Шәһри Казан

"Аерылышканнан соң өч ай буе туктамыйча эчеп ятуым турында языйммы?.." (Әнигә хат)

Әни, мин алга таба ничек яшәргә белмим. Мин ПРОСТО яшим – ашыйм, эчәм, йоклыйм. Эшемне күрә алмыйм һәм хатын-кызларга карата битарафмын. Минем белән 10 елдан ни буласын күз алдыма да китерә алмыйм. Хәер, беләм икән – минем тормышымда үзенчәлекле бер генә үзгәреш дә булмаячак һәм ул мине куркыта да. Әни, миңа могҗиза кирәк...

Ул принтердан бер чиста бит алып, алдына куйды. Кулына ручка алды, аны бераз әйләндереп утырды да, кире урынына куйды, тәмәкесен кабызды.
– Нәрсә язарга соң? «Сәлам, әнәй, нихәл?» М-да...
Тәмәке төтеннән күзләрен кысып алды да, өстән яза башлады:
«Исәнме, әни!»
Тәмәке көлен кагып төшерде һәм уйга батты.
– Шайтан алгыры, минем аңа хат язуым нигә кирәк булды инде? Мин аның ничек язганнарын да хәтерләмим бит. Хатларда, гадәттә, тагын ниләр язалар соң? Ә, әйе, һава торышы турында..
Кәгазь битендә түбәндәге сүзләр пәйда булды:
«Бездә хәзер яңгыр ява, тышка чыгарлык да түгел».
– Гел аякларым юешләнгәнне язарга кирәк әле – бераз борчылып та алсын:
«Бөтен җирдә зур күлләвекләр, аякларым һәрвакыт дымлана...»
Башын бераз аска иеп, ул язганнарына карады.
– Коточкыч почерк. Дөресен әйткәндә, почерк, гомумән дә, беткән. Соңгы тапкыр кулдан нәрсә язган идем соң әле? Ә, аерылышу турында гариза... Ел ярым элек. Ярар, хатымны дәвам итим:
«Сездә һава торышлары ничегрәк?»
– Чыннан да, ничек икән анда һава торышы? – ул клавиатураны үзенә таба китереп, метеосайтның адресын җыйды.
–Тәәк. Минус утыз өч – утыз биш, буран. Әти инде этләрне ишегалдыннан өйгә алып кергәндер...
«Салкындыр инде?»
– Өч юл булды. Тагын нәрсә языйм икән? Мине эштән куулары турындамы? Әллә аерылышканнан соң өч ай буе туктамыйча эчеп ятуым турындамы? Наркотиклар? Триппер (венерик авыру)? Боларның кайсылары турында языйм соң әнигә?!
«Минем бар да яхшы!»
Ул янәдән тәмәкесен кабызды һәм төтенен монитор янында ятып торган песинең йөзенә үк җибәрде. Песи, гадәттәгечә, күзләрен кысты һәм тәпие белән йөзен каплады.
– Йә, Ходам, нәрсәгә инде аңа минем хатлар? Армиядә вакытта аз алдымы ул аларны? Армия... Арпа ярмасы авызга алырлык булмаса да, ул вакытта ихтыяр көче бар иде. Дусларым... Сыч, Белов, Конь... Без соңгы тапкыр кайчан очрашканбыз икән? Беловны хәзер Чечняда дип әйткәннәр иде...
«Мин менеджер булып эшлим, әни. Әни, син мине сугышырга өйрәткәнеңне хәтерлисеңме? Мин ул вакытта елый һәм миңа ул кирәк түгел дип әйтә идем. Әти беркайчан да сугышмый бит, мин дә теләмим дип тәкрарлый идем. Ә син: «Әтиең чын ир! Аның көчле икәне күренеп тора, шуңа күрә аның белән беркем дә сугышырга батырчылык итми!» – дип әйтә идең. Шул вакытта мин үз-үземә чын ир булачакмын дип сүз бирдем».
Ручканың кәгазь битендә тиз-тиз йөгергәнен песи игътибар белән карап утырды.
«Әни, мин чын ир була алмадым. Кайчагында, кеше дә була алмадым кебек тоела. Мин балачактан киттем, әмма яңадан беркая да барып җитә алмадым... Әни, мин эчемдә бушлык. Минем хатын-кызларым бар, әмма мәхәббәтем юк. Тирәмдә бихисап иптәшләрем бөтерелеп йөри, әмма дусларым юк. Мин кешеләр белән аралашуның ни икәнен дә онытып бетердем. Башка кешеләрдә кызыксыну уята алмавымны да беләм. Мине бер генә әйбер юатып тора – минем тирә-ягымда шундый ук салкын күңелле кешеләр. Алар да минем кебек үк, үз-үзләренә карата да битараф».
Тәмәкенең көле келәмгә төшеп китте.
«Әни, мин алга таба ничек яшәргә белмим. Мин ПРОСТО яшим – ашыйм, эчәм, йоклыйм. Эшемне күрә алмыйм һәм хатын-кызларга карата битарафмын. Минем белән 10 елдан ни буласын күз алдыма да китерә алмыйм. Хәер, беләм икән – минем тормышымда үзенчәлекле бер генә үзгәреш дә булмаячак һәм ул мине куркыта да. Әни, миңа могҗиза кирәк. Үзем генә аны булдыра алмаячакмын. Мин тормышымны туздырам, вакытны күңел бушлыгына алыштырам...».
Ул карашын тәрәзәгә юнәлдерде. Анда салкын яңгыр коепмы коя иде.
«Мин зарланмыйм, әни. Минем бары тик сине сагынумны гына әйтәсем килә. Әтине дә бик сагынам. Безнең өебезне дә...Сүз уңаеннан, мин һава торышы фаразын карадым – тиздән сездә кояш чыгачак. Әни, сездә кояш булачак! Үбәм, синең малаең».
Ул хатын бөкләде, конвертка салды һәм адресын язды. Киенеп урамга чыкты һәм хатны почта тармасына салды.
Өйгә кайтканнан соң, ул чәй эчте дә йокларга ятты. Соңгы араларда төнгә каршы аракы эчмәгән беренче очрак иде бу. Ул тынычлап йоклап китте.

Реклама

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: