Шәһри Казан

Ана йөрәге

Хатын-кызга бәхет өчен күп кирәкмени ул... Рухың сынганда таянырлык нык терәк, егылганда тотынып торырлык көчле куллар, киләчәктә матур хыялларны чынга ашырырлык ышаныч-өмет, сирәк-мирәк кенә булса да чәчәкләр, бүләкләр, татлы назлы сүзләр... һәм газиз сәламәт бала. Әйе, бәхетле булыр өчен Әдилә боларның барысына да ия. Тик шулай да...

Әдиләнең башка берәү - йөрәк парәсе өчен яши башлавына, әни булганына бер ел вакыт үтте. Күпме шатлык, күпме борчу, күз яшьләре китердең син, бала... Ялкынлы кайнар утта да яндырдың, бозлы салкын суларда да калдырдың. Ул бүген ирексездән хәтер сандыгын актара. Ә кулында сирәк-мирәк булса да язылып барылган көндәлек дәфтәре. Менә кичә ул эчендәге нарасые белән сөйләшә, бүген Ходайдан җан җимешенең саулыгын сорый, иртәгә баласының гүзәл кыз булып үскәнен күрергә теләп, кибетләрдән матур киемнәр сайлый... Кайсы көнгә күз ташласаң да, йөрәге астында икенче бер җанның тибешен тойган көннән бар уе, бар яшәеше, бар сулышы шул балага әйләнеп кайта.
Әй, бала, бала!.. Син әле шатланасың, уйныйсың-көләсең. Син бит әле үзеңнең аягыңдагы җитешсезлекне белмисең. Ә әниең белә, шуңа күрә дә ут йотып яши: моның ахыры ничек тәмамланыр да, ничек кенә савыгыр. Ул баласының сәламәтлеге өчен үзенең йөрәген дә ярып бирергә әзер, тик кызы гына савыксын да кызы гына аякка бассын. Кая гына барса да, нәрсә генә эшләсә дә, Ходайдан сабыеның исәнлегенә дога укып, ярдәм сорап йөри. Син бит, бала, бик авырлык белән генә дөньяга килдең дә тумас борын әниеңнең күпме чәчен агарттың. Сигез айдан тудың да йортыгыздан шифаханәгә көн дә йөри торган сукмак салдың. Бел, бала, синең өчен анаңнан ныграк кайгыручы җир йөзендә табылмас, синең өчен утта янучы да, суга керүче дә һаман шул мескен ана йөрәге.
Бала, курыкма, син бу авыр дөньяда үзең генә түгел. Синең яныңда беркайчан да ташлап калдырмый торган Әниең бар. Сүз дә юк, әтиең дә бар. Ә нигә хастаханәләргә йөргәндә, рентген нәтиҗәләрен көткәндә ярсып типкән ана йөрәген тынычландырырга янәшәдә ата йөрәге, ата терәге юк? Нигә баласының савыгуын теләп пышылдаган иреннәрнең хуҗасы әни дә, абыстайга сузган хәер бары анадан гына... Ә бит авырлыкны бергә күтәрсәң, җиңелрәк тоела диләр.
Бүген аңа баласының тәпи йөриячәген әйттеләр, аның да кызы башка балалар кебек йөгерәчәк, сикерәчәк, төрле концерт-тамашаларда бииячәк, әнисенең горурлыгы булачак. Күз яшьләрен тыюдан инде мәгънә юк. Алар бит бүген бәхет тамчылары, киләчәккә якты өмет тамчылары булып тама. Шул бәхет белән, шул якты матур киләчәк белән уртаклашыр өчен иренә шалтыратырга кирәк. Тизрәк. Ата кеше дә баласы өчен борчыла булыр. Ул да табиб әйткән сүзләрне ишетергә телидер, ул да моның турында кызыксынмый калмыйдыр, борчыладыр, тик күрсәтмидер. Ах... юк, менә шалтыратты да юк-бар сораулар бирде, ләкин кызының сәламәтлеге турында гына сорамады. Баксаң, шифаханәгә барганнарын бөтенләй оныткан икән. Ә ана бу көнне күпме төн йокыларын йокламыйча көткән иде. Менә нәрсә икән ул ана йөрәге дә, менә нәрсә икән ата йөрәге.
Бала өчен бары Ана йөрәге генә бар гомерен биреп өзгәләнә, телгәләнә, борчыла ала да бары Ана йөрәге генә шатлана, сөенә, җиде кат күкләргә оча ала. Ана йөрәге - Аллаһының һәр адәм баласына бар кылган иң олы, иң садә, иң изге бүләгедер ул.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: