Шәһри Казан

Аракы колы

Үткән җәй базарда күрше авылдан Рәсим абыйны очраттым. Күптән күрешкән юк иде инде. Яше 45-47 тирәсе булса да, ул шактый бирешкән, таушалган, таякка таянган. Үзе башлап сүз кушмаса, танымас та идем. Рәсим абый белән ике арадагы сөйләшүне газета укучыларга да җиткерергә булдым. Алдын-артын уйламыйча эш итәргә яратучыларга сабак та булып...

Реклама

«...Әти-әнием гомер буе малчылыкта эшләде. Без - алты бала фермада тудык, фермада үстек, - дисәң дә була. Үсә төшкәч апамнар өчесе дә җәй озыны сыер савып, алмаш савучы исәбендә йөрделәр, ә без - малайлар әтигә дә булыштык, басу каравылчысы булып та, амбарда да эшләп, азмы-күпме акча алып куана идек. Урта мәктәпне шулай эш тәрбиясе белән тәмамладык. Минем, төпчек булгач, авылда каласым килә иде. Район үзәгендәге училищеда шофер һәм электр, газ белән эретеп ябыштыручы һөнәренә укыдым да хәрби хезмәткә чакырылдым. Кече яшьтән үк спортны ярата идем, чаңгыны бигрәк тә. Аннан шахмат. Мәктәп елларында район ярышларында гел диярлек призлы урыннар алып йөрдем. Хәрби хезмәттә бу һөнәрләрем ярап куйды. Үзеңне бер күрсәтсәң җитә бит ул! Мактадылар, бүләкләндем. Борын күккә таба карый хәзер. Күбрәк җитәкчеләр янында буталырга тырышам. Тырышкан - табар, диләр ич... Таптым, штабка кереп «чумдым». Ә биредә бөтенләй икенче хезмәт икән. «Өлкәннәр» еш кына сыйланырга, төрле даталарны «отмечать» итәргә ярата булып чыкты. Миңа да «өлеш» чыга торды. Беренче абынуымны шунда дип уйлыйм...
Армиядән соң, дус егеткә ияреп, Казанга юл тоттым. Кая ди ул авылда эшкә калу?! Төзелештә эретеп ябыштыручы булып эшләдем. Мактанып әйтмим, эшне өзеп эшлим үзем. Алдынгылыкны яуладым, әллә ничә тапкыр гәзиткә яздылар, телевидениедән репортаж күрсәттеләр. Болай танылу алгач, кызлар да минем тирәдә бутала башлады. Минем йөрәк исә кранчы кыз Тәнзиләне сайлады. Килсә килә икән бит бәхет дигәнең! Өйләнешү белән фатир да биреп куандырды җитәкчеләр. Бер-бер артлы кыз һәм малай тупылдап туып куйды. Рәхәтлек күлендә йөз генә дә бит! Юк шул! Михтнәткә түзеп булса да, рәхәткә чыдап булмый диюләре хак икәненә үзем шаһит. Дөресен генә әйткәндә, минем һөнәр «халтурный». Эштән соң, ял көннәрендә бергә эшләгән иптәшләр, тегене эшләп алыйк әле, моны болай итеп бир әле, дип чакыра башлады. Эш хакы итеп, билгеле, «акбаш» куела. Мин эчмим, акча бирегез дияргә генә дә бит югыйсә. Исерек ирне кайсы хатын: «Кайттыңмы, бәгърем, тамагың ачыккандыр?» - дип, кочагын җәеп каршы алыр инде?! Гаиләдә әкренләп гауга күтәрелә башлады. Хатын яхшыга әйтә, ә мин киресен эшлим. Эшкә дә салмыш чыга башлагач, җитәкче чакырып алып «пешергәч», бер ярты еллап эчми түздем түзүен. Аннан тагы киткәли башлады...
Аракы томанында аңкы-миңке килеп эшләп йөргән чакта бер-бер артлы әнием дә, әтием дә вафат булды. Юньсезлегем өчен эштән дә куылдым. Нишлим инде, авылга - туган нигезгә кайтып егылдым. Монда исерекләр тулып ята икән. Алар мине тиз эзләп тапты. Акчам беткәнче, дуслар күп иде. Буш кул калгач, хәл дә белми башладылар. Тәнзиләм алтын минем, авылда берүзе бөтенләй юкка чыга бит, дип, балаларны алып, күченеп кайтты. Шунда ук төзелеш оешмасына эшкә дә урнашып алды. Участок табибы белән киңәшләшеп, мине эчкечелектән дәваланырга хастаханәгә салып куйды. Рәхмәт аңа! «Белеп тор, балалар хакына, элекке Рәсим хакына гына синең белән тагы яшәп карарга булдым. Әгәр дә ки яңадан «юлдан чыксаң», гаиләң юк дип исәплә», - диде. Бу сүзләр минем ярымтоманлы башымны айнытып җибәрде. Димәк, Тәнзиләм мине гафу итә, димәк, ярата! Дәваланып кеше рәвешенә кергәч, миңа да яраткан һөнәрем буенча эш тәкъдим иттеләр. Икәүләп эшлибез, балалар үсеп килә, укып йөриләр. Ләкин уртанчы улым белән катлаулы хәл килеп чыкты. Мәктәптә үк сыйныфташларының сумка-кесәләрендә чокына, әйберләргә сузыла башлаган иде. Һөнәрчелек училищесында инде эчәргә дә өйрәнеп алды. Административ комиссия каршына да бастык. Штраф түләдек. Тәнзиләм биреште, еш чирли башлады.
Минем башка кызым туенда эчеп исерү җитте. Берне күтәрсәң, икенче, өченчеләре үзләре авызга керә. Исереп туй өстәленә капланганмын, гөнаһ шомлыгы. Әле дә кодалар аңлы булып чыктылар, эшне зурга җибәрмәделәр, рәхмәт төшкере. Туйны атна буе «озатуым» соңында инсульт ятакка кадаклап та куйды. Тәнзиләм алтын бәрабәре шул. Өйдә дә, хастаханәдә дә гел янымда булды. Бөтен юньсезлегемә бары үзем гаепле...
- Хәзер хатыным Казанда эшли. Ә мин группада, уң ягым параличлы, - диде Рәсим абый. - Кызымның гаиләсе матур, ике оныгым үсеп килә. Кече улым вахта ысулы белән Себергә йөри. Тормыш иптәше рус кызы, ул үстерәләр. Ә менә уртанчы улымның срогын тутырып кайтыр вакыты җитә. Белүче бер Ходай, төзәлеп кайтырмы ул, әллә бөтенләй бозылыпмы?..»
* * *
Соңрак яман хәбәр ишеттем. Уртанчы улы, ишектән керүгә, әтисенең асылынып торган үле гәүдәсенә тап булган. Өстәлдә исә язу кисәге: «Улым, йөрәк ярам, гафу ит мине. Язмышың җимерелүдә бары мин генә гаепле. Дөрес тәрбия бирә алмаганмын...»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: