Шәһри Казан

Ана какканны бала да кага икән

Якын танышым Наилнең кырыгына чакырганнар иде. Мәрхүмне искә алып сөйләшеп утырганда, күңелемдә шушы хатирәләр яңарды...

Реклама

Хәлимә белән Җәмилә бик яшьләй әти-әни назыннан мәхрүм калалар. Җитмәсә, Хәлимәне үги әнисе үзеннән күпкә олы булган бер абзыйга кияүгә бирә. Ә Җәмилә апаны шәһәргә бер гаиләгә бала карарга озата. Ире озак та тормый каты авырып вафат булгач, Хәлимәне күрше авылдан апаларына килеп йөргән Ислам абыйга димлиләр. Ислам абый Хәлимә апа яшәгән йортка килеп тора башлый. Шәһәрдә бала карап яткан Җәмиләне дә димләп кияүгә биргән булалар, әмма гаилә тормышы барып чыкмый, алар аерылыша.
Хәлимә сеңлесе Җәмиләне үз янына алып кайта да, авылда бергә яши башлыйлар алар. Тик менә сеңел кайткач, Хәлимәнең тынычлыгы китә. Ире Ислам Җәмилә белән чуала башлый. Еш кына үгез җигеп урманга утынга китәләр болар. Авылдашлары икесен урманда бергә күреп, моны Хәлимә апага җиткерәләр. Бер китүләрендә ул боларны үз күзләре белән күреп кайтырга ниятләп, артларыннан иярә. Авылдашлар алдамаган икән... Зиначыларның аның үзләрен күзәтеп йөрүләренә ачулары чыга. Ислам Хәлимәне күн итек белән тибә-тибә кыйнаса, сеңлесе апасын дилбегә белән яра. Кара янып канга баткан Хәлимәне очраклы кешеләр юлдан табып өенә алып кайтып салалар. Бераздан Җәмиләнең көмәне барлыгы беленә. Хәлимә дә сеңлесе белән беррәттән беренче баласын көтә. 9 айдан Хәлимә район хастаханәсендә малай таба. 10 көннән соң Җәмиләнең шунда ук малай тапканын ишетеп, баласын күтәреп, 9 чакрым юл үтеп, сеңлесе янына хәл белергә бара Хәлимә. Йөрәге таш булып катса да, сабый хакына үзендә ниндидер көч таба ул. Җәмилә исә, Хәлимәнең аягына егылып, гафу итүен сорый.
Җәмиләне тоткынлыктан кайткан бер ир-ат хатынлыкка сораса да, баласына әти булырга ризалашмый. Артык кашык кирәк түгел, янәсе. Җәмилә чарасызлыктан, баласын күтәреп, Хәлимә апасы янына килә. «Апай, бүген генә сездә калып торсын әле, иртәгә балалар йортына илтәм», - ди ул. Ә Хәлимә исә ике нарасыйны ике күкрәгенә яткырып, төне буе ашатып чыга. Олылар уенында сабыйларның гаепләре юк бит. Җәмилә генә баланы алырга килергә бер дә ашкынып тормый. Ике малайны үстерү дә Хәлимә белән Ислам җилкәсенә төшә.
4 нче сыйныфка җиткәч, Җәмиләнең малае Наилгә «Син уйнаштан тугансың» дигән сүзләрне җиткерәләр. Малайга бу бик авыр тәэсир итә. Мәктәпкә йөрми, иптәшләре белән аралашмый башлый ул. Мәктәп дирекциясе карары белән, Наилне Казанга балалар йортына урнаштыралар. 8 нче сыйныфны тәмамлап, Хәлимә апа йортына әйләнеп кайтканда, әтисе бакыйга күчкән була инде Наилнең. Армиягә киткән чакта да, озатырга барырга бер кеше дә булмагач, Хәлимә апаның кызы Наҗия Казанга озата бара үзен. Армиядән кайткач та Наҗия ярдәменнән ташламый аны. Казанга алып китеп, РТИ заводына эшкә урнаштыра. Эшли-эшли тулай торактан яшәргә урын да бирәләр үзенә. Сания исемле Буа кызы белән танышып бергә яши башлыйлар, бер малай, бер кыз үстерәләр. Икесе бер заводта эшләп алган 3 бүлмәле фатирларында яшәргә дә яшәргә генә иде дә бит... Сания саусызланып урын өстенә кала. 6 ел шулай ятып бакыйлыкка күчә. Ир уртасы Наилгә яңадан тормышын дәвам итәргә инде газиз кызы мөмкинлек бирми. Наилнең фатирын үз балаларына яздырып, атасын йортсыз калдыра. Әтисенә «алып биргән» бер бүлмәле фатирга да аның балалары хуҗа бит әле. Наил абый 6 ай бер хатында яшәргә мәҗбүр була. Әмма бу хәлләрне аның йөрәге күтәрә алмады шул, кинәттән генә арабыздан китеп барды. Кызына рәнҗеп китте кебек...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: