Каенанам белән дә сүзгә килмичә, матур итеп 26 ел бергә яшәдек. Балаларны үстергәндә аларны тәмләп, иркәләп утырырга вакыт булмады. Иртән-иртүк фермага китә идек. Балаларны әнкәй үстерде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Әнкәй 81 яшендә гүр иясе булды. Күршеләребез белән дә бик әйбәт, дус яшибез, - ди Илгизәр апа.

- Иптәшем бик әйбәт булды минем, кеше көлдереп яшәмәдек. Инде алдагы көннәребездә бер-беребездән калырга язмасын, калган очракта да озак ялгыз гомер итәргә булмасын, дип сорыйбыз Аллаһы Тәгаләдән, - дип сүзгә кушыла Фаяз абый.

Яңа танышларыма мондый вакытта бирелә торган соравымны юллыйм. Алар исә, икесе бер авыздан ук диярлек:
- Тормыш иткәндә са­­бырлык кирәк. Арба тарт­канда төрле вакыт була, һаман-һаман сөелеп-сөешеп тә утырмыйсың. Дөнья мәшәкате баса, авырлыклар да очрап тора. Шундый вакытларда бер-береңә юл куеп, барына да шөкер итеп яши белергә кирәк, - ди алар.
Илгизәр апа белән Фаяз абый гаиләсенә баруыбызны белеп алган авылдашлары да бик мактады үзләрен.

- Бик лаеклы кешеләр. Оныкларын ятим итмичә, чит-ятка бирмичә, улларына бик ныклы терәк булдылар. Балалары өчен Илгизәр апа үлеп тора, ныклы тәрбия бирә, - диделәр.
Чыннан да, әлеге гаиләгә биш ел элек бер-бер артлы зур кайгылар килгән. Төп йортта үзләре белән бергә яшәүче киленнәре 45 яшендә яман чирдән дөнья куйган. Аны җирләгәннән соң ике ай үткәч, Казанда яшәүче 47 яшьлек уллары Фаил да вакытсыз китеп барган.
- Өч баланы аякка бастырган идек. Менә шундый олы кайгылы булдык. Икесенең дә икешәр баласы ятим калды. Әниләре үлгәндә, олысы Фәнил - тугызынчыда, Илүсәбез өченче сыйныфта иде. Оныкларым әниләренең үлемен бик авыр кичерде. Фәнис улыбыз да киленне бик хөрмәт итә иде, тату яшәделәр. Ул авыр­ган көннәрдә дә хатынын үзе юындырды, үзе карады. Хәзер инде оныкларым сау-сәламәт булсын, Раббым әтиләреннән аермасын, дип телим. Бала югалту хәсрәте бик ачы. Андый кайгылар күрергә язмасын берәүгә дә, - дип күз яшләрен сөртә ана.
Шөкер, әле ярый юанычка онык­лар, кызының гаиләсе бар. ­Үлгән улының да тол калган хатыны, балалары гел кайтып йөриләр икән. Аларның уңышларына сөенеп, булганына шөкер итеп, авырлык­ларга сабыр итеп яши бүген Шәйгисламовлар.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    681
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    169
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    138
    0
    0