Шәһри Казан

«Апа Алла бабай яныннан кайтсын!»

«Балаң белән әниеңне югалтудан да авыррагы юк», - дип әйтә иде күп туганнарын, яшьли әти-әнисен, ике баласын җирләгән, гомере буе сугышта хәбәрсез югалган ирен көтеп яшәгән әбием. Карында чакта ук бала белән ананы ныклы җепләр бәйли, күрәсең. Ходай Тәгалә шулай кушкан: сабый әнисенең карашыннан ук тынычлана, йөрәк тибешен тоя, ана...

Реклама

Яңа фатирга күченгәч иң беренче аралаша торган күршем Гөлия булды. Сабыр, акыллы хатын белән тиз уртак тел таптык без. Кирәк чакта бер-беребезгә балаларны калдырып торабыз, кунакка йөрешәбез. Гөлиянең олы кызы зәгыйфь иде. Церебраль паралич авыруыннан интегә. Сәбәбен Гөлиядән ныклап сорашмадым, тумыштан ук шулай булганын аңладым. Бала йөрми дә, утырмый да. Күршемнең тормышны яратуына, беркайчан да борын салындырып утырмавына, күтәренке күңелле булуына соклана идем. Кечкенә генә тулай торак бүлмәсендә дүртәү яшәсәләр дә, тарсынмаганнар. «Күңелең киң булу кирәк», - дияргә ярата Гөлия. Икенче кызы белән йөкле вакытында аны табиблар күп тапкырлар куркытканнар, имеш, бала сәламәт тумаска мөмкин. Өченче баласы белән авырлы чакта да йөген төшертергә киңәш иткән булганнар. Янәсе, УЗИ күрсәтүе буенча физик яктан сәламәт булмаган бала туу куркынычы бар. Әмма Алладан ялынып-ялварып сораган ана берәүгә дә ышанмаган. Киләчәкне беркем белми ләбаса... Шөкер, ике кызы да сәламәт, пар алмадай үсеп киләләр. Олысы гына кызганыч...
Алинәне терелтү өчен ата-ана кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Ярдәм итә икән дип, ипподромга барып баласын атларда йөртү, им-томчы әбиләргә алып барып өшкертү дисеңме... Хастаханә юлларын таптаганны әйтеп тә тормыйм инде. Баласын төрле тернәкләндерү үзәкләренә йөртергә уңайлырак булсын дип, Гөлия эшеннән дә киткән, машина йөртергә дә өйрәнде. Инвалид бала белән бәйле проблемаларны үзе генә белгәндер, әмма беркайчан да зарланмады: Алинәсе аның өчен иң матуры, иң акыллысы иде. Ул аны үбеп-кочып кына торды. Бер авыз сүз әйтмәгән баланың анасы белән аңлашуын күреп, гаҗәпләнә идем мин. Алар үз телләрендә сөйләштеләр, күз карашыннан аңлаштылар. Гөлияне җәмгыятьнең зәгыйфь кешеләргә битарафлыгы борчыды: үзләренә тиешле арба, даруларны теләнеп алу дисеңме, памперс, пеленка ише кирәк-яракларны тоткарлык белән китерүләр, инвалидлар өчен махсус үткәрелә торган чараларга чакырмаулар, участок табибының бала нык авырганда да ялындырып кына килүе... Кыскасы, моны бары башына төшкән кеше генә беләдер.
Алинәгә быел тугыз яшь туларга тиеш иде. Узган җәйдә шактый үзгәрешләр дә сизелә башлаган иде инде. Махсус инвалидлар арбасына утырып урамга да алып чыгалар, ул елмая, ишегалдын күзәтә, кояш нурларында иркәләнә, табигатьне күрүенә сөенә. Бәлки тиздән аякка да басар әле, дип көттем мин. Ә Гөлия исә һәрчак ышанып яшәде: әлбәттә, аның күз нуры, бәләкәче аякка басачак, бәхетле булачак... Тик күптән түгел Алинә нык авырып китте. Бер-бер артлы кичергән авырулар нәтиҗәсендәме, какшаган организм чираттагысын җиңә алмады. Хастаханәдән Гөлиягә: «Кызыгызның гәүдәсен алып китә аласыз», - дип шалтыраттылар. Бу чакта ана өчен кояш сүнде... Ике балаң өчен яшә, сабыр ит, дигәннәрне дә ишетмәде бугай ул, уенда бары Алинәсе, алтыны булды. Алинәнең кырыгы узды. Гөлия һаман тынычлана алмый. Баланы югалту ачысы йөрәген әрнетә. Бу беркайчан да басылмаячак, ди ул. Ике кызы да апаларын көтә. Әниләре: «Апагыз Алла бабай янына китте, анда аңа рәхәт, хәзер ул йөри дә белә, үзе кашык тотып ашый да ала», - дип аңлатырга тырышса да, нарасыйлар: «Алинә апа кайтсын, йөрмәсә дә, ятып кына торса да безнең янда булсын, без аны сагынабыз», - дип өзгәләнәләр...

Шушы көннәрдә генә интернетта социаль челтәрдә Гөлиягә дусты Ландыш Габдрахманова шигырь багышлаган.
Табигать тә бүген тынып калган.
Март җитсә дә язны уятмый.
Тик олылар гына пышылдыйлар:
«Елаганны алар яратмый...»
Сыгылып төшкән гәүдә берни сизми,
Тоймый хәтта бозның салкынын.
Ап-ак карга кайнар яшьләр тама:
«Тыныч йокла, кызым-алтыным...»
Дерелдәгән кипкән иреннәре
Әрнеп-сыкрап һаман кабатлый:
«Син киткәннән бирле кояш чыкмый...
Син киткәннән бирле таң атмый...»
«Ходай яратканны сыный бит ул,
Сабыр бул», - дип Юатмакчы шулчак бер кеме
Юатмагыз аны...
Юатмагыз...
Ул ишетми бүген беркемне...

Язмам дустымның йөрәк яраларын кабат яңартыр, мөгаен. Гафу ит, Гөлия, Алла рәхмәтеннән ташламасын, сабырлык бирсен сиңа!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: